Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Кыямәт көнендә безне нәрсә коткарачак?

Ничек кенә яшәсәк тә, кайчан да булса кыямәт көне җитәчәк. Барыбыз да җавап тотар өчен Аллаһ Раббыбыз каршына җыелачакбыз.

Күз алдыбызга китерик: без шушы сират күперендә басып торабыз. Алдыбызда - җәннәт, ә аста - җәһәннәм. Сират күперен кичеп чыгуда ярдәм итә торган 5 гамәл бар, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Менә алар. Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән:
«Әл-Кәһф / Мәгарә» сүрәсен уку. «Җомгага каршы кичтә «Әл-Кәһф / Мәгарә» сүрәсен укучы кешене аның белән Кәгъбәтуллаһ арасындагы нур яктыртып торыр» (Әл-Бәйһакый).

Агарган чәчләр. «Агарган чәчләрне йолыкмагыз. Дөреслектә, ул - Кыямәт көнендә яктылык» (Әбү Давыд).

Намаз һәм сәдака. «Намаз – ул нур, сәдака – ул дәлил, ә сабырлык – ул
яктылык». Намаз һәм сәдаканың нуры һәм сабырлык Кыямәт көнендә безнең юлыбызны яктыртып торыр.

Кешеләргә ярдәм итү. «Аллаһы Тәгалә мөселман кардәшенә ярдәм итәргә дип чыккан кешенең аякларын «аяклар тая торган көндә» ныгытыр (Әт-Тәбарани).

«Әд-Доха намазы». «Һәр көнне иртән тәнебездәге буыннар санынча сәдака бирү тиешле. Әмма бу сәдаканы иртән укыла торган нәфел намазы «Әд-Доха» алыштыра» (Имам Әбү Давыд, Мөслим).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев