Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Илһамлы Тимерхан

Дөньяга һәркем үз бәхете белән туа диләр. Бәхет капкаңны ачу өчен, бары тик, үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне дөрес ачыкларга гына кирәк.

Әмма табигать үзенең иң якын кешеләренә сәләтне өеп бирә. Районыбызның рәссамы, газетабызның актив хәбәрчесе, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәүрүз" фольклор ансамбле әгъзасы, җырчы Тимерхан Мөхәммәдияровны белмәүчеләр сирәктер. Без аның белән бер урамда яшәгәнлектән, юлларыбыз еш очраша. Еш кына тормыш, яшәү мәгънәсе турында гәп корабыз. Тимерхан тормышны ничек күрә, шулай сөйләшә. Ничек булдыра, шулай яши. Кемнәргәдер тигезләним әле дип, артыгын көчәнми. Алар сабыр холыклы, чиста күңелле Сәвиясе белән өч бала үстерделәр. Өчесенә дә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Кызлары Гөлнара Иске Мичән мәктәбенә укытучы булып эшләргә килгәч, үз бәхетен тапты. Илнар Саба аграр көллиятендә директор урынбасары, яңа йорт житкереп, үз ояларын кордылар. Айдар әнисе һөнәрен сайлады - бухгалтер. Төп нигездә әти-әнисе белән яши. Шимбә-ялларда дүрт оныкларын ияртеп балалары кайтуын көтеп алалар. "Гомер тавына күтәрелгән саен, кешегә дөньялыкта бирелә торган иң олы бәхетнең, байлыкның сау-сәламәт балалар үстерү, оныкларыңны сөю, гаилә бөтенлеге белән яшәү икәнлегенә төшенә барасың. Хан сарайларында яшәп, шушы бәхеттән мәхрүм булсаң, нишләр идең?!",- ди Тимерхан.

Ул балачактан хисчән булып үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышы инвалиды, әнисе сәламәтлеккә туймый. Тимерханнан алда туган биш туганы бер-бер артлы үлә баралар. Әни кешегә Тимерхан белән аннан соң туган кызын гына исә-сау үстерү насыйп була. Әмма әниләре яман шеш белән озак еллар урын өстендә авырып ятып, яшьли гүр иясе була. Тимерхан дүртенче сыйныфтан җәйге каникул чорында колхозда дуңгыз һәм ат көтүе көткәндә, басу-кырларны тутырып, тирә-якны яңгыратып җырлый, туган авылы Түбән Утарның гүзәл табигатенә соклануын матур төсләргә буяп ак кәгазь битенә төшерә, күңелендә туган хисләрен шигъри телгә күчерә. Мәкаләләрен, рәсемнәрен газета -җурналларда бастыра.1966 елда "Яшь ленинчы" газетасында "Канатлы ат" конкурсында катнашып, "Зорький" фотоаппараты белән бүләкләнә. "Ялкын" журналы үткәргән бәйгеләрдә актив катнашып үсә, күп тапкыр Мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләргә лаек була. Редакция чакыруы буенча аның татар теле укытучысы Әнисә Вильданова белән Казанда Бауман урамында уздырыла торган матбугат бәйрәменә барулары күңел хатирәсендә балачакның татлы истәлеге булып сакланып калган. 1980 елдан бирле "Саба таңнары" (ул елларда исеме "Җиңү байрагы" иде) газетасында аның 400дән артык мәкаләсе басылды. Тимерхан газета битендәге һәр иҗат җимешен аерым папкада җыйнап, кадерләп саклый. Аның геройлары - намуслы хезмәт кешеләре. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев