Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Сынауларга сынмас Илшат

Тормыш еш кына сау-сәламәт кешенең дә көче җитмәслек, рухы сынарлык киртәләр куя. Ул сынауларны җиңәргә никадәр ихтыяр көче, рухи ныклык кирәклеген үзенең башына төшкәннәр генә аңлый торгандыр.

Бу тормышка бар көченә ябышып, сәламәт кешеләргә дә үрнәк булырлык инвалидлар да янәшәбездә генә.

"Кеше яза, язмыш сыза", ди­гәннәре хактыр. Беркем дә үзенә ниләр язылганын, киләчәктә ни күрәсен белми. Әгәр алда ни көтәсен белсә, кеше ничек кабул итәр иде икән, әйтүе кыен. Төбәк авылында яшәүче Илшат Шәнгәрәев та алда үзен ни көтәчәген белгән булса 2008 елның 18 октябрендә машинасына утырмаган булыр иде... Тик нишләтәсең.... Нәкъ үзе әйткәнчә, шулай алдан ук язып куелган булган, тәгъдиреңә язылганнан берничек тә качып булмый. Армия хезмәтләрен намус белән үтәп кайткан 23 яшьлек егет Казан шәһәренә барышлый машинасы белән борылышта юл читенә төшеп ава. Бу көннәргә инде уйда кайту да куркыныч. Шушы көннән тормыш өчен көрәш башлана. Хәрәкәтсез кул-аякларга җан кертү өчен күпме ихтыяр көче, рухи ныклык кирәклеген Илшат үзе генә белә. "Мин баштарак кашык та тота алмый идем, акрынлап инвалид коляскасына утырырга өйрәндем, бүген үзем ризык тотып ашый алам, сул кулымның гына көче юк, инвалидлар өчен махсуслаштырылган машинада йөрергә өйрәндем", - ди ул.

Мин аның йөзендә язмышка үпкә, зарлану-сыктауның чаткысын да күрмәдем. Ел саен "Боровое Матюшино", Яшел Үзән шәһәренең "Идел" тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланып, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен махсус дәвалану курслары уза. "Организмга шифасы зур, үземдә уңай үзгәрешләрне сизәм", - ди Илшат. - Инструкторлар караваттан коляскага ничек утырасын, аннан киресенчә, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә көндәлек тормыш итү өчен мөһим ысулларны, кыскасы тормышка яраклашырга өйрәтәләр. Үзебезнең халәттәге кешеләр белән аралашып, үзеңә күп яңалык өстисең. Аннан бездән дә авыррак хәлдәге кешеләрне күреп, гыйбрәт аласың".

Илшат берничә ел элек Сабага теннис түгәрәгенә йөреп, әлеге спорт уены күнекмәләренә өйрәнә. Инвалидлар арасында узучы бер генә спорт уенын да калдырмый. "Җиңәм дип бармыйм, әле дә шул дуслар табарга, аралашып, үзеңдә ниндидер көч, ышаныч арта",- ди ул. Быел апрель аенда инвалидларның теннис буенча Татарстан беренчелегендә катнашып, V урын яулау да үз көченә ышанычны тагын да арттырган. Августта Түбән Камада узган бочче (тизлеккә туп тәгәрәтү) ярышлары да, шашка бәйгесе дә аңа спортка тагын да зур этәргеч биргән. "Призлы урыннар яулау өчен даими шөгыльләнү кирәк. Авылыбызның Сабадан 35 чакрым читтә урнашуы бераз кыенлык тудыра. Район үзәгендә мөмкинлекләр зур шул", - ди ул. - Киләчәктә үземә Сабадан берәр шөгыль табасым килә".

Илшатның һәр көне сәла­мәтлек өчен көрәшкә багышланган. Кул-аякларны хәрәкәтсез тотарга ярамый, һәрдаим күнегүләр ясарга кирәк. Ул көн саен гантельләр күтәреп кулларына көч өсти, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланганнар өчен махсус җайланмада шөгыльләнә. "Күнегүләрдән соң кан йөреше яхшыра, аяклар, бил языла, көндәлек режимнан тайпылырга ярамый ", - ди ул. Илшат һич тә тормыштан аерылмаган, машинасына утырып дусларына, туганнарына бара, һәрдаим аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшиләр. Бәйрәмнәрдә дә дуслары янәшәсендә ул. Тормышны сөюе, дуслык кадерен, туганлык хакын белүе аның һәр сүзендә ачык чагыла. Күңел яктылыгы, йөрәгендә игелек-мәрхәмәткә урын күплеге, ихласлылыгы белән дә үзенә җәлеп итә ул.

"Аякта йөреп тә бу тормышта мескен хәлдә яшәүчеләр күп. Тәне сәламәт булып, рухы сау булмаган кешеләр никадәр! Бер телем икмәккә тилмереп яшәүчеләр күпме!"- ди нык ихтыярлы, көчле рухлы Илшат.

Илшат белән аның йөрәгенә, күңеленә ифрат авыр көннәрдә аралаштык. Октябрь ахырында аның «абый» дип өзелеп торган 27 яшьлек энесе кисәк кенә бу гаиләне аяктан егып вафат булган. Гаҗәеп туган җанлы, алтын куллы, үзенең зур терәге булган энесен югалтуына һич ышана алмый. Әниләре Фәния апа да бу авыр хәсрәтне күтәрер көч таба алмыйча, әлегә хастаханәдә дәвалана. "Машинамны да энем алып биргән иде, миңа коляска белән йөрергә уңайлы булсын дип ишек алдына бетон түшәде, үзеннән бигрәк безнең өчен яшәде", - ди Илшат энесе хакында авыр кичерешләргә бирелеп. Аяз көнне яшен суккандай булган әлеге авыр кайгыдан бар яктан җитеш, матур, иркен йортка да моңсулык иңгән.

Авыр сынауларны җиңәргә өйрәнгән Илшатның йөрәге монысына да ничек тә булса көч табар. Чөнки аның янәшәсендә аны ихтирам итүче якын дуслары, туганнары, мәрхәмәтле сеңлесе, "улым" дип өзелеп торучы - әнисе бар. Илшатның һәммә кешегә дә рәхмәте чиксез - авылдашларыма, дусларыма, туганнарыма - барсына да ихлас рәхмәтләремне җиткерсәгез иде дип үтенде ул миннән. Кешегә рәхмәтле була белү дә - изге күңеллеләр халәте. Күңелендә йөрткән уй-ниятләрен чынга ашырырга да аңа Аллаһ үзе көч-куәт, ярдәм-өмет, үз-үзенә ышаныч арттырса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X