Нәҗип Җиһанов — татар классик музыкасы тарихын үзгәрткән шәхес
Нәҗип Җиһанов (1911-1988) – атаклы татар композиторы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Наҗип җиһанов 1911 елның 15 нче гыйнварында, Җаек шәһәрендә туа. Бик яшьли ятим кала, шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары Уральск балалар йортында уза.
Ул бик кечкенәдән үк үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә.
1927 елда ул Казанга килә, Татар сәнгать техникумында белем ала. 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, кире Казанга кайта. 1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлый. Шагыйрь аңа үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язарга сорый. Композитор бу опера өчен Сталин премиясенә лаек була. Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы салынганнан соң, Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән «Шагыйрь» исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов «Шагыйрь» операсы нигезендә «Җәлил» операсын яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала. Композитор Казанда консерватория ачу өчен күп көч куя.
Нәҗип Җиһанов музыкасы милли рухлы, татар моңы белән тулы. Аның көйләрендә кабатланмас стиль, яңарыш, эмоцияләр, җиңеллек бар.
Танылган әсәрләре:
— Опералар: «Качкын», «Алтынчәч», «Шагыйрь», «Илдар, «Намус», «Җәлил» һ.б.
— Балетлар: «Фатыйх», «Зөһрә», «Ике легенда» һ.б.
— Оркестр өчен: 15 симфония, Симфоник поэма «Кырлай», татар халык көйләренә Сюита, Симфоник новеллалар һ.б.
— Фортепиано өчен әсәрләр, шулай ук «Балалар өчен фортепиано әсәрләре альбомы», «Фортепиано өчен биш әсәр» җыентыклары.
— Җырлар, романслар, халык җырларын эшкәртү — барысы 100дән артык әсәр.
Нәҗип Җиһанов 1988 елда Уфа шәһәрендә вафат була. Казан дәүләт консерваториясе аның исемен йөртә. Казанда ул яшәгән фатирны мемориаль музей йорты итеп ясадылар. 1997 елда галәмдә бер кечкенә планетага композиторның исеме бирелә.
Фото: http://kitaphane.tatarstan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев