Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Хезмәттә узган гомер

Гомернең һәр көне бер мизгел. Якты дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә әнә шул кечкенә генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белү, игелек кылу, изгелек эшләү. Гомер көзе якынлашканда,әлбәттә, һәркем үтелгән гомер юлларын барлый…

Күп санлы укучылары күңелендә игелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, аларга яшәешнең асылын төшендерә белгән, бүгенге көндә укучылары, хезмәттәшләренең олы хөрмәтенә лаек булган, Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Вәгыйз кызы Галимҗанова да гомер мизгелләрен еш күз алдыннан кичерә. Язлы Арташ авылында туып, шунда балачагы, үсмерчагы уза, кыңгыраулы мәктәп еллары да артта кала. Кызның хыялы- укытучы булу. Шушы теләге аны Казан дәүләт педагогика институтына алып килә. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып, Олы Арташ авылында хезмәт юлын башлап җибәрә. Балалар күңеленә ачкыч ярата белүче мөгаллимә коллективта тиз арада үз урынын таба. Тиздән тормышында тагын бер күңелле яңалык - Сания бергә уйнап, бер чишмә суын эчеп үскән яшьлек дусты Илдар белән кавышып, матур гаилә корып җибәрәләр һәм район үзәгенә килеп төпләнәләр. Тату гаиләдә бер-бер артлы ике кыз дөньяга килә. Бүгенге көндә инде олы кызлары Алия үзе дә гаиләле булды- Казан шәһәрендә яшиләр, кечеләре Ләйлә 11 нче сыйныфта белем ала.

Республиканың иң яхшы, инновацион мәктәпләренең берсендә эшләү мөгаллимгә зур бурычлар йөкли. Язмам герое да - үз эшенең остасы, район-республика күләмендә узучы төрле конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булырдай тирән белемле укучылар әзерләүче мөгаллимә. Аның укучылары республика күләмендә узган "Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем!" (Галимуллина Алсу), "Зирәк тиен" конкурсында 1, 2 нче урыннарга (Галиева Алия, Кәримова Алсу), республикада татар теле буенча узган бәйгедә (Рәхимова Айгөл) 3 нче урыннарга лаек булдылар. Уңышка ирешүнең юлларын Сания Галимҗанова, укытуның актив формаларын кулланып, дәрес-лекция, дәрес-семинар, дәрес-диспут, практикум, зачет дәресләрне яратып үткәрүдә күрә. Шулай ук традицион формада булмаган уен-дәресләр, сәяхәт-дәресләр, укучыларның бер-берсен өйрәтү дәресләрен дә үз практикасына кертүе - уңыш казануга бер этәргеч. Фәндәге яналыкларны, педагогик-психологик казанышларны укыту-тәрбия эшендә актив куллана. Дәресләрендә В.Шаталов, Боголюбов, Гузеев, Ә.З.Рәхимов технологияләреннән унышлы файдалана. "Туган телем - иркә гөлем" түгәрәге укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, танып-белү эшчәнлеген арттыра, фәнгә кызыксынуларын арттыра", - ди мөгаллимә.

Укытучы үзе дә - һөнәри конкурслар җиңүчесе. Тынгысыз, үз-үзенә таләпчән, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән хезмәттәшебез 2010 - "Укытучы елы"нда район конкурсында "Елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" исеменә, 2011 нче елда республиканың "Елның иң яхшы укытучысы" грантына лаек булды. Хезмәтен сөеп, яратып башкаручы һөнәр осталарын хөкүмәтебез дә зурлый белә. Сания Галимҗанованың эшләү дәверендә алган күпсанлы Грамота-дипломнары, Рәхмәт хатлары әнә шул турыда сөйли.

Олуг юбилей көннәре алдыннан мөгаллимә әнә шулай үтелгән хезмәт юлын барлый, аны һәрвакыт аңлап яши торган гаиләсенә һәм гимназия коллективына рәхмәтен җиткерә.

Хәлимә Нәҗипова,

гимназиянең укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X