Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Рәхмәтемне кабул итегез

Шушы көннәрдә редакция­безгә безнең яклардан ике йөзләп гаилә күченеп, Оренбург өлкәсенең Сакмар елгасы буена Татар Каргалысы авылына (халык телендә -Сәгыйть бистәсе, русчасы Сеитова посад) нигез салган һәм үзеннән соң якты эз калдырган Байлар Сабасы тумасы Сәгыйть Хаялинның нә­сел агачын дәвам итүче Равил Рәхмәтулла улыннан хат килеп төште. Анда мондый юллар...

Шушы көннәрдә редакция­безгә безнең яклардан ике йөзләп гаилә күченеп, Оренбург өлкәсенең Сакмар елгасы буена Татар Каргалысы авылына (халык телендә -Сәгыйть бистәсе, русчасы Сеитова посад) нигез салган һәм үзеннән соң якты эз калдырган Байлар Сабасы тумасы Сәгыйть Хаялинның нә­сел агачын дәвам итүче Равил Рәхмәтулла улыннан хат килеп төште. Анда мондый юллар бар:

"Миңа, Равил Хаялинга, күптән түгел бабаларыбызның кендек каны тамган Байлар Сабасын (элекке исеме - Мәмәт Бушлыгы) күрергә насыйп булды. Бик тетрәнеп кайттым бу сәфәрдән. Әремнәргә кадәр иснәдем, үзем белән Саба туфрагын алып киттем. Минем бу сәфәрем турында "Саба таңнары" газетасында (баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов) матур гына язма да бирелгән икән соңыннан.

Мин - Хаялиннарның унынчы буыны. Сәгыйть бабайның бишенче малае Хәсәннең (1748 елгы халык санын алу исемлегендә аңа -3,5, Сәгыйть бабайга 52 яшь дип бирелә) нәселен дәвам итүче булам.

Мин Татар Каргалысы авыл җирлеге башлыгы итеп 2010 елның декабрендә сайланган идем. Совет чорында безнең туганнардан җитәкче урыннарда эшләүче булмады. Чөнки без бер фиркага да кермәдек, кыйблабызны үзгәртмәдек, динебездән аерылмадык.

Хәзер безнең берәмлеккә Татар Каргалысы һәм казак­лардан гына торган Майорское авыллары керә. Каргалыда 3700ләп кеше яши. Революциягә кадәр авылыбызда 13000 кеше яшәвен, унбер мәчетебез, гомумән, Ислам дине үзәге булуын да искәртергә кирәк. Монда данлыклы сәүдәгәрләр, тумышлары­ бе­лән сезнең һәм безнең Кибәхуҗа якларыннан булган Хөсәеновлар терлек чалу һәм эшкәртү ширкәтләре тоткан, бөтен тирә-якның мал-туары шуларга китерелгән. 1889 елда бертуган Хөсәеновлар мәдрәсә ("Хөсәения" исеме белән билгеле ул) ача. Тау ташыннан эшләнгән өч катлы бу бина хәзер дә Оренбург шәһәрендә меценат Хөсәеновларга тарихи һәйкәл булып тора.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Равил Хаялин,

Оренбург өлкәсе Сакмар районының

Татар каргалысы авыл Советы

муниципаль берәмлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев