Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Көнләшүгә дәва бармы?

"Дус егетемнең телефонын көн дә тикшереп торам. Бик каты көнлим үзен. Сәбәбе дә юк кебек, ләкин эчтән ниндидер корт кимерә.

Сөйгәнемнең телефонындагы хатларны, шалтыратуларны тикшермичә, тынычлап йоклый алмыйм", - дип гаҗәпләндерде бервакыт танышым. "Ә ул бу тикшерүләреңә нинди мөнәсәбәттә соң дигәч: "Көнләшәм - димәк яратам! Мәхәббәтемнең никадәр көчле булуын тагын бер күреп инансын", - дип җавап кайтарды.
Уйлап карасаң, эч¬тән кимереп, сәламәт¬ле¬гебезне какшата торган яман чир ул көнчелек. Хатын-кыз бу гадәткә бигрәк тә тиз бирешүчән икән. Сәбәбе дә чыгып тора шул аның: кайсы сау-сәламәт ир кыс¬ка итәкле кыз яныннан битараф кына узып китсен?! Кызлар, әллә үзегез чибәр егеткә бер дә күз ташламыйсызмы? Кинодагы Бред Питтны күреп "ах!" итәбез ләбаса... Кыскасы, юл куйсаң, ике яшь йөрәк арасында көнләшергә сәбәпләр чыгып кына тора. Тагын бер кызык хәл искә төште әле. Бер гаиләдә яшь ханым ирен бик каты көнли. Эшкә чыгып киткәч, өзлексез телефоныннан шалтырата, эш урынындагы корпоратив кичәләргә җибәрми, хәтта дуслары белән аралаштырмый. Шул ук вакытта ирен бик каты тикшерә - киемнәрен җентекләп карый, чит хатын исе килми микән дип чәчләрен исни... Әмма бәйләнерлек бернәрсә дә тапмый мескенкәй. Шушы урында туктыйсы гына бит... Юк, бу ханым кибеттән иннек сатып ала да, диван астына яшерә. Вакыйга үсешен аңлагансыздыр дип уйлыйм: идән юганда әлеге ханым бу иннекне ире күз алдында тартып чыгара да, сөеклесеннән аклану көтә. Башта барысы да план буенча бара: ир сөяркәсенең юклыгын, хатынын гына яратуын исбатларга керешә. Ләкин бу "көнче күбәләге" ярсыганнан ярсый һәм соңыннан ир кеше түзми: "Әйе, минем сөяркәм бар. Мин аны бик яратам. Син бу турыда белгәч, бер гаилә булып яшәүнең мәгънәсен күрмим!" - ди һәм өйдән чыгып китә. Шулай итеп, юктан гына гаилә җимерелә...


Г.Юнысова,
Саба.


Р.S. Ә сез көнләшүгә ничек карыйсыз? Бу начар гадәткә дәва бармы? Сездән җаваплар көтәбез. Хат-хәбәрлә¬регезне saby-rt.ru сайтында һәм "В контакте" сайтындагы "Саба таңнары"ның шәхси битендә калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көнләшү