Шәхси эшмәкәр Гөлфирә Галиева: "Бизнесны “МК” чәе, тоз, шырпы һәм шикәр сатып башладык"
Эшмәкәр булсаң, тәүлегенә 25 сәгать эшләргә әзерлән, диләр. Бу сүзләрдә бераз күпертү чагылса да, аларга беркайчан да вакыт җитмәве, һәр сәгатьләре исәптә булуы - чынбарлык.
Шәмәрдәндә эшләүче шәхси эшмәкәр Гөлфирә Җомагол кызы Галиева да безнең белән сөйләшергә 30 минут кына вакыты барлыгын алдан ук искәртеп куйды.
Ул үзе белгечлеге буенча укытучы булып чыкты. Утыз елга якын рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Әмма 1997 елда барысы да үзгәрә. Шәмәрдәндә шәхси сәүдә нокталары ачыла башлаган чор. Гөлфирә ханым да ире белән киңәшеп, тормышында киcкен борылыш ясый. Билгеле, бизнеска керешкәндә җиңел табышка исәп тотмый. Шулай да Казанда балалар укыткан чор өчен мөгаллимәнең түбән хезмәт хакы исәпкә алына, билгеле. Шул ук вакытта аның эшмәкәрлек сыйфатлары каннан да киләдер, мөгаен. Чөнки Эзмә авылында яшәгән бабасы Минһаҗ һәм әтисе Җомагол атаклы сәүдәгәрләр булганнар. Әнисе Марзыя да бүрекләр тегә, уңганлыгы белән таныла. Әнә шул каннан килгән эшчәнлек сыйфатлары үзенекен итә. Галиевлар,тәвәккәлләп, кечкенә генә вагончыкта эш башлыйлар.
- Биш мең чамасы акчабыз бар иде, анысын да кешедән җыйган, - дип сөйләде Гөлфирә ханым.- "МК" чәенең модага кергән вакыты. Казаннан шуны, тоз, шырпы һәм шикәр алып кайтып, вагончыкның буеннан-буена тезеп куйдык та, бизнесыбызны башладык. Әкренләп акча әйләнеше арткач, кибет салып чыктык. Әлбәттә, боларны хәзер сөйләве генә ансат. Ә эшмәкәрлек, бигрәк тә хатын-кыз өчен җиңел түгел. Ял да юк, отпуск та бирмиләр. Кызым Регина да, төнлә дә баш ял итми, йокларга яткач та эш турында гына уйлыйсы икән, ди. Әмма бу зарлану түгел, психология генә, хәзер артка юл юк инде. Тормыш рәвешебезгә хәтта 4 һәм 8 яшьлек оныкларым да күнекте. Машина килеп туктаса, товар приехал, дип әти-әниләренә булышырга тотыналар.
Иң игътибарга лаеклысы шул: шәхси эшмәкәр быел кафе ачып, Шәмәрдәннең социаль йөзенә үзгәреш кертүче булып танылды. Алты меңнән артык кеше яшәгән торак пунктта соңгы елда җәмәгать туклануы билгеләнешендәге бер бина да калмаган иде. Галиевалар буш торган бинаны реконструкцияләп әлеге кимчелеккә чик куйдылар. Шуның белән җиде кешене эшле дә иттеләр.
- Барысы да район башлыгы Рәис Нургалиевич тәкъдиме белән булды. "Шатлык"ны аякка бастырдыгыз. Тәҗрибәгез, практикагыз бар, кибетегез янәшәдә генә. Әйдәгез, алынып карагыз әле, диде. Документлары белән дә, акчалата да ярдәм булды, кредит алдык. Бинаның төп хуҗасы юк иде. Казан кешесе дә эшләп караган, ничектер барып чыкмаган. Инде менә "Кызыл калфак" дип исемләнгән кафеның эшли башлаганына бер ай. Банкет залында берничә юбилей мәҗлесе үткәрелде, бик ошатып киттеләр. Кафедан да кеше өзелеп тормый,- диде Гөлфирә ханым.
Кафеның банкет залы, чыннан да, зәвыгы, бизәлеше белән игътибарны җәлеп итә. Туйлар, юбилейлар үткәрү өчен 150-180 кеше сыйдыра ала. Залның дизайнын кияүләре Андрей тәкъдим иткән, башлап йөргән. Гомумән, эшмәкәр кияүләрен бик мактады. Югары юридик белемле олы кызы Чулпан да Азнакай районына эшмәкәр гаиләсенә килен булып төшкән. Алар да бик уңышлы гына эшлиләр.
Гомумән, Галиевалар бизнеста моның белән генә тукталып калырга җыенмыйлар. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтүче "Шатлык" кибетен дә киңәйтергә исәпләре. Биредә сатып алучылар гел булып тора, алар сәүдә хезмәтеннән канәгать булуларын белдерделәр. Әңгәмә ахырында бизнесын гомер уртасында башлаган эшмәкәрнең яшьләргә әйтер сүзе кызыксындырды.
- Курыкмаска, тәвәккәл булырга кирәк. Тырышсаң, барысын да булдырып була. Мөстәкыйльлеккә омтылган яшьләргә киңәшем шул, - диде Гөлфирә Галиева. Аның үз мисалы, мондый кәсепкә инде соңардым, диючеләргә дә матур үрнәк.
Фәнил Мәүлетов.
Нурхан Дәүләтов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев