Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Кыш Бабай да, гармунчы да, футболчы да...

Сәнгать кешеләренә балачактан ук сокланып үстем. Үзем дә элек-электән рәсем ясарга, җырларга һәвәс кеше мин. Әмма сәләтле булуың гына бер эш, аны башкалар алдында ачып бирергә дә кирәк бит.

Ә бу инде иҗади эзләнүне, халык каршында югалып калмас өчен сәнгать дөньясында бөтен җаның-тәнең белән кайнап яшәүне таләп итә. Үзенең 30 ел гомерен мәдәният эшенә багышлаган район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Газинур Габделхаков та, үзе әйтүе буенча , сәхнәдән җан ләззәте, күңел шатлыгы алып яши.

Кеше уңышка ирешә икән, моның 99 проценты - тырышлыгына, бары бер проценты гына сәләтенә бәйле, диләр. Ә Газинурга боларның икесен дә Ходай Тәгалә мулдан биргән. Мәктәптә укыган чорда пионер дружинасы советы рәисе, комсомол секретаре вазыйфаларын башкару белән бергә, сәнгатьсөяр булып та таныла Газинур. Шулай ук кечкенәдән спортны, бигрәк тә чаңгы, хоккей, футболны үз итә. Оста хореограф Фәрит Зәйнетдинов алып барган бию түгәрәгенә йөри, Ибраһим Мөбарәкшин оештырган тынлы оркестрда уйнарга да өлгерә. Рәйсә Имамиева җитәкчелегендәге "Халык хоры" һәм егетләр ансамбленең дә алыштыргысыз солисты була әле ул. Шулай итеп, балачакта спортчы булам дип хыялланган егет 10 классны тәмамлагач, сәнгать юнәлеше буенча китә һәм Казан дәүләт мәдәният институтында укып, методист белгечлеге ала. Инде менә 30 ел район сәхнәсендә балкый Газинурыбыз. Биюче, гармунчылар ансамбле солисты, театр артисты һәм "Нәүрүз" халык фольклор ансамбленең даими катнашучысы да ул. Газинурны районыбызның төп Кыш Бабае буларак та беләбез. Гомер юлдашы - Мәдинәсе дә инде 27 ел район мәдәният йортында хезмәт куя: "Ләйсән" агитбригадасына һәм "Балкыш" халык театры коллективына җитәкчелек итә. "Сез гаиләгез белән сәхнә кешеләре. Барыгызның бер казанда кайнап яшәве уңайсыз түгелме?" - дип кызыксынам Габделхаковлардан.

-Кайбер сәхнә кешеләре, дөрестән дә, гаиләдәге аңлашылмаучанлыклардан зарланалар,-ди Газинур.- Ә без, Аллага шөкер, аңлашып, бер-беребезне хуплап, үзара ярдәмләшеп яшибез. Бездә көндәшлек дигән нәрсә юк. Сәнгать белгече гел үсештә булырга тиеш бит ул. Мәдинәм минем өчен гаиләмдә дә, эшемдә дә зур терәк булырдай кеше.

Габделхаковларның балалары да үзләре кебек сәнгать юлын сайлаганнар. Уллары Айнур Алабуга культура-агарту училищесын, читтән торып Казан дәүләт гуманитар педагогика университетын тәмамлаган, 5 ел Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамблендә канат чыныктырган. Күптән түгел район мәдәният йорты директоры буларак бик җаваплы эш йөкләделәр үзенә. Кызлары Миләүшә балалар сәнгать мәктәбенең бию түгәрәген тәмамлап, яраткан эше белән шөгыльләнә. Кече кызлары Энҗе (VII сыйныфта белем ала) балалар сәнгать мәктәбенең бию түгәрәген тәмамлап, скрипка бүлегендә укый.

Әйе, кемдер өчен сәхнә танылып акча эшләү чыганагы булса, Газинурга ул - киңкырлы иҗат мәйданы. Сәнгать эшенә бик җаваплы карый ул, яраткан тамашачысына һәр чыгышы белән күңел җылысын да бүләк итә.

-Теләк булса, бу тормышта барысына да өлгерергә була, дөнья шундый матур, шундый киң,-ди Газинур,- Һәркемнең дә тормышында якты хыялы булсын һәм аны чынга ашырып яшәү өчен бөтен тырышлыгын куйсын иде. Яңадан үткәнгә әйләнеп кайту мөмкинлеге булса да, сайлаган һөнәремә хыянәт итмәс, сәнгатьтән аерылмас идем мин. Сәхнә яшәвемнең нигезе,-ди ул.

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев