Шамил Зиннур улы Зиннуровның вафатына да 13 ел... [истәлекләр, фото, видео]
2010 елның 19 гыйнвары АНЫ бездән мәңгелеккә алып китте…
Тик шулай да язмагандыр миңа
Бөтен килеш кенә йөрергә:
Йөрәгемне алып китим дисәм,
Ярты җаным кала биредә...
Харрас Әюп.
Зәмһәрир гыйнварның чалт аяз иртәсендә, сәгать телләре сигезгә якынлашкан минутларда коточкыч хәбәр ирештерделәр: Шамил Зиннурович кабинетында вафат булган... һич уйламаганда килеп туган әлеге кайгы бик күпләрнең күңелләрен тетрәндерде, зиһенен чуалтты, бер мәлгә телсез-сүзсез калдырды. Көтелмәгән бу хәлгә беркемнең дә ышанасы килмәде. Вафатына шактый вакыт үтсә дә, күңел аны яратып фәкать өч сүзне тәкрарлый: кешелекле, затлы идең. ...
Район мәгариф бүлеге урнашкан Мәктәп урамындагы бинага без килеп җиткәндә, Шамилнең гәүдәсе эш бүлмәсендә иде әле. Инфаркт булган, диделәр. Әйе, йөрәк өчен бик авыр заманда яшибез шул. Кызганычка каршы, гаять катлаулы кискен борылышлар чоры туры килде безнең буынга... Хәбәрнең яхшысы да, начары да тиз тарала. Сәгате-минуты белән Шамил Зиннур улының хезмәттәшләре, дуслары, туганнары эш урынына җыйнала башлады. Җәмәгате Зөлфия күптән биредә, татар дөньясына билгеле булган улы Зөлфәт Казаннан ук кайтып җитте. Хатын-кызлар елаша, ир-атларның да күзләрендә яшь, тамакларында төен. Менә мәрхүмнең кабинет ишеге киң итеп ачылды. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Иртән эшкә килгәч, салып куйган туны белән бүреген алып чыктылар башта. Аннары үзен... Шулай итеп, Шамилебезне 19 гыйнвар көнне мәгариф бүлегеннән озатып калдык. Бу югалту сабалыларның гына түгел, аны белгән Татарстан зыялыларының да уртак кайгысына әйләнде. Әлеге хәлнең дөреслеген кабат сорап, көн буе телефоннар чылтырады, газеталар хушлашу сүзләре басты.
...Үзеннән һәрвакыт нур-яктылык сирпеп торган тынгысыз җанны икенче көнне мәңгелеккә озатырга килүчеләрнең һәм кайтучыларның тасвирлап бетерә торган түгел. Халык һәм җиңел машиналар ташкыны урамнарга сыймый. Кыскасы, Саба җире кара кайгыда. Матәм мәрасимен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев ачып, сүзне ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, районыбыз хакимияте башлыгы Рәис Миннеханов, Кукмара районы мәгариф бүлеге начальнигы Роберт Мансуров, күренекле галимнәр Васил Гайфуллин, Хатыйп Миңнегулов, "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Фоат Гайсин кебек дәрәҗәле шәхесләргә бирде. Алар үзләренең саубуллашу сүзләрендә Шамил Зиннуровның гаҗәеп күркәм сыйфатларына тукталдылар, ул кабызган мәгариф учагының киләчәк яшь буынны озак еллар җылытачагына, үзенең итагатьле, кешелекле, ярдәмчел булуына кат-кат басым ясадылар, исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Әйе, район мәгариф бүлеген егерме елдан артык җитәкләгән Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Шамил Зиннур улының абруе югары иде. Шулай булмаса, аны мәңгелеккә озатырга Татарстанның элеккеге мәгариф министрлары - Васил ага Гайфуллин, Фарис Харисов, Рәис Шәйхелисламов өчәүләшеп килмәсләр иде. Фарис Фәхразый улының Мәскәүдән үк махсус кайтуын искәртү дә кирәктер. Хушлашучылар арасында кемнәр генә юк: академиклар, фән докторлары, язучылар, журналистлар, әдәбият-сәнгать әһелләре... Бу соңгы минутларда аларның барысының да күзләре Шамилебезнең табутына текәлеп, башлары түбән иелде. Менә мәрхүмнең җәсәден микроавтобуска куйдылар. Халык ташкыны арасында җәмәгате Зөлфиянең агарынган йөзе чалынып китте, яраткан кызы Алиянең, якын туганнарының тыела алмыйча, сулкылдап-сулкылдап елаулары бәгырьләрне телгәләде... Матәм колоннасы Шамилнең туган ягына таба юл алды. Бәхил бул, дус кеше, кыска гомереңнең күп өлеше үткән, балалар үстергән, тәүге оныгың Эмильне чын күңелеңнән сөяргә өлгергән борынгы җиргә - Байлар Сабасына рәнҗеп китмә! Әнә мәетне озатучы машиналар сиңа бик тә якын булган Сатыш авылына керде. Бу төбәктә шәм ролен үтәгән мәдрәсә бинасы янына якынлашабыз. Биредә күренекле шәхесләр: 1921-1924 елларда ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе вазифасын башкарып, бик күп татарстанлыларны ачлык үлеменнән алып калган дәүләт эшлеклесе Рәүф Сабиров, әдипләр Мөхәммәт Гали, Газиз Укмасый, чын мәгънәсендәге халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла хәзрәт белем алганын горурланып еш сөйли идең. Ни кызганыч, кызыл кирпечтән салынган әлеге изге йорт үзең исән вакытта ишекләрен музей буларак ача алмады. Шулай итеп, уртак хыялыбыз тормышка ашмый калды… Әнә үзең V-VIII сыйныфларда укыган Сатыш мәктәбе ишегалдына Сине озатып калу өчен укытучылар һәм балалар чыгып, гаскәр кеби тезелгәннәр. Санаулы чакрымнар артта калып бара. Бигәнәйгә таба борылдык. Син, Шамил, бу юлны җәяүләп тә, велосипедта, ат, трактор һәм инде машина белән ничә тапкыр узгансыңдыр, анысын Ходай үзе генә белә. Хәзер инде, нишләмәк кирәк, ахыргы мәртәбә үтәсең, соңгы юл диюләре шушы буладыр инде... Менә Аккүл-Бигәнәйнең үзәк урамыннан чыгып, туган авылың Казанчы Бигәнәйгә килеп җиттек. Кендек каның тамган газиз нигезеңә дә тукталыш ясалып, синең рухыңа изге догалар ирештерелде. Алдыбызда - авылыгызның мәңгелек йорты. Нәсел-нәсәбегезне үз куенына алган Казанчы Бигәнәй зиратындагы меңьяшәрлек агачларның карлы ябалдашлары башын иеп каршы алды Шамил Зиннур улын. Женаза намазы укылганнан соң, 55 яшьлек мәрхүмнең җәсәде 99 яшен тутырып вафат булган әтисенең аяк очына казылган кабергә Ислам диненең барлык кануннарына туры китереп иңдерелде. "Хуш иттек, Шамил туган! Яткан җирең мамык булсын, ә рухың һәрвакыт безнең белән йөрер, әмма барыбер синең вафатыңа ышанасы килми, юк үлмәдең, Син,"- дия-дия туфрак салдык. ...Бу моңсу язмамны шушы урында төгәлләргә дә уйлаган идем. Әмма шул мизгелдә зәңгәр экранда 49 яшендә үкенечле итеп бакыйлыкка күчкән халкыбызның сөекле җырчысы Хәйдәр Бигичев пәйда булды. Исән вакытта яздырып алынган концертын кабатлап бирәләр икән. "Кунак булдың бу дөньяда бик аз",- дип моңлы итеп сузып җибәрүе Шамилгә багышланган кебек яңгырады. Әйе, болай яшьли китәргә тиеш түгел иде Шамилебез. Язмыш дигәннәре геннарга да карамый икән шул. Аның әнисе Һаҗәр апа да озын гомерле булды. Сугышта әсирлек газапларын кичергән Мөхәммәтзиннур ага, әйткәнемчә, 100 яшен тутырырга берничә ай калгач кына өзелеп китте. Без аларга 2004 елда, дөресрәге, Шамилнең 50 яшьлек юбилее алдыннан сугылган идек. Башта өлкәннәрдән тормыш хатирәләрен сөйләттек. Мөхәммәтзиннур ага авылларының данлыклы Ишан хәзрәт турында истәлекләрен дә яңартты. Вәлиәхмәт хәзрәтнең табиб буларак та бик күпләргә ярдәм итүен искә алды. Хәтта бөек шагыйребез Габдулла Тукай да үзенең "Куркыныч эш" дип исемләнгән мәкаләсендә: "Авыруларны Бигәнәйле хәзрәткә алып киттеләр. Аларга хәерле шифалар бирсен!" дип язган бит. Бераздан без Казанчы Бигәнәй белән танышырга кузгалдык. Хәзрәт бакчасында, Хәзрәт күлендә, Ишаннар каберлегендә булдык. Кайтышлый Сатыш мәктәбенә сугылып, мәдрәсә бинасын карадык. Шушы сәяхәттән соң туган тарихи язмалар республика матбугатында дөнья күрделәр, китапларга керделәр. Әйе, Шамил Зиннуров чын мәгънәсендә мәгариф өчен туган кеше иде. Ул сайлаган һөнәренә соңгы сулышына кадәр тугры калып гомерен яраткан эшенә - балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлады. Хезмәт сөючәнлеге, игътибарлы, ярдәмчел булуы өчен хөрмәт ителде. Районыбыз җитәкчеләренең уртак тырышлыгы белән бик күп яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде, булганнары яңартылды, бер түбә астына кертелде. Укыту-матди база да ныгытылды, Интернет челтәре киңәйде, яңа инновацион программаларны тормышка ашыру өчен нәтиҗәле эш җәелдерелде. Югары уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә булды мәгариф бүлеге җитәкчесе. Мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаучылар үзләренең белемле булуларын даими раслап, укуларын дәвам иттеләр. Районыбызда нинди генә фәнни-гамәли конференцияләр, ачык дәресләр, тематик укулар, бәйгеләр, конкурслар оештырылмады. Шамил Зиннур улы тәрбия-белем, әдәп-әхлак мәсьәләләрен фән, әдәбият, сәнгать кануннарын нигезендә яшь буынга үтемле итеп сеңдереп булганын ихлас күңеленнән аңлап, очрашуларга бик күп күренекле шәхесләрне чакырды. Бу фикеремне дәлилләү өчен конкрет мисаллар да китерә алам. Мәсәлән, 1990 елда ук яраткан язучыларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев белән Мәгъсум Хуҗинны алып кайткан иде. Аннары олуг шагыйрьләр Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Җәүдәт Сөләйманов, Резеда Вәлиева, язучылар Туфан Миңнуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рашат Низамиев, Нәбирә Гыйматдинова, КамтЛл Кәримов, Рәдиф Сәгъди, галимнәр Азат Әхмэдуллин, Васил Гайфуллин, Хатыйп Миңнегулов, Флорид Әгъзамов, Әнвәр Хәйри, Фаяз Хуҗин, Рифат Свөригин, Әлфәт Закирҗанов, Фирая Әхмәдуллина, Валериан Габделхаков, Васил Гарифуллин һәм башкалар укучыларның көтеп алган кунаклары булды. Сабага ике тапкыр килгән Фәнис абый Яруллинны Шамил Зиннур улының үзе күтәреп йөрүе дә аның кече күңелле булуы турында сөйли. Шамил үзе хөрмәт иткән кешегә гомер буе тугрылыклы калды. Без аның белән шул ук Мөхәммәт абый янында элек тә, гомеренең иң авыр чакларында - соңгы сәгатьләрендә дә булдык. Халкыбызның бәгырь язучысы яман чирдән 65 яшендә өзелгәч, кара хәсрәткә чумды Шамил. Баксаң, үзенә остазына караганда да ун елга кыскарак гомер бирелгән булган икән. Нечкә күңелле дә, русча әйтсәк, эмоциональ кеше иде ул. Мөхәммәт абый үлгән шул 1995 елның август киңәшмәсе докладына әдип турында бик җылы итеп саубуллашу сүзе керткән булган икән. Әмма тетрәндергеч текстны укып бетерә алмады ул, күңеле тулды. Шуннан соң мөнбәрдән сәхнә кырыена чыгып, бераз тынычланып керергә мәҗбүр булды. Залдагы мөгаллим-мөгалиммәләр хуҗаларын дөрес итеп аңлап, сабыр гына көтеп утыра бирделәр. Аның бу самимилеген кемнәрдер дөрес тә аңлап бетермәс, ышанмас та, әмма монда бернинди дә арттыру юк, ничек оулган шулай яздым. Шамил алга таба да Мөхәммәт абыйның гаиләсен онытмады, бәйрәмнәрдә искә алды. Улы Искәндәр, кызы Гәүһәрия, җәмәгате Лилия апаны алып килеп, берсеннән-берсе истәлекле әдәби-музыкаль кичәләр оештырды. Бу җәйгә дә әдипнең туганнан туган энесе Рөстәм Мәһдиев белән бабасы һәм абыйсы эзләре буйлап Сатыш, Мичән, Керәнне якларына сәфәр кылырга ниятләгән идек... Мичән дигәннән, көзге матур бер көндә Шамил кесә телефоныннан чыгып, болай диде: "Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рим Абдуллович чирләп киткән икән. Бергәләп барып, хәлен белеп кайтыйк әле." Бардык Мичәнгә. Дөрестән дә, Рим ага кәефсез иде. Ихлас күңеленнән, шәхси яктан якын килә-килә төшенкелеккә бирелмәскә үгетләде мәгариф ветеранын. Аны тыңлап, чын мәгънәсендә мөгаллимнәр мөгаллиме булуына кабат сокланып утырдым. Баксаң, бу чакта фәрештәләр аның үзенә бирелгән соңгы айларны санаганнар икән... Авыруларның хәлен белергә вакытын кызганмады, өлкәннәрне, юбилярны котларга да җитеште ул. Шәмәрдәндәге ветеран укытучы Миндель Вәлиуллинның авыр хәлдә икәнен ишеткәч, Шамил Зиннурович белән элемтәгә кердем. Унбиш минуттан юлга да кузгалдык. Әллә безне генә көтеп яткан булган инде Миндель дустыбыз? Хәле бик авыр де аның. Берничә сәгать үткәч, улы Дилүс әтисенең өзелүе турында хәбәр итте... Безнең соңгы очрашуыбыз да изге гамәл кылып төгәлләнде. Саба хастаханәсендә дәваланучы элекке хезмәттәшебез Револь ага Раков янына төштек. Иркенләп сөйләшеп утырдык. Аның чыгар көне дә якынлашкан булган. Төшеп өлгергәнебез өчен куаныштык. Шамил үзе рульдә иде. Китапханә янына кайтып туктагач, саубуллашыр алдыннан, академик остазыбыз Хатыйп ага Миңнегуловның миңа дип биреп җибәргән култамгалы китабын тапшырды. Кем уйлаган шушы очрашу соңгысы булыр дип... Узган елның ноябрь башында әтисе Мөхәммәт-Зиннур Мөхәммәтрәхим улының мәңгелеккә күчкәненә бер ел тулу уңаеннан уздырылачак ашка да дәште ул. Урыным 159 нчы ПМКның элекке начальнигы Тимерхан Батталов белән рәттән туры килде. Янәшәмдәге бигәнәйле Тимерхан Саттар улының да, мул табынлы йорт хуҗасы Шамилнең дә өч ай эчендә бер-бер артлы гүр иясе булырлар, дип башка килүе дә мөмкин түгел иде ул вакытта. Үзенә карата кылынган яхшылыкны мәңге онытмады Шамил. Мәсәлән, атаклы урманчы Нургали Миннехан улының эшләгән изгелеген истә тотып, ел саен, мәрхүмнең вафат булган конендә Айнур хәзрәтне каберенә алып барып, догалар укытты. Ул бу саваплы гамәлен беркемгә дә сиздермәде, бездән дә кешегә сөйләмәвебезне үтенде. Яшьлек мәхәббәте Зөлфиясе белән бер тән, бер җан булып гомер кичерде алар. Җәмәгате дә күңеле белән чын педагогка әйләнеп беткән иде инде. Шулай булмаса, һәр елны диярлек Зөлфия укытучыларның август киңәшмәсенә килеп, залның арткы рәтендә Шамиле өчен ут йотып, борчылып утырмас иде. Тормышка гашыйк Шамил Зиннур улының барлык эшләре дә ал да, гөл генә иде дисәк, дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәс иде, әлбәттә. Керфекләрен күтәрә алмаслык авыр көннәре де булды аның. Чөнки ул бик тә четерекле, җаваплы һәм зур тармакны җитәкләде. Ясле- бакча балалары, мәктәп укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр, ата-аналар,авыл җирлекләрендәге,райондагы, республикадагы җитәкчелләр... Боларның барысы белән дә уртак тел табарга, катлаулы проблемалар килеп туганда, сабырлык белән чишә белергә кирәк иде аңа. Әмма... йөрәгебезнең түземлеге чикле шул... Югарыда язылганнардан күренгәнчә, бу юлларның авторы озак еллар Шамил Зиннурович белән тыгыз хезмәттәшлектә булды, районда үткән бик күп чараларның үзәгендә бергәләп кайнарга туры килде. Элемтә эштән киткәч тә өзелмәде. Гадәттә, кәнәфиеңне бушаткач, кайбер дуслар ераклаша, салкыная бара. Шамил киресенчә, үзе үткәрә торган чараларга - август һәм гыйнвар конференцияләренә, укытучылар бәйгеләренә, һөнәри бәйрәмнәргә, уку алдынгыларының Яңа ел кичәләренә чакырып торды. Явлаштаудагы "Кояшкай" лагеренда ял итүче сәләтле балалар белән кат-кат очраштырды, шулай миһербанлы булганы өчен мәңге рәхмәтлемен аңа. Фикерләребез уртак, серләребез килешә иде шул. Бигрәк тә үкенечле булды вакытсыз китүең, Шамил! Гомер буе юксындырырсың инде... Ходай кушып, җир астыннан юллар булса, очрашырбыз һәм иркенләп сөйләшербез әле. Ә хәзергә, шагыйрь әйтмешли, сызла, күңлем, сызла, күңлем, сызла бертуктамыйча!
Тәлгат Нәҗмиев.
************************
Үзе гали, үзе гади иде...
Кеше исәннәр күңелендә күпме сакланса, ул шуның кадәр гомерле була.
Күңелләргә яктылык, матурлык, аклык һәм сафлык өстәп, гомернең тагын бер елы узып китте. 2010 нчы ел - Укытучы елы буларак үтте.
Әмма күтәренке күңел, зур өмет, ышаныч белән башланып киткән елны, көтмәгәндә кайгы сөреме каплады. Гыйнвар аенда хөрмәтле зыялыбыз, "Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", акыллы, кешелекле, кече күңелле шәхес - Зиннуров Шамил Зиннур улы безнең арадан көтмәгәндә китеп барды.
Шамил Зиннуровичның җырга тиң гомер юлының, тормышының кыл уртасында өзелүе - бик кызганыч. Кеше тормыш мәйданында көрәшә. Кайберәүләр генә үзләренә бүләк ителгән гомернең тәмен, ләззәтен тоеп озак яшиләр. Андый бәхетле җан ияләре кайсыбызны гына сокландырмый икән?! Әмма дөньялыкта кешеләрне мәхәббәт һәм нәфрәт, бәхет янәшәсендә хәсрәт сагалап тора. Гомер агышлары, яшәү яме, тормыш матурлыгы белән гомерләрнең үткәне сизелми дә кала. Шуңа күрә, тормыш итүне "күз ачып йомган ара" дип юкка гына әйтмиләр.
Шамил Зиннурович тырыш хезмәте, кешеләрнең хезмәтен күрә белүе, үзе гали, үзе гади булуы нәтиҗәсендә алдынгы, тотрыклы, иҗади, һәр эшне җиренә җиткереп башкара алучы коллектив туплады.
Ул - остазларның остазы, тирән белемле, киң эрудицияле педагог иде. Үз эшенә мәхәббәт тәрбияләү өстендә вакыт белән исәпләшмичә эшли. Республикадан килгән олпат язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре белән, газета - журнал хезмәткәрләре белән очрашулар - Сатыш һәм Тимершык мәктәпләре коллективына йөкләнде. Ул аларның һәрберсендә катнашты, иҗади фикерләрен җиткерде, әдәби әсәрләрнең бик күбесе белән таныш иде, аерым өзекләрен, шигырьләрен яттан сөйләп бирә алды. Сөйләм куәсе иҗади бай, әдәби, тыңлавы рәхәт иде аны. Һәрчак алып баручыларга олы рәхмәтен чын йөрәге аша җиткереп, күңел юатырлык сүзләрен табып, алга таба эшләргә, яшәргә өмет, ышаныч уятып, иманлы, нурлы йөзе, эчкерсез елмаюы белән күңелгә рәхәтлек өсти иде.
Ул очрашуларны кабат - кабат күңелдән үткәрәм, алар түбәндәгеләр:
1. Мөхәммәт Мәһдиев
2. Мөхәммәт Мәһдиевның хатыны Лилия, улы Искәндәр, кызы Гәүһәр
3. Фәнис Яруллин, тормыш иптәше Нурсөя ханым
4. Шәүкәт Биктимеров
5. Туфан Миңнуллин һәм сәхнә йолдызлары
6. Резеда Вәлиева
7. Азат Әхмәдуллин
8. "Казан утлары" журналы
9. "Сабантуй" газетасы
10."Ялкын" журналы
11."Сөембикә" журналы
12.Рәдиф Сәгъди
13.Мөсәгыйть Хабибуллин
14.Йолдыз Шарапова
15.Нәбирә Гыйматдинова
16.Шәүкәт Галиев
17.Илдар Юзеев
18.Роберт Миңнуллин
19.Хатыйп Миннегулов
20.Васил Гарифуллин
21.Тәлгать Нәҗмиев
22.Гөлзада Бәйрәмова
23.Алмаз Хамзин
24."Татарстан яшьләре" газетасы
25."Безнең гәҗит" газетасы
Хәтере искиткеч яхшы, һәр эш - гамәленең ваклыкларын онытмый, эшне зур итеп бәяли. Ул әйткән фикерләр төпле киңәшләрдән соң, кабат көч, энергия алып эшлисе дә эшлисе килә иде...
Шамил Зиннурович - һәркем күңеленә ачкыч таба белүче, 56 яшендә дә кайбер яшьләргә биргесез җитез, һич боекмас, мөлаем шәхес иде. Сәхнәдә оста артист, җырчы, биюче. Дәресләргә, тәрбия сәгатьләренә анализ биргәндә, искиткеч тәҗрибәле укытучы, шигъри күңелле шәхес, ә гаиләдә ике бала әтисе, яраткан оныгының дәү әтисе, сөйкемле, мәрхәмәтле, кешелекле, тормыш иптәше иде.
Аның гомере атылган йолдыз кебек.
Үзе гали, үзе гади... Кешенең иреккә, мәхәббәткә һәм үлемгә генә хакы бар. Бер тамчы чык бөртегендә кояш чагылган шикелле, бер кеше язмышында ил, Ватан, миллионнар язмышы чагылырга мөмкин.
Бәгырьләрне телеп хәбәр килде:
Бер моңлы кыл кинәт өзелгән.
Күз яшьләре дәрья булып акты,
Олы һәм кеченең күзеннән.
Өзелер шул,
Нечкә иде ул кыл -
Болай да бит күпме түзелгән...
(Дөнья пычрак)
Укытучы күңеле ап - ак
Кагыласы калган саграк.
"...Кайбер кешеләр, дөньядан киткәндә, үзләре белән бөтен бер халәт - яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала..." - дигән Мөхәммәт Мәһдиев. Бу юлларны укыгач, күңелгә остазыбыз килә.
Якын кешеңне югалтсаң, гадәттә, күңелне ниндидер үкенү хисе били: нәрсәнедер әйтмичә калган, эшләнмичә калган эшләр бергәләп эшләнмәгән... Шамил Зиннуровичны искә алганда, күңел түрендә һәрвакыт үкенечле бер фикер уяна.
Фанилыктан бакыйлыкка ашкан,
Эзләрендә йолдыз кабына.
Ул дөньяга мәңгелеккә кайтты,
Китү белән аннан мәңгегә.
Кайтмавыңны инде белсәк тә,
Күңелебездә һаман көтәбез.
Үткәндәге бергә чакларны
Йөрәгебездә һаман йөртәбез.
Сине сагынып гомер итәбез...
Мин хушлашмыйм саубуллашам,
Җыр булып яшәрсең күңелдә,
Басып синең каберең каршына,
Күздән сагыну яше түгелә.
Урының оҗмахта булсын! Тыныч йокла, Шамил Зиннурович!
Нуруллина Зәмфирә Фәнәви кызы
Тимершык урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
гыйнвар, 2011 ел.
**************
Остазыбыз - озак еллар Саба районы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән
Зиннуров Шамиль Зиннур улы турында истәлекләр
Табигатьтә ап-ак карлы, саф һавалы кыш хөкем сөрә. Мин яңа гына явып үткән кар өстеннән атлыйм. Табигатьнең сафлыгы күңелгә дә үтеп керә шикелле. Күңелдә уйлар, матур истәлекләр... Истәлекләр... истәлекләр...
Шамил Зиннурович тормыш баскычы буенча күтәрелгәндә үткәнгә дә карый, киләчәккә дә күз сала белде. Ул үзенең гамәлләре һәм ниятләре белән безнең күңелләргә нур өстәде, олыларны кадерләргә, кечкенәләрне яратырга өйрәтте. Башкаларны бәхетле итәргә омтылучы, хезмәтләрен күреп бәяләүче, үзе турында, үзенең ихтыяҗлары турында онытырга сәләтле кеше иде ул. Аның күңеле матур, нечкә йөрәге олы иде. Намуслы, иманлы, күңел чисталыгы, сабырлыгы булган Шамил Зиннуровичның безнең арадан китеп баруына да ике ел тулды.
Ваемсыз, беркем турында да кайгыртмый торган кешеләр дә, тормыштагы яман һәм вак әйберләр дә, бик тиз онытыла. Ә игътибарлы һәм акыллы кешеләр мәңге хәтердә сакланалар. Аларның әйткән сүзләрен дә, эшләрен дә, төс-битләрен дә, ә хәтта матур итеп елмаюларын да һәркем сагынып искә ала.
Кеше китә-эзе кала, диләр.
Эз калдырдың син дә җиһанда.
Җан җылыңны бирдең кешеләргә,
Изгелекләр булды уеңда...
Шамил Зиннурович турында дуслары, туганнары, хезмәттәшләре язган язмалар, истәлекләр, Сатыш урта мәктәбендә Шамил Зиннуровичка багышлап ачылган музей, шигырьләр, җырлар, фотолар-барысы да шул турыда сөйлиләр. Музей җитәкчесе Гүзәлия Мөхәммәтхановнага олы рәхмәтләр әйтеп, эшендә иҗадилык, тормышында уңышлар, киләчәктә балаларының игелеген күреп яшәвен телибез. Сатыш урта мәктәбенә Шамил Зиннурович исеме бирелүе дә - һәркемне куандырды.
Истәлекләр...Истәлекләр...
1. 2000 нче ел. Мәктәп директорлары катнашында үтә торган район күләмендә семинарның чираттагысы безнең Тимершык урта мәктәбендә үтте. Мин "Шәүкәт Биктимеров-сәхнә йолдызы" дигән темада ачык дәрес бирәм. Анда Зиннуров Шамил Зиннурович та катнаша. Дәреснең һәр өлешен игътибар белән карый, йөзе шат, һәр баланың җавабыннан канәгать. Минем әнием Гөлҗиһан - Шәүкәт Биктимеров белән бер класста укыган, классташ һәм авылдаш, әнием дә дәрестә катнаша. Йомгаклау өлешендә мин әнием каршысына килеп: "Әнием, синең яхшылыкларың алдында мин баш иям!"-дип әниемне кочып алдым, күз яшьләрем (шатлыктан) битем буйлап акты, әни белән рәткә Шамил Зиннурович утыра иде... Ул да хискә бирелеп, безгә карый. Аның күзен дә яшь бөртекләре каплый. Могҗиза! Җитәкченең нечкә күңеленә, хисле булуына мин таң калган идем .
2. Республика олимпиадасына барабыз. Китәсе көнне иртә белән Шамил Зиннуровичның кабинентына кердек. Ул һәр бала белән аерым сөйләште, хәлләрен белеште, уңышлар теләде һәм минем аркамнан сөеп, җиңүебезне теләп озатып калды. Аның кешеләргә карата хөрмәтле, һәр эшкә җаваплы каравына кабат сокландым.
3. 1995 нче ел. Тимершык урта мәктәбенең иҗат отчеты. Анда республикадан килгән мәгариф хезмәткәрләре катнаша. Иҗат отчетының беренче өлеше мәдәният йортында үтте. Шуннан соң, бизәлгән атларга утырган кыш бабай, кар кызы, килгән кунаклар, бәйрәмчә бизәлгән, мәктәпнең залына үттеләр. Шамил Зиннурович һәр эшнең үзәгендә. Эшне оештыра, нәтиҗә ясый, бүләкләр тапшыра, кунакларны хөрмәтли...Һәркем бәйрәм рухында, һәркем эше буенча "шигъри бүләкләр" кабул итә. Ә шигъри юлларны (ул чакта завуч) Рәмзия Заһировна чыгарган иде. Һәр җитәкчегә, һәр мәктәпкә шигъри юллар яңгырады бу матур кышкы иртәдә. Тимершык урта мәктәбенең бер төркем укытучылары-"Чегәннәр төркеме" булып кереп, рәхәтләнеп биетеп, җырлаттылар, тормыш юлларын "юрадылар". Өлкән чегән Шамил Зиннурович янына килде, кулын-кулына алды һәм киләчәген әйтеп бирде. Шамил Зиннурович көлә дә көлә. Ул рәхәтләнеп көлә иде, хәтта көлгәндә күзеннән яшьләр дә чыга иде. Чегән: "Сезгә аяклы байлык килә, ул сезне байлык-муллыкка күмәчәк, өегезгә бәрәкәт алып киләчәк",- диде. Әйе,озак та үтмәде Шамил Зиннуровичлар сыер алдылар. Чегән юраган-юш килде.
4. 1996 нчы ел. Район олимпиадасына җәяү барабыз. Мин һәм 3 кыз (ул вакытта җәяү бару гадәти хәл иде). Районга җиткәнче җәяү бардык, кайбер урыннарны җитешмәбез дип, йөгереп тә үттек. Шамил Зиннурович нәрсә белән килүебезне сорады, җәяү икәнне белде. Олимпиада беткәч, үз машинасы белән кайтарып куйды. Шул елны 3 укучыбыз да призлы урын яуладылар. Шамил Зиннуровичның кешелекле, ярдәмчел булуына мин һәм укучыларым сокланып карадык.
5. Миңа 50 яшь тулды. Мәктәптә укучылар, укытучылар һәм элеккеге укучылар белән портрет кичә үткәрдек. Кичәгә тәбрикләү өчен Шамил Зиннурович килде. Йөрәк формасындагы савытка салып, табак-савытлар бүләк итте. Үзенең эчкерсез котлавын җиткерде. Хәзер һәр көн шуннан Шамил Зиннуровичны сагынып чәй эчәбез, безгә килгән һәркем бу бүләк тарихын белә. Аның катнашында үткән район һәм мәктәптә очрашуларның һәрберсе - олы тәрбия чарасы буларак истә калды.
Шамил Зиннурович һәр язучы, шагыйрь, драматург белән таныш, хәтта күбесенең әсәрләрен, шигырьләрен яттан белә, һәрчак яңа чыккан китаплар белән кызыксына, һәр очрашу барышында чыгыш ясый, аның һәркемгә үзенчәлекле чыгышы әзер иде. Тирә-юньдәге һәр кешене сокландырырлык тагын бер күркәм сыйфаты бар иде Шамил Зиннуровичның. Укытучыларны чын күңелдән хөрмәт итә иде ул. Хәтере-искиткеч, исемнәрне генә түгел, туган көннәрне дә яхшы хәтерли иде. Без, укытучылар, аңа сокланып карадык. Чөнки ул күңеле һәм уйлары белән генә түгел, ә тышкы кыяфәте белән дә күзләрне иркәли иде. Ул балкып торган йолдызны хәтерләтүче, бу дөньяга яктылык, нур сибүче, чиста күңелле җитәкче иде. Ә бит ул тормышының ямен күңеле белән дә тоеп яшәде.
6. Фәнис Яруллин һәм Нурсия ханым белән чираттагы очрашу вакыты. Без, укучыларым белән, Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре буенча армиягә китү вакытын сәхнәләштереп күрсәттек. Мәрхүм Фәнис Яруллин : "Нәкъ шулай күрсәттегез,яшьлегемә кире кайтардыгыз",- дип күз яшьләре аша безгә рәхмәт белдерде. Шамил Зиннурович басып: "Аны Тимершыклар гына шулай оста башкара!"-диде. Укучыларым һәм минем өчен шушы җөмлә олы сөенеч иде.
Аның гүр иясе булуы белән мин бер дә килешә алмыйм. Ничек инде Ходай шундый күпкырлы шәхесләрне яшьләй үз янына ала? Ни өчен? Әле бит аңа тормыш иптәше Зөлфия, улы Зөлфәт, кызы Алия гаиләләре һәм оныклары, туганнары белән тормышта шатланып-сөенеп, яшисе дә яшисе иде. Халык телендә һәр нәрсәнең "үз көе" була диләр. Әйберләрнең генә түгел, хәтта кешеләрнең дә үз көе була икән. Табигатьтә урман, тау, дала тынлыгы җанга якын көй дип саналса, кешеләр күңелендә көйләр бер төрле генә булмый, ул кешеләрнең уйларыннан, кичерешләреннән туа.
Шамил Зиннуровичның да "үз көе" бар иде. Аның "көе" безне һәрвакыт белем һәм тәрбия дөньясына алып керде. Күңелебезне тынычландырып, куандырып яшәде. Аның "көе"-тыйнаклык, сөйкемлелек һәм гадилек иде.
Истәлекләр, истәлекләр...Алар үткәннәр өчен сөйләнми, алар бүген һәм киләчәк заманнар өчен сөйләнә. Истәлекләрнең хәтере озын һәм нык.
Бер күргәнне һич онытмады,
Бер белгәнне һич җуймады.
Бүгенге эшне иртәгә диеп,
Бер читкә алып куймады.
Йолдыз булып балкып атылды ул,
Һәм калдырды якты, нурлы эз.
Тыныч йокы бакый дөньялыкта,
Әй,кадерле, хөрмәтле җитәкчебез.
ТИМЕРШЫК УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ
НУРУЛЛИНА ЗӘМФИРӘ ФӘНӘВИЕВНА.
2012 НЧЕ ЕЛ,ЯНВАРЬ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев