Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

КВН түгел, ШТК!

Узган гасырның 60 елларында ук телевизор экранына чыккан Шаяннар һәм тапкырлар (КВН) уенының татар телендәгесе дә (ШТК) республикабыз яшьләре арасында зур популярлык казанып бара.

Зур сәхнәдән татарча шаяручы, илдәге вәзгыять, төрле вакыйгалар турында оста итеп "төрттерүче" кызлар-егетләр уйнаганын яшьләр үзләре генә түгел, өлкәннәр дә кызыксынып карый. Саба гимназиясе коллективы да бу уенга элек-электән зур әһәмият бирә, мәктәпнең югары класс укучылары арасында иң шаяннар һәм тапкырлар сәхнәдә көч сынаша. Укучылар бәйге кысаларында мәктәптәге кызыклы хәлләр турында кинофильмнар, клиплар да төшереп күрсәтәләр. Соңгы елларда "квн"чылар үзләрен Казанда "профессионаллар" арасында да сынап карадылар һәм шактый өметле команда икәнлекләрен күрсәттеләр. Әлбәттә, команда составы ел саен үзгәреп тора, мәктәпне тәмамлап киткән тәҗрибәле уенчыларны яшьрәкләре алыштыра. 8 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге театрда узган республика "ШТК" бәйгесенә (анда барлыгы 16 команда катнашты) көч сынашырга да гимназиянең иң оста уенчылары барды (җитәкчеләре - гимназия психологы Алия Гайфуллина). Әлбәттә, аңа кадәр кызлар-егетләргә, кем әйтмешли, җиде пот тоз ашарга туры килде әле. Сәхнә номерлары уйлап табуда, музыкаль бизәлешне көйләүдә, шаян күренешәр өйрәнүдә командага ярдәмгә гимназиянең элекке уенчылары, хәзер инде КФУ студентлары Алсу Галимуллина һәм Данир Хәбибрахманов ярдәмгә килде. Әйтергә кирәк, сабалылар сәхнәдә чын мәгънәсендә "кемлекләрен" күрсәттеләр, алар чыгыш ясаганда, тамашачылар арасында рәхәтләнеп көлү һәм алкышлау тавышлары тынып тормады диярлек. Сабалылар чыгышы тамашачыларга гына түгел, жюри га да бик ошады һәм бердәм тавыш белән аларга Гран-при тапшыру турында бердәм карарга киленде. Хәзер инде команда март уенда узачак ярымфинал ярышларына әзерләнә. Анда да гимназиялеләрнең яхшы уен күрсәтеп, җиңү яулап кайтуларын телибез.

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев