Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

ИГЕЛЕК ЖИРДӘ ЯТМЫЙ

Күңел байлыгы, әйләнә-тирәңдәгеләргә игътибарлы булу, игелекле гамәлләр кылырга ашкыну - Аллаһ тарафыннан кешегә бирелә торган иң күркәм сыйфатлар ул.

әр авылның авыр чакта ярдәм сорый, җанына таяныч эзли, киңәш-табыш итешә торган мәрхәмәтле кешеләре була. Мичәнбаш авылында туып-үскән, хәзер Шәмәрдәндә гомер кичерсә дә, авылдашлары белән даими элемтәдә торучы Илсур Сафиуллин әнә шундый олы җанлы кешеләрнең берсе.

-Сезгә авылдашларыгыз бик рәхмәтле, Илсур булганда авыл яши, диләр,- кебек сүзләрне Мичәнбаш авылы кешеләреннән күп тапкырлар ишеткән бар, дигән сүзгә каршы: "Без үскәндә шаулап-гөрләп торган авылыбыз бер ара сөмсере коелган ятим баланы хәтерләтә башлагач, йөрәк елады. Яңа йортлар төзелмәгәч, авыл үзеннән-үзе картайды. Әйтик, без, үзебез дә гаиләдә алты бала үссәк тә, беребез дә авылда калмаганбыз. Борынгылар төп нигезне таркатырга кушмаганнар. Без дә, әти-әниләрне соңгы юлга озаткач, туган йортыбызны бетермәдек. Киресенчә, яңартып куйдык. Әти-әни рухы саклана торган йортыбызның ишеге һәркемгә ачык. Ул безнең гаиләнең туганнар белән очраша торган изге урыны булганлыктан, авылга еш кайтабыз. Яшәгән йортыңны да гел төзәткәләп торсаң гына ямен югалтмый, авыл да шулай, авылга гел кайтып йөргәч, барысы да күзгә күренә",- ди Илсур.

Үз авылына битараф булмаган кешеләр белән уртак тел табып, Мичәнбашта бер-бер артлы игелекле эшләр башкарыла. Халык ярдәме белән Чаллыда яшәүче авылдашлары Хәкимулла Нигъмәтов йорты нигезендә 2010 елда мәчет салына. Тантанада Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Җәлил хәзрәт Фазлыев кебек күренекле дин әһелләре катнаша, тирә-якка таралган авылдашлары да бик күп кайталар. Мәчет ачу авыл халкы өчен шатлыклы бәйрәм кебек уза.

Аннан соң бер километр­дан артык мәйданлы зират коймалары яңартыла. Бу эшкә барлык авыл халкы тартыла. Эретеп ябыштыру эшләрен шушы авылның үз осталары Расыйм Шәрипов белән Фаил Әһлиуллин башкара. Коймаларны буярга өмә оештырыла, авыл халкының олысы-кечесе, дөресрәге, кулына пумала тотардай һәркем катнаша. Буяу һәм башка кирәк-яраклар белән авылдашлары Илсур Гарифулла улы тәэмин итә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X