Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“Кайда син, насыйп ярым?”

Иң татлы хыялларда йөрткән, син эзләгән шул "бердәнбер" каядыр читтә йөри, каршыңа чыгарга бер дә ашыкмый кебек.

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, әмма ике йөрәк аны яңарта, дигән бөек шагыйрь. Инде хисләр сыналып, кем әйтмешли, йөрәк "бер булып" тибә башлагач, яңа гаилә барлыкка килә.Әмма киноларда, мәхәббәт романнарында сүрәтләнгән бу матур сюжет һәркемгә җиңел генә тәтеми шул. Иң татлы хыялларда йөрткән, син эзләгән шул "бердәнбер" каядыр читтә йөри, каршыңа чыгарга бер дә ашыкмый кебек. Әнә шундый- инде гаилә коруга соңгы өметләре дә сүрелеп баручы ялгыз кызлар, егетләр янәшәбездә аз түгел. Бу нидән шулай? Яшьләр артык сайланалармы? Әллә соң беркемгә дә, бернигә дә буйсынмыйча ялгыз яшәүне кулайрак күрәләрме? Соңгысы белән килешүе авыр, билгеле. Чөнки гаилә җылысын, балалар назын тою бәхетеннән кемнең баш тартасы килер икән? Әлегә шунысы күңелгә җылылык бирә: ялгызлар бу проблемалары белән ялгызлары түгел. Гаилә төзи алмаучылар турында җәмәгатьчелек тә кайгырта. Әйтик, зур шәһәрләрдә күптән оешкан "Таныштыру агентлыгы", мәсәлән, быел Саба үзәгендә дә булдырылды. Инде менә тагын бер яңалык: Татарстан Мөслимәләр берлегенең Саба бүлеге каршында "Яз" дип исемләнгән яучы хезмәте оешып килә. Бу хакта тулырак белү өчен әлеге башлангыч белән турыдан-туры шөгыльләнүче мөслимә ханым- Лариса Шакировадан кызыксындык.

-Лариса, бу җаваплы "миссиягә" алыну җиңел булмагандыр.Кемнәр ярдәменә таяндыгыз, гомумән, эшне нидән башладыгыз?

-Иң элек шуны аңлатып китү мәслихәт булыр, безнең хезмәт фәкать Ислам динен тотучылар мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Динебездә гаилә төзүгә бик зур әһәмият бирелә. Кабатлап әйтү булмасын, ныклы фундаментка, ягъни нигезгә корылган гаиләләр җәмгыятебезне бизи һәм ныгыта. Ә менә таушалган, ир белән хатын бер фикердә яшәмәгән гаиләләр аны җимерә генә. Бер даһи әйткән бит: "Ир белән хатын бер-берсенә нык охшарга тиеш. Аяк киемнәренә генә күз сал. Бер аягыңдагысы кысса, икенче пары яраксыз дигән сүз. Шундый аяк киеменнән йөрсәң, аксый башлыйсың".Димәк, гаилә коруга бик-бик җаваплы карарга кирәк. Яучы хезмәтенең төп максаты-ялгызларны очраштыру гына түгел, заманчалаштырып әйтсәк, "интереслары" туры килүче яшьләрне кавыштырып, гаилә нигезен Аллаһы Тәгалә кушкан таләпләр буенча коруга юнәлтү. Бу башлангычның инициаторы Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте каршындагы Мөслимәләр берлеге. Быел Казанда "Заманча шартларда гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен һәм яучылык институтын торгызу" дип аталган бөтенроссия конференциясендә катнашырга туры килде. Анда башка төбәкләрдә яшәүче яучылар тәҗрибәсе өйрәнелде, киңәшләр бирелде.Без дә, Аллага тапшырып, эшне башлап җибәрергә ниятләдек. Әлеге хезмәттә киңәш белән яки башка төрле ярдәм белән мөрәҗәгать итүчеләр булса, бик шат булыр идем. Чөнки бу әле яңалык, проект уңышлы эшләп китәрме юкмы, үзем дә төгәл генә әйтә алмыйм.

-Яучы дигәч тә, күз алдына әдәби әсәрләрдә тасфирланган күп сөйләшүче, гафу итегез, бер ыштан балагы чыккан,берсе кергән карчыклар килә...

-Бүгенге заман яучысын андый кыяфәттә күз алдына китерү көлке булыр иде. Бу изге эшкә тотынучы- замана белән бергә атлаучы кеше булырга тиеш. Аннары өйдән өйгә йөрүнең ихтыяҗы юк хәзер. Яңа технологияләр заманында яшибез ләбаса. Безнең дә компьютерда мәгълүматлар базасы булдырылачак. Гаилә төзергә теләүче яшьләр махсус анкета сорауларына җавап биреп, үзләре турында белешмә калдыралар. Фотосурәтләре булса, тагы да яхшы, әмма моны мәҗбүри таләп итеп куймыйбыз.

-Димәк, көймә кузгалды дигән сүз. Әле мөрәҗәгать итүчеләр булдымы?

-Әйе, Аллаһ ярдәме белән ике парны очраштырдык, әлегә аралашалар.

-Исламда, ялгышмасам, кыз белән егеткә никахка кадәр икәүдән икәү генә ялгыз калырга ярамый, дип беләм. Яшьләр өйләнешкәнче бер-берсен озак сыный аламы соң?

-Әйе, Аллаһы Тәгалә никахны ашыктырырга кушкан. Мөселман егете белән туташның бергә очрашу ниятләре- гаилә кору булырга тиеш. Шуңа да яучы әнә шул икене кавыштырганчы ук, һәркайсына икенчесе турында мәгълүмат бирә. Ягъни бер-береңне озак сынап йөрергә ихтыяҗ юк. Исламда тышкы матурлыкка карап түгел, иң элек эчке матурлыкка, тәкъвалыкка, ягъни дин тотуына карап өйләнәләр бит.

-Әгәр өйләнешеп тә бер-берсенә ияләшә алмасалар?

-Димәк, гаилә корганда, нәрсәнедер исәпкә алып бетермәгәннәр. Монда инде йә сабырлык, йә тәкъвалык җитми. Аллаһы Тәгаләнең иң сөймәгән әйбере- талак, ягъни аерылышу. Гаилә моңа кадәр барып җитмәсен өчен ике якка да нык тырышырга кирәк. Иманы нык, Аллаһтан куркуы көчле булса, әлбәттә, ир дә, хатын да моңа юл куймаячаклар.

-Лариса, әгәр сезнең хезмәткә мохтаҗ яшьләр булса, алар кая мөрәҗәгать итә алалар?

-Безнең әлегә үз офисыбыз да, махсус бүлмәбез дә юк. Анкеталарны Саба җәмигъ мәчетеннән алып тутырырга була, теркәлү - җомга көннәрендә башкарыла. Телефон номерлары һәм барлык мәгълүматлар дә анкетада күрсәтелгән.

-Хезмәт түләүлеме?

-Юк, хезмәтебез түләүсез.Бу гамәлләребез фәкать Аллаһ ризалыгы өчен.

Әйе, бу дөньяга килгәч, һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Яшьлек хисләре сүрелеп баручы кызлар, егетләр үз бәхетләренә кул селтәргә ашыкмасыннар иде. Артык тыйнак яки кыюлыгы җитмәүче яшьләр турыдан туры әлеге хезмәткә мөрәҗәгать итә алалар. Кем белә бит, бәлки сез эзләгән насыйп яр бәлки күрше авылда, яки күрше урамда гына яшидер. Шуларга юнәлеш күрсәтүче яучылар булганда, өметсезлеккә бирелмик.

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев