Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

ФӘРЕШТӘ КҮҢЕЛЛЕ ТАБИБӘ

Пәйгамбәребез Мөхәм­мәт (с.г.в.) хәдисләрендә "Табиблар һәм укытучылар булмаган җирдә яшәмәгез",- дигән. Ләкин табиблар арасында да, халык телендә "белә торган", "бик белә торган", "белми торганнары" да була.

Шундый бик белә торганнарның берсе - Саба үзәк хастаханәсендә 30 ел намуслы хезмәт итүче күз табибәсе Зимфира Госман кызы Гарипова. Күзләре авыртучыларга: "Зимфирага барып кара, ул белми калмас", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, җавабын таба, ул куйган диагнозлар башкала хастаханәләрендә дә раслануын әйтәләр. Билгеләгән дарулары, дәвалау чаралары нәтиҗәле булып чыга. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм кулы сузарга әзер Зимфира.

Тормыш юлына килсәк, 1973 елда Сатыш сигезь­еллык мәктәбен ях­шы билгеләргә генә тәмамлаган, белем алуга сәләте ташып торган кыз Казан медицина училищесына укырга кереп, яшьлек хыялын тормышка ашыра. Ике ел Сатыш фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт чыныгуы ала. Ә инде укуын дәвам итү теләге белән 1978 елда Казан медицина институтына укырга керә. Аны тәмамлап республика клиник хастаханәсендә бер ел интернатура үткәч, Саба үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Офтальмология буенча белгечлек алып, бүгенгәчә күз табибәсе булып эшли. "Кеше һөнәрне үз мөмкинлекләре, осталыгы, күңел кушуы буенча сайлый. Мин дә шулай булдым.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X