Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Таиланд белән хушлашмадым, саубуллаштым гына…

Минем күптәнге хыялым тормышка ашты - Тайланд Корольлегенең Паттайя шәһәрендә ял итәргә насыйп булды. Туристик фирмада бу илгә очышның 10 сәгатькә сузылачагын, сәяхәт дәвамында иң авыры шушы икәнлеген, гаҗәеп илгә аяк басу белән юл талчыгулары әлеге әкияти дөньяда югалачак дип аңлаттылар. Без 2013 елда узган Универсиада хөрмәтенә төзелгән яңа, заманча...


  • Минем күптәнге хыялым тормышка ашты - Тайланд Корольлегенең Паттайя шәһәрендә ял итәргә насыйп булды. Туристик фирмада бу илгә очышның 10 сәгатькә сузылачагын, сәяхәт дәвамында иң авыры шушы икәнлеген, гаҗәеп илгә аяк басу белән юл талчыгулары әлеге әкияти дөньяда югалачак дип аңлаттылар. Без 2013 елда узган Универсиада хөрмәтенә төзелгән яңа, заманча Халыкара Казан аэропортыннан "Боинг-767" маркалы галәмәт зур самолет белән күккә күтәрелдек, бортта барлыгы 320 кеше. Менә ул иң курыккан мизгелләр! Самолетта очканы булганнарга бу тәэсирләрне аңлатып торасы юктыр. Күк корабы һаваны иңли. Кисәк-кисәк әллә нинди маневрлар ясап ала, уч төпләре тирләп чыга. Әйтерсең лә ниндидер сикәлтәле юлдан бара. Бортпроводниклар салонда тәртип саклауны сорап, исерткеч эчемлекләр кулланган кешене Әфганстан өстендә төшереп калдырачакбыз дип шаярттылар. Пакыстан, Әфганстанның тау-ташлары арасында берәүнең дә каласы килмәде, бортта тулы тәртип хөкем сөрде. Салондагы телеэкраннан һава лайнерының хәрәкәт итү юнәлеше, кайсы ил өстеннән очуы ачык күренеп бара. Самолет 10900 метр биеклектән, 960 км/сәг тизлек белән оча. Тәрәзәдән күзәткәндә зәңгәрлегеннән су өсте икәнлеген, масштабы нык кечерәйгән хәлдә таулар челтәре икәнлеген генә чамалап була. Әмма озак итеп карап барырга йөрәк җитми, күңелгә шомлы уйлар керә. Төнге күктә ай да бик якында гына күренә. Төнге 2дә Казаннан күтәрелгән булсак, икенче көнне көндезге 12дә Тайландның башкаласы Бангкок шәһәренең галәмәт зур аэропортына килеп төштек. Самолеттан чыгуга биткә дулкын булып эссе һава килеп бәрелде. Безне март аеның 19-20 градусс суыгы озатып калган булса, монда иң беренче бу эссегә түзә алырбызмы дигән курку да чорнап алды. Гидыбыз иң беренче Тайландның елмаюлар иле икәнлеген, монда кеше бер-беренә елмаю бүләк итеп яши, урамда бервакытта сөмсере коелган яисә төксе чырайлы кешене очрата алмаячаксыз, дип аңлатты. - Проблемаларыгызны Русиядә калдырыгыз, үзегезнең Тайландта икәнлегегезне онытмагыз",- диде ул кат-кат россиялеләрнең "үзенчәлекле" йөзләренә күз ташлап. Гидның сүзләренең хаклыгына без тай милләтеннән булган кешеләр белән аралаша башлауга инандык. Аралашу дигәнебез, шул йөз мимикалары, төрле ишарәләр аша гына булды. Тел белмәүнең беренче каршылыгына без ныклап биредә юлыктык. Инглиз телендә көндәлек кирәк сүзләрне язып алуыбыз да әлләни файда бирмәде. Безнең сорауга инглизчә җавап алынгач, бер-беребезгә карап елмаюдан башка чара калмый. Халкының ихласлыгы, ачык күңеллелеге, туристларга ихтирамлылыгы елмаюлы йөзләрендә ачык чагыла.
    Әлеге илнең экзотик табигате, данлыклы архитектура һәйкәлләре, күккә ашардай биеклектәге Буддо храмнары, төбендәге ташларына кадәр күренеп торучы күгелҗем төсендәге җылы диңгез, тәнне иркәләүче дымлы һавасы, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиләк-җимешләре минем күңелдә мәңге җуелмас тәэсирләр калдырды. Гид сөйләвенчә, тай халкы бүгенге көн белән яши, "иртәге өчен ишәк кайгырсын" - дигән принципны алга сөрәләр. Алдагы көнгә мая туплап, бездәге кебек үзе өчен генә түгел, балалар, оныкларының якты киләчәген кайгырту алар өчен ят күренеш. Бүген акчаң юк икән, һичшиксез иртәгә Ходай бирәчәгенә ышынычлары зур. Юк-бар өчен борчылу, начар эмоцияләрне йөрәккә якын китермәскә тырышалар.
    Илдә изгеләштерелгән хайван булып фил санала. Аңа хәтта пенсия дә түләнә. Билгеле бер яшькә җиткәч, фил хуҗасы алмаган пенсияне алып лаеклы ялга китә.
    Тайланд Корольлеге белән 1946 елдан башлап Король Рама IX идарә итә. Аңа карата тай халкының хөрмәте чиксез зур, ул изге зат санала. Аның туган көнен милли бәйрәм итеп, ил белән зурлап билгеләп үтәләр. Йортларның капкаларында Корольнең сурәте эленгән, урамда чат саен аның портреты, монумент формасындагы сыны урнаштырылган. Тайландта акча берәмлеге "бат"дип атала, аңа да Король рәсеме төшерелгән. Тайлар акчага да зур ихтирам белән карыйлар, аны бөкләү, кадерсезләү - Корольгә ихтирамсызлык санала. Мондый хәл күзәтелсә, еш кына туристларга кисәтү ясыйлар. Корольнең 4 баласы булганлыктан,гаиләләр идеаль гаилә булып саналыр өчен 4 бала тәрбияләргә омтыла.
    Тайландка сәяхәтне яр буенда кызынып яту өчен түгел, шаккатыргыч экскурсияләре өчен сайлыйлардыр дип беләм. Экскурсия программалары гаҗәеп күптөрле һәм бай эчтәлекле: еланнар, крокодиллар фермасы, атаклы Квай елгасына ике көнлек сәяхәт, чын латекстан ясалган мендәр-матрацлар фабрикасы, сыйфаты буенча иң яхшылардан саналган энҗе ювелир фабрикасы, данлыклы "Альказар" тарихи-фольклор һәм бөтен дөньяга билгеле "Тиффани" трансвиститлар шоуын күрәсең киләме - җаның ни тели, шуны сайлый аласың. Бары тик синең теләгең белән кесәңдәге акчаң тәңгәл килергә тиеш.
  • Еланнар фермасына барганда, куркудан кызыксыну хисе көчлерәк булып чыкты. Монда яшәүче кобра, король кобрасы, кара елан, диңгез еланнары һ.б. туристларга шулкадәр ияләнгәннәр, безне йокымсыраган килеш сыңар күзләре белән генә күзәттеләр. Гидыбыз аларның кешегә нинди куркыныч булуы, тиресеннән затлы бил каешлары, сумкалар, акча янчыклары, агуыннан, аерым органнарыннан кыйммәтле медицина препаратлары - дарулар, мазьлар һәм кремнар ясаулары турында сөйләде. Туристлар теләге буенча рәхим итеп елан каны эчеп карау мөмкинлеген әйттеләр. Башта туристлар бер-берсенә бик сәерсенеп карасалар да, гид организмга гаять зур файдасы турында сөйләгәч, теләк белдерүчеләр табылды. Бер еланның каны сигез кешегә җитте. Безнең күз алдында кобраның корсагын пычак белән ярып, бер савытка канын, икенчесенә үтен агыздылар. Дөге аракысы белән кушып, турисларга берәр чәркә тәкъдим иттеләр. Шул арада елан итеннән аш пешереп тә сыйладылар. Монысын авыз итәргә мин дә җөрьәт иттем. Ниндидер тонык аш, итеннән нәкъ балык тәме килә, шундый ук кылчыклы. Ябыгу теләге зур булган кешегә менә дигән мөмкинлек биредә. Чөнки безнең рационга туры килә торган ризыклардан без монда йомырка тәбәсе генә очрата алдык. Ананас, карбыз, манго, башка экзотик җиләк-җимешләрне - күпме телисең шулкадәр сыйланырга була. Тик карбыз, ананасларның тәме безнең якларда сатыла торганнарга бөтенләй ошамаган. Алар бик баллы, безнең кибетләрдәгедән күпкә кечкенә, авызда эреп китәләр.
    Тайланд Корольлегенең табигате туристларны үзенең төрлелеге һәм искиткеч матурлыгы белән әсир итә. Илнең күп өлешен без киноларда гына күреп белгән джунглилар алып тора. Әлбәттә, экскурсияләр арасында төп визит карточкасы булып атаклы Квай елгасына 2 көнлек сәяхәт санала. Кыргый джунгли уртасында су эчендә йөзеп утыручы кунакханә, төрле сәер тавышлар чыгаручы җәнлекләр, кошлар тавышы, күз явын алырлык үсемлекләр дөньясы ... Кыскасы, үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең.
    Кыскасы, монда күргәннәрне, хис-кичерешләрне язып кына сурәтләп бетереп булмый. Шуңа да бер Тайландка барган кеше кабат әлеге гаҗәеп илне күрү теләге белән яна. Мин дә Тайланд белән хушлашмадым, саубуллаштым гына…
    Фәридә Вилданова.
    Байлар Сабасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев