Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Укытучым - олы юл башым

Укытучы! Нинди ягымлы һәм кадерле сүз. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның беренче укытучысы атлый.

Мин дә үземнең беренче тапкыр матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә зур ак тасмалар тагып, үземнән дә олырак чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасыннан атлап керүемне хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Люция Тимергазим кызы Мирасова якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес, такта алдында җавап бирүләр, көндәлегемдәге беренче "йолдыз"лар, каушап, белгәнеңне дә онытулар - болар барысы да истә. Шактый вакыт үтсә дә, кызыклы вакыйгалар, беренче укытучының ягымлы карашы, бераз төртешүләр минем хәтеремдә калачак, чөнки иң якты, саф мизгелләр мәктәптә уку дәверендә салына. Люция апа безнең өчен кирәк чакта юатучы, киңәш бирүче, дөрес юл күрсәтүче булды. Дүрт ел эчендә без аннан күп нәрсәгә, ә иң мөһиме вакытны дөрес файдаланырга өйрәндек. Ә хәзерге вакытта укытучым лаеклы ялда. Без аның белән һәрдаим сөйләшеп, аралашып торабыз. Аның өчен без һәрвакыт кечкенә булып калдык, чөнки ул безне бәләкәй, ак алъяпкычлы, зур ак бантиклы итеп хәтерли. Әйе, нәкъ менә беренче укытучым мине хәреф танырга, язарга өйрәтте. Тормышта ни генә булмасын, кеше булып калырга әйдәде.

Мин - хәзер чыгарылыш сыйныф укучысы. Үземә тугыз ел белем биргән укытучыларыма, һәрвакыт миңа ярдәм итеп торган кадерле әти-әниемә, туганнарыма, туган ягыма рәхмәтлемен.

Диләрә Мирзагаләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев