Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“Чын авылча яшибез”

"Өйдә дә сыерларны саву аппараты белән савам. Артык сөтне көндәлек тапшырып барабыз. Сөт җыйнаучы күршедә генә".

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре көннәрендә, АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина белән Калатау авылында яшәүче Хуҗиннар гаиләсендә булдык. Гөлфия - Йосыф-Алан фермасының алдынгы сыер савучысы. Тугыз айда 885 центнер тулай сөт җитештереп, һәр сыердан 4068 килограмм сөт савып алган. Ире Айрат ТР Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру үзәге аша 58800 субсидия алып, шәхси фермер хуҗалыгы булдырган, мал-туар асрау белән шөгыльләнә. Үзләренең гаилә әгъзаларының пай җирләрендә печән әзерләү өчен күпьеллык үлән үстерәләр. Абзарда өч сыер, бозаулар, сарыклар асрыйлар. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев