Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Көллият КВНчылар әзерли

Саба аграр көллиятенең "Чын егетләр" КВН командасы тамашачыларга шактый яхшы таныш. Уңышлы чыгышлары белән яуланган Дипломнары арта бара.

Шаяннар клубы кыз-егетләре инде татар лигасы КВНында да чирканчык алдылар, декабрь аенда исә Мәдәният министрлыгы оештырган уенда һәм Яр Чаллы лигасында да катнашырга әзерләнәләр. Тагын бер изге максатлары бар: КВНның Саба лигасын ачып, яшьләрне сәхнәдә уйнарга өйрәтү, аларга үз тәҗрибәләрен бирү. Хыялларын гамәлгә ашыру өчен республика Аграр яшь­ләр берләшмәсенең район бүлекчәсе лидерлары бе­лән берлектә махсус прог­рамма булдырып эшкә дә алындылар. Узган җомга-якшәмбе көннәрендә һәр авыл җирлегеннән өчәр егет-кыз Лесхоз бистәсе мәдәният йортында уку-өйрәнүләрдә булды. Аларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев КВНчылар сафына беренче адымнарын ясаулары белән тәбрикләде, уңышлар теләде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев