Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Халык күңеленә юлны тапсаң син генә табасың, тәвәккәллә

Әти-әнисенең: "Улыбызның тормышы яхшы, уң булсын", - дигән теләкләре Ходайның амин дигән чагына туры килгән, күрәсең.

Фермада ат җигеп, терлекләргә азык ташып, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп үскән Тәлгат Әхәт улы бүген тормышында югары үрләр яулаган хезмәт кешесе. Кечкенәдән белемгә омтылган егет игенче һөнәрен сайлый. Иң элек Янилдә укып тракторчы-машинист дипломын кулына ала. Хәрби хезмәттә чыныгып кайткач, ДТ-75 тракторын иярли. Егетнең тырышлыгын күреп, колхоз идарәсе аны комплекслы бригада бригадиры итеп билгели. Белемен камилләштерү уе аны Минзәлә совхоз техникумына, Казан авыл хуҗалыгы академиясенә алып килә. Аларны уңышлы гына тәмамлап, агроном белгечлегенә ия булгач, 14 ел "Ирек" колхозында агроном вазыйфасын башкара. Аннан соң шул ук колхозга җитәкче итеп билгеләнә.

- Сайлаган һөнәремнән тайпылмадым, яратып эшләдем. Балачак хатирәләреннән әтием әйткән бер канатлы әйтем күңелгә уелып калган: "Җиргә чәчкән - гөл булыр, утка төшкән - көл булыр". Безне - авыл малайларын, кала рәхәтлекләренә ымсындырмыйча, игенче хезмәтенә, җир эшенә өйрәттеләр. Тирең тамган җирдә генә бәхетле була язмыш, - ди елмаеп Тәлгат Әхәт улы.

Сәләтле, максатчан белгечкә 2002 елда районда азык хәзерләү отряды җитәкчесе эшен тапшыралар. Авыл хуҗалыгын яхшы белүче, кимчелекләрне бетерү өчен җан атып йөрүче Тәлгат Әхәт улының җитәкчеләр арасында да, халык арасында да абруе арта. 2008 елда "Курсабаш" җәмгыятенә җитәкчелек итә башлагач та кимеми гадел хезмәт белән яулап алынган хөрмәт. Терлекчеләр дә:

-Терлекчелеккә зур игътибар бирелә. Көн саен иртәнге сәгатьтә яныбызга килеп, эшебез белән кызыксына. Таләпчән, тиешле эшне эшләмәсәң, икенче көнне аның күзенә күренеп булмый, - диләр.

Хуҗалыкта кемне генә очратып сөйләшсәң дә, кәефләре күтәренке. Һәммәсенең Тәлгат Әхәт улына теләге бер. Сәламәт булып, киләчәктә дә бергә эшләсәк иде, диләр алар. Шушы теләк үзе генә дә җитәкченең ни дәрәҗәдә абруйлы булуы турында сөйләмимени? Хезмәтчәннәрнең күңел күтәренкелеге дә җитәкчегә бәйле. Ә ул уйлаганын тормышка ашырмый кала торган түгел.

Авылда кызу урак өсте. Һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп, кырдагыны югалтмыйча җыеп аласы бар. Җитәкче иген язмышын кайгыртып бер агрегаттан икенчесенә йөгерә. Гадәте шундый: һәр бирмеш көнне, һәр басуны, ферманы, техника паркын йөреп чыга.

Тәлгат Әхәт улы ирешкән уңышларның башы гаиләсендәдер.Утыз биш ел элек, гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган тормыш юлдашы белән гаилә корып, өч егет үстерделәр. Уллары да югары белемгә ия булып, гаилә корып, әти-әниләренә оныклар бүләк итеп яшиләр.

-Авылны бетермик дисәк, игенчелек, терлекчелек, нәсел һәм көндәшлеккә торырлык югары сыйфатлы продукция җитештерү кирәк, - ди ул. - Халыкта, туктап торсаң - тормыш туктый, дигән әйтем бар. Мин килгәндә хуҗалыкта дистәләгән рәис алмашынган иде. Колхозны таркатыр өчен ике ел да җитә. Беренче елны чәчмисең, урмыйсың, терлеккә азык әзерләмисең - шуннан ул бетә. Мондагы хуҗалык та бөлгенлек хәлендә иде. Хуҗалык кырларын да тулысынча сөреп-чәчеп халыкны кинәндерерлек уңыш үстерә алмаган. Терлекчелек тармагы районыбызда түбән дәрәҗәдә, төзелешне юк дисәк тә була. Боларга өстәп, еллар буе хезмәт хакын юньләп күрмәгән халыкның үз проблемасы хәттин ашкан. Халык күңеленә юлны тапсаң син генә табасың, тәвәккәллә, - диделәр йомшак та, каршы сүз әйтә алмаслык катгый да итеп. Шул ук елны хуҗалык еллык нәтиҗәләрне уңышлы төгәлләде һәм бүгенгәчә беренче өчлектән төшкәне юк, - ди Тәлгать Әхәт улы.

Эшнең берсенә дә вак-төяк дип карарга ярамый. Чөнки адәм баласы өмет белән җитәкчесе күзенә карый. Ә өмет янәшәсендә ышаныч атлый. Хезмәт кешесе турында кайгырту, эш шартларын яхшырту, хезмәт хакын вакытында түләү, елына карап уңышны югалтмыйча җыйнап алу, азык запасын мул туплап, терлек санын киметмичә, сыйфатлы продукция җитештереп, елны бурычларсыз төгәлләргә исәп тоталар хуҗалыкта.

Тимерхан Мөхәммәдияров,

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X