Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Утыз ел сәхнәдә

Вак яңгырлы, томанлы кич. Көзге пычрак аяк киемнәренә сумала кебек ябыша. "Ай-хай, мондый ямьсез көндә Кече Шыңар мәдәният йортына халык килерме икән?"- дигән икеләнүле уйлар белән юлга кузгалдык.

"Әлфия" халык бию коллективы эшчәнлегенә 45 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәгә чакырганда Әлфия Шәйдуллина: "Сигездән дә иртә җыйналмый халык",- дигән иде. Нәкъ шулай булды, шул сәгатькә тамаша залында бер буш урын да калмады.

Кешеләр­дән: "Биеп тә­ күрсәтәләр инде шы­ңарлылар!"- дигән сүзләр­не еш ишетергә туры килә. "Әлфия" бию коллективы чыгышын беренче тапкыр хезмәттәшебез Нәгыйм Нигъмәтҗановның (сүзем рухына дога булып ирешсен) Саба мәдәният йортында узган иҗат кичәсендә күреп сокланган идем. Ул елларда авылларда мондый дәрәҗәдә тупланган бию коллективлары юк иде әле. Егерме биш ел элек һәр биюнең алгы сызыгында кояш кебек елмайган Әлфия шул вакыттан ук күңел түренә кереп калды. Ул Кече Шыңар мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлауга, үзе биеп үскән хореография эшчәнлеген үз кулына ала. "Сөмбел" исеме "Әлфия" бию коллективы дип үзгәртелә. 1987 елларда "Авангард" колхозы (хәзер "Туган як" җәмгыяте) җитәкчелеге белән уртак тел табып, күп төрле бию киемнәре тектерелә. Матур киемле Шыңар биючеләре район, республика, Бөтенроссия күләмендәге конкурсларда мәртәбәле жюри­ларның игътибарын җәлеп итә башлый, бер-бер артлы яуланган призлы урыннар яңа җиңүләргә рухландыра. 1993 елда "Әлфия" бию коллективына халык исеме бирелә. 1994 елда беренче зур җиңү - III Бөтенсоюз конкурсы лауреаты булалар. Утыз еллык сәхнә эшчәнлегендә "Әлфия" бию коллективы яулаган төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнарыннан, грамоталардан зур күргәзмә оештырырлык. Бию төркемнәренә Әлфия укучыларны беренче сый­­ныфтан кабул итә башлый. Хәзерге көндә төрле яшьтәге балалар, яшүсмерләр, студентлар белән чыгыш ясау өчен салынган биюләр саны егермедән артып китә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев