Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Вахит һәм Зөһрә Әхмәдуллиннар: "3 сыер, 4 бозау, 2 ат тотабыз"

Һәр адым акча белән үлчәнгән бу заманда язмам герое, гомерен терлекчелек тармагына багышлаган Вахит Әхмәдуллинның тормышы үзгә, башкаларга охшамаган, бүгенге үлчәмнәргә сыймый шикелле.

Нәкъ менә аның кебек уңган ир-егетләр авылдагы терлекчелек фермаларының таркалып бетмәве өчен тырыша, аның киләчәген билгели. Бүгенге көндә терлекчелек тармагы - халыкны авылга беркетеп тотучы бердәнбер таяныч. Инде ферма да таркалса, ул тамырлары корыган агачка охшап кала. Таркалып баручы авылларны әле дә саклап калырга тырыша халык. Һәм булдыралар да. Йокыны, ялны белмичә эшләп, патша сарайлары кадәр йорт та салалар, балаларын да укыталар, машинасын да алалар. Шулай итеп, хәләл көч белән табылган хезмәт җимешләренең рәхәтен дә күрәләр. Әхмәдуллиннар гаиләсе дә шундыйлардан. Аларның бәхет сере- хезмәттә һәм, әлбәттә, туганнары белән бердәм, дус-тату булып яшәүдә. Авылдагы гадәти гаилә өчен ят һәм гаять мәшәкатьле эшкә чумган шул Вахит белән Зөһрә.

- Эш барышында кыенлыклар булмый тормый, ничек кенә булса да әмәлен табабыз, тырышлык кына кирәк, - ди Вахит эчкерсез елмаеп, - Хәзер кайберәүләр мал асрау бер дә отышлы түгел дип, бердәнбер сыерын да сатып җибәрә. Ә без бүгенге көндә 3 сыер, 4 бозау, 2 ат тотабыз. Яз-көз айларында боларга каз-үрдәк, кош-корт, күркәләр өстәлә. Билгеле, мул продукция җитештергәч, кереме дә аз түгел. Ә акчага урын бар. 1998 елда ак кирпечтән матур, зур йорт җиткердек, гараж, маллар тоту өчен уңайлы, зур абзар төзедек, заманча капка-койма ясадык. Машинабыз бар.

-Шундый зур хуҗалыкны алып барырга ничек өлгерәсез. Хөкүмәттән бернинди ярдәм дә алмыйсыз бит? - дим, гаҗәпсенеп.

-Без бит авыл кешеләре, эштән курыкмыйбыз. Без иртәнге сәгать 5 тән хәрәкәттә инде, соң ятабыз. Мал асрамыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Малны күп итеп асрагач, суеп сатабыз, шуның белән гаилә бюджетын баетабыз. Кыскасы, ат ите ашыйбыз, ат урынына эшлибез,- диләр Әхмәдуллиннар.

Әйе, сүзләре хак ир белән хатынның. Тормышлары нык, табыннары ризыкка мул аларның. Вахитның әтисе, сугыш ветераны Әхмәдулла абзый белән әнисе Фәрхиҗамал апа да 1934 елда гаилә корып, 38 ел тату гомер кичерделәр. Ялга киткәнче берсе - тракторда, икенчесе төрле эштә намуслы хезмәт башкардылар. 8 баланы (5 кыз, 3 малай) хезмәт белән тәрбияләп олы тормыш юлына чыгардылар. Олы балалары Наҗия, Зөһрә, Равия апа гомерләре буе терлекчелектә эшләп, күптәннән инде лаеклы ялда. Хәзер балалары әти-әниләренең эшен дәвам итәләр. Вахит (төпчек бала) 7 класста укыганда Фәрхиҗамал апа каты авырудан вафат булгач, Әхмәдулла абзый йортка икенче әни алып кайта."Үги әни булса да (Бәдерниса исемле), безне, 8 баланы, якын итте, ашатты-киендерде, хәер-догасы белән эшкә озатты, якты йөзе белән каршы алды. Олыгайган көнендә катлаулы операция кичергән 93 яшьлек әниебезгә барыбыз да чиксез рәхмәтле, аңа бары тик сәламәтлек кенә телибез, - ди Вахит хөрмәт белән.

(Язманы тулырак газетабыздан укый аласыз).

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев