Ир-егетләр ил терәге, әтиләр – гаилә терәге, ди халкыбыз
2021 елдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесе Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Әтиләр көне дип игълан ителде. Әниләр көне алдыннан билгеләп үтелүче әлеге күркәм дата гаиләнең төп таянычы булган әтиләрне зурлау, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү, рәхмәтләребезне ирештерү мөмкинлеге дә.
Күренекле драматург Туфан Миңнуллин «Яхшы әти ун педагогка караганда да баласына ныклы, әйбәт тәрбия бирә ала. Һәр гаиләдә әти кеше балаларын эш-гамәлләре, тәртибе, үз үрнәге белән тәрбияләгәндә киләчәктә уллары өчен кызарырга туры килмәячәк», – дип язган иде. Әти-әни тәрбиясенең барыннан да кыйммәт, үтемле булуына Ике Басу Арташ авылында яшәүче Сәлахиевлар гаиләсе мисалында тагын бер кат инанасың. Гаилә башлыгы Фаиз абый һәм Резидә апа тәртипле, эш сөючән, инсафлы биш малай – биш баһадир үстереп, бүген шуларның игелегенә, бәхетенә куанып гомер кичерәләр. Иң яхшы тәрбия – матур үрнәк, диләр. Фаиз абый да ир балалар үстергәндә аеруча әти кешедән зур җаваплылык соралганын яхшы аңлап, улларына барыннан да бигрәк үз өлгесен сеңдерә. Егетләр бүген һәрберсе тормышта юлларын табып, үзләре ир уртасы яшенә җитсәләр дә, һаман да «Әтидән үрнәк алып яшибез» дип, горурланып сөйлиләр.
Фаиз абый 8 сыйныфтан соң Янилнең Иске Икшермәдәге филиалында механизаторлар әзерләү курсларын тәмамлый. «Арташ» совхозында тракторда эшли башлаган егетне 1979 елның 26 октябрендә армия сафларына алалар. Үзен әфган сугышы көткәнен күз алдына да китерми ул.
«Безне 1979 елның ахырында әфган сугышы башланганда беренчеләрдән булып керттеләр. Бу вакытта чуалышларның башы, окоплар һәм сакаллы партизаннар гына бар иде. Матрацларны җиргә куеп окопта йокладык, аннан тактадан сәндерәләр корып, шунда урнаштык. Без Кабул шәһәрендә Оменский сараен сакладык. Бертуктаусыз пуля сызгырулары, мина һәм снаряд шартлаулары бүген дә күз алдында тора», – дип сөйли ул.
Утны-суны кичкәндә аңа авылда калган мәхәббәте – Резидәсе яшәүгә көч дәрт-бирә. Алтынчы сыйныфтан кулны-кулга тотынышып йөргән ике яшь йөрәкнең caф хисләрен бу вакытлыча аерылышу тагын да ныгыта. 1981 елда хәрби хезмәттән исән-сау туган ягына кайтканнан соң бер ел узуга тормышларын бергә бәйлиләр алалар. Инде парлы сукмактан атлый башлауларына да 40 ел тулган. Бу еллар эчендә авырлыгын да, шатлыгын да бергәләп кичкәннәр.
«Ирем бик тәртипле кеше булды. Яман гадәтләрне янына да китермәде. Әйбәт булмаса, биш бала алып кайта алмаган булыр идем. Малайлар әтиләренең күзенә генә карап тордылар. Бәләкәй вакытта балаларны мунчада Фаиз юа, мин ташып тора идем. Кул белән тәрбияләмәде, гел үзе артыннан эшкә өйрәтте. Икебез дә эшкә чыгып киттек, өйдәге малларны карау гел балалар өстендә булды. Бишәр сыер асрадык. Өйдә эш беткәч, миңа булышырга фермага киләләр иде», – ди Резидә апа.
Ир-атның төп вазифаларыннан булган агач утырту, малай үстерү, йорт салу кебек эшләрнең һәрберсен Фаиз абый бишләтә арттырып үтәгән. Башта үзләре йорт салып башка чыгалар, инде малайларны бер-бер артлы башка чыгаралар. Олы уллары - Иске Икшермәдәге янгын часте начальнигы булып эшләүче Фәнис Ике басу Арташта төп йорттан ерак түгел генә гаиләсе белән яши. Икенче уллары Данис – Сабада, Нәфисләре Иләбәрдә матур гаиләләр корып яшиләр. Радик белән Рафис әлегә төп нигездә әти-әни белән яши. Радик урманда эшләгәндә өстенә агач төшеп, 17 ел махсус коляскада гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр булса да, йорт-җирне карап, барлап тору аның өстендә. Егетләргә үзләренең өй каршында гына ике катлы, зур йорт салып куйганнар.
«Малайларны кечкенәдән кул арасына кертергә, хезмәт белән тәрбияләргә тырыштым. Исәя башлауга техникага якынайсыннар өчен башта «МТЗ-50», аннан «МТЗ-82» алдык. Кызыксынуларын исәпкә алырга тырыштык. 2014елда заводтан өр-яңа трактор алып кайттык. Машиналарны да алар өчен дип алдым. Кирәкмәс гадәтләргә өйрәнергә вакытлары калмады. Мине дә күреп үсүдән киләдер инде», – дип сөйли әти кеше.
Тырыш, уңган гаилә икәнлекләре хуҗалыкка күз төшерүгә аңлашыла. Бүген дә абзар тулы мал-туар, биш ат асрыйлар.Фаиз абый гомер буе хезмәттә – башта совхозда тракторда, ун еллап «Сельхозхимия» берләшмәсендә эшли. Егерме ел «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Арташ» бүлекчәсендә яңа туган бозаулар карап, дүрт ай элек кенә лаеклы ялга чыккан. 2013 елда «ТРның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булуы намуслы, тырыш хезмәтләренең олы бәясе. «Айның 31 көнендә дә эштә булдым. Берүзем 120ләп яңа туган бозауларны карадым. Тәүлеклек үсеш 700-800, 1000 граммга җиткән вакытлары да булды. Бер караңгыдан икенчесендә генә кайттык. Җиң сызганып тормышны тарттык», – дип сөйли Фаиз абый. Улларына тормышта да, хезмәттә дә үрнәк әти кеше бүген бәхетле бабай булып, Резидә ханым белән тугыз онык сөяләр.
«Әти ашарга да бик тәмле пешерә иде. Мин дә җай килгәндә пешерергә яратам. Безнең өйдә мал суйгач бөтен гаилә белән җыелып иттарткыч аша ит чыгару, һәрберсен пешерергә хәстәрләп кую гадәте бар иде. Бу гадәт гаиләмә дә күчте. Әти хатын-кыз эше дип тормады, әни өлгерә алмаганда барысын да эшләде. Без барын да күреп, шул үрнәктә үстек», –ди олы уллары Фәнис.
Сәлахиевларның Татарстанда озак еллар бергә гомер итүче, иң үрнәк гаиләләренә багышланган «Татарстан гаиләсе» дигән китапка кертелүләре дә аларның гаилә кыйммәтләрен саклап, дус-тату яшәүләренең ачык мисалы.
«Гомернең иң матур, күңелле чагы оныклар туа башлагач башлана икән. Үзебезнең балаларны алга утыртып сөеп утырырга вакыт булмады. Менә хәзер шушы рәхәт чор килде», – ди Фаиз абый Сәлахиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев