Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Кулдан мопед ясаган

Сәләтле укучыларны барлау, үстерү юнәлешендә Саба гимназиясендә һәрвакыт эзлекле, нәтиҗәле эш алып барыла.

Бу, әлбәттә, укыту-тәрбия эшенең тиешле югарылыкта оештырылуы, укытучы-укучы-гаилә арасында дөрес куелган элемтә нәтиҗәсе. Ә укучылыр, күз тимәсен, дөрестән дә, бик сәләтле биредә. Сүзем шундый егетләрнең берсе - X "а" сыйныфы укучысы Айназ Дәүлиев турында.

Айназны мин "Сәләт" аланыннан белә идем. Ул безнең сәлкешләр арасында иң актив, аралашучан, бик тә кызыксынучан егет булып истә калган. Кичке учак янында гитарада уйнап җырлады, волонтер буларак төрле җәмәгать эшләрендә катнашты. Баксаң, әле Айназның сәләте болар белән генә чикләнми икән. Узган уку елында математикадан ГИА формасындагы имтиханда иң югары баллны җыйган бу егет үзен күп тапкырлар Техник проектлаштыру юнәлешендә сынап караган. Айназ бу эшкә чын-чынлап VIII сыйныфны тәмамлагач бирелеп китә. Интернет челтәрендә дә эзләнә, китаплар укый. Ишек алдындагы гараж аның иң яраткан урынына әйләнә. Әтисе дә, улының кызыксынуының җитди икәнен күреп, кирәкле материаллар белән ярдәм итәргә тырыша. Шулай итеп, беренче иҗат җимеше - заманчалаштырып эшләнгән чана ясала. Эшенең нәтиҗәсе булып, 4 ел рәттән технология буенча район олимпиадасының "Техник иҗат" секциясендә 1нче урынны яулый. Хезмәтенең нәтиҗәсен күрү яңа иҗат проектлары тууга этәргеч бирә. Айназ «модернизированный» көрәк тә, кар җыя торган җайланма да уйлап чыгара һәм ясый.

КФУның Алабуга филиалы үткәргән "Созидательный труд школьников" дигән IV төбәкара конкурсында 2011 елда - 3нче, 2012 елда 2нче урыннарны ала. 2012 елда Алабугада үткән Техник хезмәт буенча проект эшләре республикакүләм конкурсында 3нче урын, шулай ук Кукмарада үткән Р.Үтәмешев исемендәге укучыларның эзләнү-тикшеренү эшләре ачык конференциясенең "Техник иҗат эшләре" секциясендә 3нче урынны яулый. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә яратмый Айназ. Математика, физика, астрономия, биология, татар теле һәм әдәбияты кебек фәннәр буенча да район һәм республикакүләм бәйгеләрдә үзен нәтиҗәле сынап карарга өлгергән инде ул.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Дилбәр Хәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев