Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Җитәкче кыйбласы

Көрәш келәменнән - тормыш мәйданына

Авылдашыңның һәр эш-гамәле көзгедәге кебек. Күрше-тирәгә, урамдашларга, авылдашларга ялт итеп күренеп тора. Югары Шытсуда да башкаларга үрнәк булып, балаларын хезмәт аша тәрбияләп ныклы юлга чыгарган гаиләләр байтак. Үзем, мәсәлән, Нәбиуллиннар гаиләсе белән кечкенәдән горурланып үстем. Әһлиулла абый һәм Фаягөл апа авылның активистлары булдылар. Икесе дә гомер буе авыр һәм җаваплы хезмәт башкардылар. Әһлулла абый авылда ихтирамга лаеклы бригадир иде, Фаягөл апа ферма мөдире булып эшләде. Шушы бердәм, хезмәт сөючән гаиләдә биш ир-егет үсте. Кызганыч, Әһлулла абый гына якты дөньяда юк инде. Фаягөл апа бүген балалары, оныклары белән бәхетле гомер кичерә.

Олы уллары - Фәргать Нәбиуллин әнисенә генә түгел, энекәшләренә, туганнарына да үрнәк һәм ныклы таяныч. Авыл малайлары җитмешенче-сиксәненче елларда клуб спортзалында, җәен яшел чирәмдә бил алышып үсте. Фәргать абый да тормыш мәйданына әнә шул яшел чирәмнән - татарча көрәш келәмендә бил алышып килгән дисәм дә, ялгышмам. Спорт ихтыяр көчен ныгытырга, көчле характер формалаштырырга булыша. Балачагыннан ук үзенең яшьтәшләреннән максатчан, көчле характерлы, үз дигәненә ирешүе белән аерылып тора. Урта белем алганнан соң, 1979 елда Казан инженер-төзүчеләр институтында укый. Кулына диплом алып кайткач, "Беренче май" колхозында прораб булып эшли. Хезмәт белән спортны бәйләп яши. Йорт тирәсендә физик хезмәт башкарып чыныгу алган егет 1984 елда авыл яшьләре белән бергәләп көрәш секциясе оештырып җибәрә. Яшел чирәмдә бил алышкан егетләр, район, республика күләмендә бер-бер артлы призлы урыннарга чыгалар. "Ул елларда татарча көрәш буенча республикада узган ярышларга район командасы составында безнең авылдан гына алты егет бара идек", - ди Фәргать Нәбиуллин горурланып. Ул чактагы көрәшчеләрдән үрнәк алып, бүген дә көрәш мәйданында уңышлы чыгыш ясаучы егетләре бар авылымның. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

З.Сәмигуллина.

Н.Дэулэтов фотосурэте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев