Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“Титаник”, ысланган балык һәм бәрәңге бакчасы турында

Лилия Мөхәммәтҗанова - Саба кызы. Урысларда "человек-праздник" дигән төшенчә бар. Бу нәкъ Лилиягә атап әйтелгән, диярсең!

Аралашучан, ачык күңелле, кул эшләренә бик һәвәс Лилиябез якын-тирәдәгеләргә бәйрәм рухы, яхшы кәеф өләшеп яши. Тагын бер яраткан шөгыле бар Лилиянең - ул сәяхәт кылырга ярата. Әлеге әңгәмәбезне дә аның белән чираттагы сәфәреннән кайткач оештырдык.

-Лилия, «В контакте» сайтындагы сәхифәңә соңгы арада бик матур фотолар элдең. Безнең төбәк түгел бу. Кай якларга сәфәр кылып кайттың?

- Безнең төбәк тә, гомумән Россия дә түгел. Скандинавия илләрен гизеп кайттым. Финляндия, Швеция, Норвегия, Дания һәм Прибалтикага кергән Эстонияне үз күзләрем белән күрергә насыйп блды.

- Ничә көнгә сузылды инде бу сәфәр? Сабадан тагын баручылар булдымы?

- 23 мартта Сабадан чыгып киттек. 1 апрельдә туган якка кайтып төштек. Төркемдә районыбыздан 15 кеше идек.

- Сез су буйлап сәяхәт кылгансыз икән...

- Әйе, Хельсинкидан Стокгольмга, Ослодан Копенгагенга, һәм Стокгольмнан Таллинга паром белән чыктык. Зу-у-ур круизный лайнерлар инде ул. Без 3 төрле паромга эләктек: "Baltic Princess", "Pearl of Scandinavia", "Princess Anastacia". Һәрберсе 9-10 катлы.

- Су өстендәге бозларны күргәндә "Титаник" киносын исеңә төшермәдеңме? Курыкмадыңмы, диюем?

- Искә төште төшүен. Мине алай гына куркытып булмый бит (көлә). "Булгария" баткан көннәрдә дә, тәвәкәлләп, диңгезгә 10 көнлек круизга чыгып киттем мин.

- Сәяхәт нәрсәсе белән истә калды?

- Хельсинки шәһәрендә зур кыя эченә уеп ясалган чиркәү, бер композиторның үзенә гашыйк булган кыз истәлегенә иҗат иткән һәйкәле тәэсирләндерде. Стокгольм тар урамнары, Ратуша, Король сарае, аккошлар, үрдәк-казлар йөзеп йөри торган күлләре белән шаккаттырды. Ослода биатлон үтә торган Хольменколлен комплексында булдык, андагы трамплинның югары ноктасына мендек. Хәзер барысын санап бетереп тә булмый. Һәр ил, һәр шәһәр үзенчә матур инде ул. Бу сәяхәттән үземә яңа дөнья ачып кайттым. Күзәтүчәнлегемне эшкә җигеп, халыкның яшәешен, үз-үзен тотышын, киенүен күзәттем, болай да яшәп була икән дип уйладым. Кайтканда мин үземне башка кеше кебек хис итә башладым. Фикер йөртүем үзгәрде. Шәһәр үзәгендәге барлык тарихи биналар сакланган, яңа төзелгәннәре дә байтак. Ничек кенә булмасын, үзебезнең Казанга, Сабага җитми инде. Сәяхәткә барган якташларым белән: "Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да..." дип сөйләшеп алгалаган чаклар булды.

- Совет заманы булса, безнең халык иң беренче кибетләргә "һөҗүм итәр" иде, хәзер үзебездә дә товарлар тулып, ташып ята. Шулай да, кибетләргә сугылдыгызмы?

- Кердек, әлбәттә. Күбрәк сувенир кибетләрендә йөрдек, супермаркетка да сугылырга туры килде. Яшерен-батырын тугел, әйбер бик кыйммәт анда. Үземә Норвегиядән, истәлек булсын дип, кечкенә мендәр, калган илләрдән магнит-сувенирлар, ә сеңлем Ләйсәнгә куртка алып кайттым. И сөенде инде.

- Чит илдә сине иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

- Юллар, чисталык һәм җәмәгать бәдрәфләре. Соңгылары түләүле, әмма дә ләкин алар адым саен. Чит илдә халык бик ягымлы, елмаеп кына торалар. Берәр нәрсә булса, ярдәм итәргә ашыгалар. Халык җиңел, уңайлы киенә. Һәр шәһәрдә төрле милләт кешеләрен, төрле телдә сөйләшүчеләрне күрергә була. Берничә мөселман кызын да очраттым.

- Безнең төп ризык ит белән бәрәңге инде, Скандинавия халкы нәрсә белән туклана?

- Ашау шәп! Швед өстәленнән (шведский стол) тукландык. Анда күбесенчә балык ризыкларына өстенлек бирелә, нинди төрлесе генә юк (кыздырылганы, ысланганы, пешерелгәне һ.б). Итле ризыклар да бар. Шунысы кызык - шулпа юк. Туган якка кайтырга чыккач, өйдәгеләргә шалтыратып,"шулпа ашыйсым килә" дип заказ бирдем. Гомумән, ахырга таба, Сабага кайтып, аш ашап, мунча кереп, мендәремне кочаклап, туйганчы йоклыйсым килә башлаган иде инде (көлә).

- Лилия, син бик аралашучан кеше, чит ил кешеләре белән дә дуслашкансыңдыр әле...

- Булды инде. Инглиз телен белсәң, рәхәтләнеп аралашып була. Арабызда инглиз телен яхшы белүче Динә дустым тәрҗемәче ролен үтәде.

- Турист буларак, маҗараларга юлыкмадыгызмы?

- Осло шәһәренең отелендә шундый кызык хәл булды. Паромда да, кунакханәләрдә дә ишекне пластик карта белән генә ачалар. Шул пластик карта белән интеккәннәребез... Башта лифтны чакыра алмадык, чөнки шул пластик картаны бер төймәсенә тидереп аласы икән. Шул ук хәл ишек ачканда кабатланды. Инде бүлмәбезгә кереп тынычланган гына идек, ут юк. И эзлибез, и эзлибез...Бүлмәдәге бөтен күргән төймәләргә төртеп чыктык... Шуларның берсенә, Аллага тапшырып, ишекне ачкан картаны тыгып карадым. Шалт! Ут янды. И көлештек инде шунда.

- Лилия, чит илгә беренче чыгуыңмы?

- Рәсәй буйлап күп сәяхәт итсәм дә, чит илгә беренче баруым. Динә дустымның: "Әйдә, без дә күреп кайтыйк әле", - дигән сүзе җитә калды. Ә икенче рәхмәтем - төркем җитәкчебез Гөлнәзирә ханым Гүзәловага (безне чебешләр кебек җитәкләп алып чыгып китте ул) һәм төркемебездәге кызларга. Гомумән, бик күңелле һәм кызыклы сәяхәт булды ул. Мисыр, Төркиягә - ял итәргә, ә Ауропага рухи байлык өчен сәяхәт кылу кирәктер дип уйлыйм. Хыялымда Германияне, Үзәк Ауропаны күреп кайту. Швециядә Стокгольм урамнарын тагын бер рәхәтләнеп айкыйсы килә. Аннары Россиянең да матур урыннары күп бит, шуның берсе - Байкал күленә бару теләге белән яшим. Алла боерса, бер барырмын әле!

- Син максатчан кеше, Лилия! Иманым камил, бу хыялларың да тормышка ашыр Ходай кушса!

- Шулай булсын, рәхмәт!

Әңгәмәдәш - Илмира Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев