Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“Бәлеш пешер әле, дип аптыраттылар”

Әлеге семинар Россия һәм алман яшьләр оешмалары вәкилләрен таныштыру, хокук, һәм социаль икътисади сораулар буенча укыту курслары уздыру максатыннан оештырылды.

"Яшьләр-яшьләр - кыю халык" дип җырлый Илһам абый Шакиров. Әйе, миңа калса, бүгенге заман яшьләрендә кыюлык та, үҗәтлек тә җитәрлек. Һәрхәлдә үз киләчәкләре турында гына түгел, ил язмышын кайгыртучы кызлар-егетләргә максатларына ирешү өчен хәзер зур мөмкинлекләр ачыла. Районыбыз яшьләре белән турыдан-туры эшләүче - Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Энҗе Нигъмәтҗанова быел көз Алманиянең Альбек шәһәрендә сәләтле яшьләр өчен оештырылган семинар-укуда булып кайтты. Һәм без аннан Герман жирендә алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

- Энҗе апа, белгәнемчә, сез Алманиягә "Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе" аша бардыгыз. Бу нинди берләшмә һәм ул ниләр белән шөгыльләнә?

- Берләшмә Татарстаныбыздагы авыл, район яшьләрен берләштерү, аларның социаль, иҗтимагый, иҗади, физик активлыгын арттыру белән шөгыльләнә. Ул әлегә республикабызның кайбер районнарында гына эшләп килә, шул исәптән безнең Сабада. Безнең берләшмә яшьләрне Дәүләт законнары белән таныштыра, төрле бизнес-проектлар эшләүдә, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтә, социаль проектлаштыру нигезләренә төшендерә. Без яшьләргә мәгълумати, методик һәм оештыру эшләрендә булышабыз. Шул ук вакытта бер урында гына тапталмыйбыз, башка оешмалар, берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, тәҗрибә туплыйбыз. Әйтик, Томск өлкәсендәге Россия немецлары берләшмәсе белән дуслык урнаштырдык. Аларда кунакта булдык, форумнарында катнаштык. Семинар рәвешендә узучы киләсе очрашу менә күптән түгел Алманиядә узды. Татарстаннан берүзем киттем, ә Россиядән барлыгы 10 кеше идек.

-Семинар үзе ничек узды?

- Әлеге семинар Россия һәм алман яшьләр оешмалары вәкилләрен таныштыру, хокук, һәм социаль икътисади сораулар буенча укыту курслары уздыру максатыннан оештырылды. Әйтергә кирәк, Алманиядә яшьләр сәясәтенә бик зур игътибар бирелә, аларның мәнфәѓатьләрен кайгыртучы төрле дәүләт программалары эшли. 5 көн буе дәвам иткән семинар барышында төрле мастер-классларда катнаштык. Аралашу рус һәм алман телләрендә барды. Безгә, әлбәттә, тәрҗемәчеләр ярдәмгә килде. Укудан тыш төрле уен-конкурсларда катнаштык. Мәсәлән, "Конфликтлы менеджмент" уены бик үзенчәлекле узды. Безгә бирем рәвешендә конфликтлы вәзгыятьне хәл итүнең төрле юлларын уйлап табарга тиеш идек. Шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү сертификатына да ия булдым әле семинарда. Алманиядә, әгәр һөнәрең турыдан-туры кешеләр белән бәйле икән, синең кулыңда беренче медицина ярдәме күрсәтү сертификаты булырга тиеш. Шуңа да безгә беренче чиратта йөрәк массажы, ясалма сулыш ясау, яраны эшкәртү күнекмәләрен өйрәттеләр. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Әңгәмәдәш-Алсу Галимуллина, Казан Федераль университеты студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев