Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Әбием хатирәләре

Минем әбием Фәния Әмирова, үзенең күп чордашлары кебек, «әти» дип әйтергә тилмереп үскән буын вәкиле. 1941 елның җәендә аның әтисе фронтка алына һәм шул китүдән кайтмый. Әбиемнең әнисе Тәкъмилә әби һәм ике бала ятим калалар.

Аларның берсенә - 4, икенчесенә (минем әбиемә) 2 яшь була. Әбием әтисенең йөзен дә чамаламый, аның бернинди дә фотосурәте булмаган. Юлдан бары бер хаты килгән. Анда "Без юлда барабыз, кая бару мәгълүм, сугыш" дип кенә язылган була. Әбинең әнисе Тәкъмиләне дә, ике яшь баласы булуга карамастан, окоп казырга җибәрәләр. Балаларны әби-бабайлары карап тора. "Аякларга чабата, оеклар ябышып ката иде, кубарып сала алмыйча, куллар күшегеп бетә, киндерәләр чишә алмыйча җәфалана идек", - дип әнисенең сөйләгәнен елап искә ала әбием.

1945 елның 9 маенда Җиңү килгәч, әбиләрем көн дә әтиләре кайтыр дип көтәләр, ә ул кайтмый да кайтмый." Самолёт тавышын ишетсәк, йөгереп чыга идек тә, ике кулны һавага сузып: "Самолёт, безнең әтине дә алып кайт, дип кычкыра идек",- ди әбием. Ә ул мәңгегә ятып кала.

Аның әнисе Тәкъмилә әби мәктәптә җыештыручы булып эшли. Алар карлы-бозлы утыннарны үзләре кисеп, ярып мичкә ягалар.

"Без парта арасыннан чыгуга, фермага кердек"- дип сөйли әбием. Ул вакытта фермада да бөтен эш кул көче белән башкарылган. Чиләк-көянтә белән су ташыганнар, атка салам, силосларны да үзләре төягәннәр.

1965 елда әбием Алан-Елга авылы егете Мияссәр Әмировка кияүгә чыга. Алар әби белән яшәп, биш бала үстерәләр. Балалар һәрберсе мәктәпне яхшы тәмамлап, алга таба белем алалар, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, төрле урыннарда хезмәт куялар.

Әби хәзерге тормышыннан канәгать булып, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яши. "Шулай итеп, тырышып-тырмашып, шушы рәхәт заманнарга килеп җиттек. Сезнең берегезгә дә, гомумән, илебезгә сугыш афәтләре күрергә язмасын. Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын дип, баскан саен телим",-ди әбием. Без дә аның шушы рәхәт тормышта сау-сәламәт булып, безне сөендереп, озак яшәвен чын күңелдән телибез.

Гүзәл Мәхмүтова,

8 сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X