Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Ихтирамны сатып алмыйлар

1966 елда Иләбәр авылында зур вакыйга була: җитен эшкәртү заводы базасында машина-мелиорация станциясе эшли башлый. Әлеге оешма районда кырларның уңдырышлылыгын күтәрүгә зур өлеш кертте.

Сазлыклы мәйданнар киптерелде, эрозиягә каршы чаралар күрелде, ясалма сулыклар өчен буалар төзелде.

Кызганычка каршы, үзгәртеп коруның кырыс җилләре мелиорация системасын да читләтеп үтми. Республика районнарының күбесендә алар гомумән бетерелде. Иләбәрдәге "Саба-Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы»нда да эшләр шәптән булмый. Эшчеләр китә,коллектив таркала башлый. Белгечлеге буенча инженер-механик Илдус Талиповка күчмә колонна дилбегәсен менә шул вакытта - 2000 елның язында тапшыралар. Бетмәс-төкәнмәс проблемалар эчендә кайный башлагач, ел артыннан ел үткәне сизелми дә икән. Мелиорация оешмасына җитәкчелек итә башлаганына да 14 елдан артык вакыт узган. Уңай үзгәрешләр исә күз алдында. Иң куанычлысы, әлбәттә, күчмә колоннага туплаган куәтле техникага эш фронты булдырылуы. Райондагы зур егәрлекле техника биредә тупланды. 2000 елда эш күләме 3 миллион сум тирәсе булса, хәзер 100 миллионнан артып китә.

-Эшебез күп юнәлешле,- ди Илдус Ислам улы.- Плотиналарны ремонтлап, карап тотабыз. Яңаларын төзибез. Дүрт районга хезмәт күрсәтәбез. 2010 елгы корылыктан соң республика Президенты мелиорациягә зур суммада акча биреп, су сибү агрегатлары, насос станцияләре алу өчен программа булдырды, ул хәзер дә эшли. Районыбызда барысы 24 су сибү агрегаты, 12 насос станциясе бар, алар май-июнь аенда барысы да яшелчә, тамыразык культураларын, күпьеллыкларны сугару өчен файдаланылдылар. Икенче зур юнәлеш - 2007 елдан бирле фермаларга керү юллары эшләп, терлекчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртабыз. Бу мәсьәлә район хакимиятенең дә даими игътибарында. Өченче тармак - экология. Районыбыз торак пунктларында зират яннары җимерелә, елга ярлары ишелеп авыл өйләренә куркыныч яный башлаган, су юлларын агачлар каплый, ләм утыра иде. Иң элек Кызыл Мишәдә елга турылап, йортларны су басудан коткардык. Хәзер Каз.Бигәнәйдә, Иске Мичәндә, Эзмәдә эшлибез. Мамалай, Түбән Утар, Явлаштау авыллары өчен проектлар эшләнә. Хезмәтебез кирәк, һәр авылда сорыйлар, беркем дә ничә еллар булдырган милкен су агызып алып китүен теләми. Бу юнәлештә иң күп эш безнең районда башкарыла. Авылларга су кертү буенча да күп финанслар җәлеп ителде. "Чиста су", шулай ук авыл хуҗалыгы министрлыгы буенча да махсус программаны файдаландык. Егермеләп авылга су кертелеп, санитар зоналары ясалып, чишмәләрнең коптажлары торгызылуы нәтиҗәсендә без эшләгән авылларда яңгыр яумаган айларда халык­ның суга тилмерүе турында ишетмәдек.

Моннан тыш 13 ветеранга йорт эшләдек. Күпфатирлы йорт­ларны капиталь ремонт­лау программасында да кат­наштык. Башланган эшләр­дән спорт өлкәсен алсак, Өтернәс авылы каршында таудан чаңгы шуу трассасы, Пүкәл авылы каршында роликлы чаңгыда шуу өчен мәйданчыкны планировкалауны, Икшермә кадет-мәктәбе-интернатының спорт мәйданчыгын әйтергә була. Шулай чаңгы трассасына елга аша чыгу өчен күпер эшләрбез дип торабыз. Коллективта төрле һөнәр ияләре - барысы 100 кеше хезмәт куя, оешманың аерым тармагы саналган җитен цехында эшләүчеләр саны кыш көннәрендә 30га җитә. Вакытында хезмәт хакын биреп, салымнары түләп барырга тырышабыз. Районның 20 авылыннан килеп эшләгән мелиораторларның сайлау алдыннан күңелләре көр, дияр идем.

Шул вакыт әңгәмәбезне яныбызга килеп туктаган ир-ат бүлдерде. Эш белешеп килүче Фиргать Вәлиев булып чыкты ул. "2010 елда яндык без. Бернисез калдык. Шул вакытта безгә Илдус Исламович бик нык булышты. Моның өчен җитәкчегә гаиләбез, 80 яшьлек әниебез исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә,- диде ул форсаттан файдаланып. Ул да булмады: "Миңа Илдус Исламович кирәк иде",- тагын берәү мөрәҗәгать итте. Менә шулай аңа күпләрнең йомышы төшә һәм барысына да хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Аңа күпләр рәхмәтле һәм хөрмәт итә. Ә ихтирамны сатып алып булмый, ул эш, кешелеклелек сыйфатлары белән яулана.

- Миңа хезмәт юлымда күп кенә абруйлы һәм бай тормыш тәҗрибәсенә ия кешеләр белән эшләргә туры килде. Аеруча 23 ел Калинин исемендәге хуҗалыкны җитәкләгән Габделнур Мәүлә улын хөрмәт белән искә алам. Аның мәктәбен узу хезмәт эшчәнлегемә зур йогынты ясады», - дип сүзен дәвам итә И.Талипов.- Явлаштауда 8 ел укып, Ош-Юмья урта мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлагач, Габделнур абый мине хуҗалык стипендиаты итеп Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга җибәрде.

Тик бер шарт куйды: энем Илгиз (хәзер район электр челтәре начальнигы) бер җәй таналар көтүе алырга тиеш. Без бит эш сөючән гаиләдә үстек. Бишенче сыйныфтан әтинең комбайны ярдәмчесе булдым. Тырышып укыдым, институтта да фәннәрне җиңел үзләштердем һәм 1977 елда дипломлы белгеч булып туган авылым Мишәбашка кайттым. Хуҗалыкта яңа остаханәнең төзелеп беткән чагы. Аны җиһазлау, паркны тәртипкә китерү миңа тапшырылды. Хуҗалык машина-трактор паркыннан файдалану буенча район конкурсларында беренче урыннарны яуладык...

Гомумән, тырыш кешеләрнең эштән бәхете була аның. Калинин исемендәге хуҗалыкны җитәкләүне авылдашлары үзенә ышанып тапшыргач та авылдашларына таяна. Әйтергә кирәк, туган ягына инде Тукай исемендәге колхозда дүрт ел рәислек итеп, тәҗрибә туплаган җитәкче буларак кайта ул. Дәүләткә биш мең урынына ун мең центнер ашлык сатып, хуҗалыкны өр-яңа техикалы итә.

Шулай да Иске Мичәннән Явлаштауга кайткач, Габделнур Җәлилов кебек оста оештыручылар рәислек иткән хуҗалыкны җитәкләү җиңел булмаячагын аңлый Илдус Талипов. Калининлылар сөрү җирләренең һәр йөз гектарына 380 центнер сөт, 120-130 центнер ит җитештерәләр. Әнә шул күрсәткечләрдән чигенмәскә, тормыш тудырган проблемаларны хәл итәргә кирәк. Әйе, хуҗалык алдынгылыгын югалтмый. 1989 елда, игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү буенча ярышта җиңеп, РСФСРның күчмә Кызыл Байрагына лаек була.

Илдус Талиповка район хакимияте тарафыннан зур ышаныч белдерелеп, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифасы тапшырылуы да катлаулы чорга туры килде. Хуҗалыклар бүленә, Теләче районы оеша, һәркем мөстәкыйльлеккә омтыла. Җитәкче үзенә тапшырылган ышанычны тулысынча аклады.

И.Талипов үзенең хезмәт юлында четерекле коллектив - Саба сөт комбинатында да сыналды. Өч ел эчендә эшкәртү предприятиесенең йөзендә шактый эз калдырырга өлгерә ул. Мини-пекарня төзелү, Шәмәрдәндә иске мунча урынында комбинатның үз кибете ачылу - ул эшләгән чорның хезмәт җимешләре. "Мин сөт комбинатын кабул итеп алганда 80-90 кеше эшли, фәкать 15 тонна сөт кабул ителә иде. Бер ай булды дигәндә Валерий Гогин исеменнән предприятиенең финанс хәле начар булуы, ябарга туры киләчәге турында хат килде. Мин ул кеше белән барып сөйләштем, акыллы җитәкче иде, хәлебезгә керде. Хуҗалык ысулы белән цехлары ремонтлап, Шәмәрдәндә һәм Сабада үзебез җитештергәнне үзебез сату нокталары ачып, сөтне үзәкләштерелгән тәриптә барып алып ала башлап, шәхси хуҗалыклардан сөт җыюга игътибар биреп комбинатны саклап калуга ирештек. Сөтне башка җиргә тапшырган хуҗалыклар да безгә кире кайттылар, аларга вакытында түли алдык",- дип искә ала Илдус Талипов.

Гомумән, горурланып искә алырлык эш-гамәлләре күп аның. Планлаштырганнары чынга ашса, куанып, өстеннән тау кадәр йөк төшкәндәй була. Чатаклыклар килеп чыкса, холыксызланып та куя. Уртак эш өчен бит. Ничек кенә булмасын, Илдус Ислам улы гомер бәйрәменә зур хезмәт "багажы" белән килә алды. Хезмәт мәшәкатьләре инде үсеп җиткән кызлары Чулпан, Лилия, Алинәнең тормышта үз урыннарын табуы, укытучы җәмәгате, киңәшчесе һәм таянычы Әлфия ханымны янәшә тою куанычы белән үрелеп барды. "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

-Мин туып күпмедер вакыт үткәч, гаиләбез 50 сумлык лотерея откан,- дип әңгәмәбезгә нокта куйды Илдус Талипов.- Илленче елларда аның бәһасе күпме булгандыр инде. Шулай да әти-әниләр, авыл кешеләре: "Илдус бәхетле булыр",- дип сөйләшкәннәр. Юраганнары юш килгәндер дип әйтә алам. Чөнки сау-сәламәт, яраткан эшем, тату гаиләм бар, оныклар үсеп килә. Шул бәхет түгелмени.

Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, гомернең кодрәтле үренә җитеп, дөнья матурлыгын бар тулылыгында тоя алу чорына аяк баскан җитәкченең бу сүзләренә" чыннан да, шулай" дип баш кагарга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев