Үзе ач булса да, соңгы телемнәрен миңа бирде…
Бүген төнлә Фираяның хәле бик начарланды. Карчык төнге өчтә йөрәге кагудан һәм бик авыртудан уянып китте. Тыны кысылды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты.
«Үлемем шушы микән инде…» — дип куркып уйлады ул. Бөтен көчен җыеп, караваты янындагы тумбочкадан даруларын алды. Йөрәге авыртканда ашыгыч эчәргә кирәк булган дарулары шунда якында гына, тумбочкада тора аның.
Төн уртасында булган йөрәк өянәгеннән дә куркынычы юк, бигрәк тә син ялгыз яшәсәң, ярдәмгә чакырыр кешең булмаса.
Фирая дару төймәсен тел астына салды да, аны суыра башлады. Озак көттермәде, даруның файдасы булды, хәле бераз булса да җиңеләйде, йөрәге бераз тынычланды.
Бәхеткә, йөрәк тибеше рәткә керә башлады, әмма Фирая бик куркып калган иде, иртәнгә кадәр йокламады. Иртән бөтенләй хәлсезләнеп, арып урыныннан торды һәм бүгенге куркыныч төнне башыннан уздырып: «Тагын мондый өянәкне кичерә алмам инде. Ярый да бүген әйбәт кенә бетте, ә дару ярдәм итмәгән булса? Күз алдына да китерүе куркыныч бит», — дип уйлады.
Бүген төнлә булган хәл аңа бик тәэсир иткән иде. Иртән дә гел шуны уйлап, куркып йөрде. Гомере ахырына якынлашып килүен ныграк аңлады ул…
Фирая карчыкка 90 яшь иде һәм ул ялгыз гомер кичерә. Яшь чагында математика укытты ул, ире Исмәгыйль бик яхшы, игелекле кеше иде, кызы Гөлсәрия дә бик акыллы булып үсте. Алар район үзәгендә яшәде, 30 ел элек шәһәргә күченеп килделәр. Кызлары Гөлсәрия бик тансык, көтеп алынган бала иде. Фирая аны кырык яшендә генә тапты.
Гөлсәрия бик акыллы, тәртипле, игелекле кыз булып үсте. Институтта икътисадчы һөнәрен үзләштерде, карьера баскычында да бик тиз, җиңел күтәрелде, әмма берсендә аңа башкалада эш тәкъдим иттеләр. Гөлсәрия шундук ризалашты, әти-әнисен дә үзе белән күченеп китәргә күндерде, Фирая да, Исмәгыйль дә кызларына каршы килмәде. Ә тормыш яхшыга үзгәргәндә нигә каршы килеп торырга соң? Иң мөһиме — алар бергә, ә гаилә бәхетле һәм дус булганда теләсә кая күченеп китәргә була. Җыендылар да киттеләр. Чөнки якыннарың кайда, өең дә шунда була инде ул. Барысы да яхшы булды, гаилә яңа шәһәрдә әйбәт кенә яшәп китте.
Озакламый Фирая да, Исмәгыйль дә пенсиягә чыкты. Алар үзләрен бәхетле, тыныч картлык көтә дип өметләнде, әмма бөтенләй уйламаган-көтмәгән җирдән аларга зур хәсрәт килде. Кызлары Гөлсәриядә җитди авыру таптылар, озак та үтмәде, ул вафат булды. Юаныч өчен баласы да булмады бит, ичмасам. Бу хәлләр шулкадәр тиз булды, Фирая белән Исмәгыль өчен бу коточкыч бәла иде. Шул вакытта нык борчылулар аркасында Фираяның йөрәге белән проблемалар башланды. Ә берничә ел элек ире Исмәгыйль дә вафат булды. Менә хәзер Фираяга 90 яшь һәм картаймыш көнендә япа-ялгыз гомер кичереп ята. Бүгенге куркыныч төннән соң Фираяның үз хәле хәл иде.
«Мин аек акыллы кеше, мәңге яшәмәячәгемне дә бик яхшы аңлыйм, тагын бер мондый өянәкне күтәрә алмаячакмын. Ә фатирым кемгә калыр икән соң? Варисларым юк, әгәр мин үлсәм, фатирым дәүләткә каламы?» — дип уйланды ул.
Әлбәттә, мирасы турында ул башка вакытта да уйлана иде, әмма аның өчен соңгысы була язган бүгенге авыр төннән соң ул бу хакта җитди уйлана башлады. Баштарак аның фатирны берәр дустына яздыру теләге дә бар иде, әмма бу шәһәрдә аның якын дуслары булмады, соңыннан күршеләренә яздырыргамы әллә дип тә уйлады, әмма алары да бик тәртипле гаилә түгел иде, икенче күршеләре әле күптән түгел генә күченеп килде, әйбәтләп танышып та өлгермәделәр.
«Фатирымның берәр яхшы, игелекле кешегә, чынлап та фатирга мохтаҗ булган кешегә калуын телим», — дип уйлый иде хәзер Фирая.
Ләкин ул кешенең чыннан да яхшы икәнен ничек аңларга соң?
Ярты көн шушы сорау аның башын бораулады. Ә җавап бөтенләй көтмәгәндә килде. Төнге хәлләрне бераз булса да онытып торырга дип, телевизор кушып йомшак кәнәфиенә җайлап кына утырды. Кызыклы тапшыру — социаль эксперимент күрсәтәләр иде. Бер яшь кенә егет урамда басып тора һәм, имеш, хәле начарланган булып кылана. Ул үзе янына килеп кем ярдәм итәр икән дип тикшерә иде. Ә боларның барасын да яшерен камера төшереп тора. Кешеләрнең бу хәлләргә реакциясе төрле иде. Кемдер ярдәм итәргә тырыша, кемдер узып китә. Бу эксперимент мондый хәлләрдә кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күрсәтә, өстәвенә, алар яшерен камера төшергәнен дә белми. Фираяга бу шундый кызыклы булып тоелды, ул бөтенләй дөньясын онытып карады.
«Кирәк бит ә, ничек шулай үтеп китеп була инде! — дип аптырап әйтеп куйды ул. — Ә менә бу егет маладис, шундук килеп ярдәм итте. Менә әйбәт кеше, шундыйлар күбрәк булсын иде. Бигрәк кызык тапшыру булды әле бу. Кемнең ярдәмчел, кемнең битараф булуы күренә инде».
Һәм шунда Фираяның башына бер уй килде.
«Мин дә шулай кешеләрне тикшереп карыйм әле! — дип ниятләде ул. — Менә нәрсә эшлим, алама киеменәремне киеп, базарга барып кайтам әле. Сатучылардан бушлай берәр кило бәрәңге сорап карармын. Бәрәңге дә түгел, җиләк-җимеш сорармын. Миннән котылыр өчен генә түгел, ә чынлап та ярдәм итәргә теләгән, ихлас, риясыз сатучы булса, аның белән танышып китәрмен, бәлки дуслашырбыз да, мин бөтенләй хәлсез калгач, миңа ярдәм итсә, фатирымны аңа калдырымын, Алла боерса! Юмарт гамәл кыласым килә, әмма үзе дә юмарт булган кешегә мирасымны калдырам. Юк, юк, моны озакка сузарга ярамый, киенергә дә тизрәк базарга чыгарга кирәк!» — дип уйлады карчык.
Бу уй Фираяга көч кертеп җибәрде. Озак уйлап тормады ул, кладовкага керде дә, әллә кайчангы, ертылып беткән пәлтәсен, иске башлыгын тапты. Шушы киемнәрен киде һәм хуҗалык сумкасын алды.
«Тышкы кыяфәтенә карап тормыйча, кешегә ярдәм итә торган кешене очратасы килә», — дип уйлады Фирая һәм базарга җыенды.
Ул фатирының чыннан да яхшы кешегә калуын сорап дога укыды. Шундый уйлар белән өеннән чыкты. Үзләренә якын базарага бармакчы иде, әмма башы эшләп өлегрде, аны бит монда бөтен кеше дә белә, шуңа күрә ул автобуска утырды да, шәһәрнең икенче районындагы базарга китте.
Февраль ае иде, салкын, кар да явып тора, шулай да базарда тормыш кайный. Сату урыннары мул. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр, сөт, сыр, йомырка, ит, ипи — барысы да бар, һәммәсе тәмле күренә, күзне кызыктырып тора иде. Фирая базар рәтләренә күз төшереп чыкты да, хәйләкәр генә елмаеп куйды.
«Мондагы кешеләрнең берсенең бүген тормышы үзгәрәчәк инде. Барысы да үзләреннән генә тора. Үзен лаеклы тоткан кеше минем варисым булачак», — дип уйлады карчык.
«Тәк, кемнән башларга соң әле?» — дип уйланды ул һәм яшелчә сатучы янына килде. Сатучы 50 яшьләр чамасындагы ир-ат иде.
«Бәрәңге ничә сум тора, улым?» — дип сорады Фирая.
Сатучы карчыкка күз төшерде, аны җентекләп карады. Фирая карчык бик мескен кыяфәттә иде.
«Илле сум», — диде сатучы.
«Кыйммәтләнгән икән…» — диди карчык сузып кына.
«Ике сумга гына инде, — диде ир-ат. — Акчамыни инде ул?»
«Кемгәдер акча түгел инде, ә безнең кебек карт-корыга һәр тиен акча. — диде ул роленә кереп. — Бәрәңге ашыйсы килгән иде, әле пенсияне һаман бирмәделәр…»
«Биргәч килерсез әле! — дип көлде сатучы. — Акчагыз булмагач, нигә базарга киләсез соң?
«Ә сезнең бушлай бәрәңге юкмы соң? Бәлки кирәкмәгәннәре бардыр?.. — дип өмет белән сорады Фирая, янәсе, сатучы хәзер аны жәлли дә бәрәңге биреп җибәрә.
Әмма юк.
«Нигә минем башны катырасыз сез? Алмыйсыз икән, юлыгызда булыгыз, кеше тоткарлап торасыз! Сезнең кебекләр миңа көненә йөз килә. Мин сатучы, ә хәйрияче түгел. Сезнең кебек хәерчеләргә таратып бетерсәм, үземә нинди акча кала соң минем?» — дип тузынып китте сатучы.
«Аңладым…» — дип җавап бирде дә, Фирая китеп барды.
«Нәрсәне кулыңнан ычкындырганыңны белмисең шул, — дип уйлады ул сатучыга карап. — Саранлыгың да түгел, ә дорфалыгың харап итте сине. Әйбәтләп кенә дә баш тарта ала идең, ә син дорфа кыландың».
Карчык үзенең социаль экспериментын дәвам итте. Тәмле җиләк-җимешләр тезелгән киштәләр янына килеп басты.
«Бигрәк матур әфлисуннар! — дип әйтте карчык. - Баллыдыр инде болар әйеме?» — дип сорады.
«Әлбәттә, баллы! — диде сатучы хатын. — Бездә әче апельсиннар булмый!»
«Ничә сум тора?» — диде Фирая.
«Йөз дә ун сум», — диде сатучы.
«Эх, бигрәк кыйммәт икән шул», — дип ах-ух килде карчык.
«Соң бу сезгә бәрәңге түгел инде, чит илдән кертәләр бит! Аласызмы, юкмы?» — дип кыбырсый башлады сатучы.
«И, кызым, алыр идем дә, акча юк бит, пенсия дә бирмәделәр әле. Бик ашыйсы килә шул…» — диде Фирая мескенләнеп.
«Бәлки монысы ярдәм итәр?» — дип өметләнде Фирая сатучының реакциясен көтеп.
Сатучы уйланып кына Фираяга карады да, авыр сулап үзенең ярдәмчесе янына килде.
«Тимур, чүпне чыгардыңмы әле син?» — дип пышылдап сорады ул.
Сатучы хатын карчык үзен ишетмәс дип уйлагандыр инде, әмма Фирая карт булса да бик яхшы ишетә иде әле.
«Юк әле», — дип җавап бирде егет һәм киштә астыннан бозылган җиләк-җимешләр салынган тартма чыгарды.
Сатучы шул тартманы алды да Фирая каршына куйды.
«Алыгыз», — диде.
Фирая тартмадагы әфлисуннарга карады. Алар йомшарып беткән һәм күгәргән иде.
«Соң болар череп беткән бит, кызым. Боларны ашарга ярамый бит!» — диде карчык.
«Үләм инде мин сезгә. Әфлисун биреп торалар, әле риза түгел», — дип ачулана башлады сатучы.
«Сез моны әфлисун дип уйлыйсызмы? Әле яңа гына чүп дип әйттегез бит», — диде Фирая.
«Тамагыгыз ач булса, ашар идегез әле. Булды, әби, барыгыз, китегез моннан. Кешегә яхшылык эшлисең, алар йөзләрен генә җыера!» — дип сөйләнде сатучы.
«Әгәр чүплеккә ташларга өлегрмәгән черек әфлисуннарыгызны яхшылык дип уйлыйсыз икән, яхшылык сүзенең мәгънәсен аңламыйсыз», — диде дә Фирая алга таба китте.
Кызганыч, башка саутчылар белән дә хәлләр шулайрак булды.
«Бу товар минеке түгел, ә хуҗаныкы. Сезгә бирсәм, үземә түләргә туры килә бит!» — диде бер сатучы.
«Ничек туйдырды шушы хәер сорашып йөрүчеләр, өерләре белән йөриләр бит!» — дип ачуы кабарды икенчесенең.
Тагын берсе черек җиләк-җимешләр тәкъдим итте. Икенче берсе кибеткә кереп срогы чыккан ризыклар сорап карарга кушты.
Фирая карчыкның базарда озаграк йөргән саен ныграк елыйсы килә иде. Сатучыларның берсе дә аңа ярдәм итмәде. Фирая базар бинасының диварына сөялде дә уйлап куйды:
«Барысы да шулай саран микәнни соң? Мескен бер карчыкка бушлай ярдәм итә торган, черек әйбер түгел, ә яхшы ризык берердәй кеше юкмы монда?! Нинди заман китте соң? Бөтен кешенең башында акча гынамы? Ә кеше хәленә керә белү? Бигрәк тә карт кешенең хәленә керүне белмиләрмени соң?» — дип ачынып уйланды ул.
Мондый битарафлык карчыкны бик тетрәндергән иде, хәтта үз дә сизмәстән елап җибәрде. Күпме кеше янына килеп тә, үзенә беркемнең дә ярдәм итмәвенә ышана алмый иде ул.
«Бөтен кеше дә шундый каты бәгырьле була алмый бит инде! Кемдә булса да намус булырга тиеш бит инде!» — дип күз яшьләренә буылды Фирая карчык. Һәм көтмәгәндә кемдер аның янына килде дә кулыннан тотты.
Фирая карчык янына килеп баскан кешегә күз яшьләре аша карады. Аның каршында арык кына гәүдәле, 35 яшьләр чамасындагы хатын-кыз басып тора иде. Хәзер февраль ае, әмма бу хатын юка гына куркта кигән, үз яшенә дә карамастан, бик арыган, талчыккан кыяфәттә иде.
«Әби, еламагыз. Мә, алыгыз», — дип карчыкка ниндидер пакет сузды.
«Нәрсә бу?» — диде Фирая аптырап.
«Алыгыз, ашагыз. Мин сезнең ничек йөргәнне күрдем. Алыгыз», — дип пакетны карчыкның кулына тоттырды.
Фирая карчык пакетны алды. Ул аңышканчы, хатын борылып киткән иде инде. Көтелмәгән бул хәлдән Фирая югалып калды. Көтмәгәндә-уйламаганда булды бу хәл, ул ниһаять үзенә яхшы күңелле кеше очраганын аңлады. Әмма махсус эзләгәндә түгел, ә бөтенләй көтмәгән мизгелдә очрады.
«Туктагыз әле! Китмәгез, кызым, кил әле монда!» — дип бар тавышына кычкырды Фирая карчык.
Үзен чакырганнарын аңлап, теге хатын-кыз туктады һәм кире килде. Фирая аны җентекләп карап чыкты. Бу хатынның үзенең дә ачлы-туклы яшәгәне күренеп тора. Әле генә Фираяга биреп киткән ризыклары үзенә дә кирәк иде аның.
«Исемең ничек синең?» — дип сорады карчык.
«Гөлинә», — дип җавап бирде хатын.
«Бу әйберләрне нишләп миңа бирергә булдың?» — диде карчык.
«Ничек инде? Мин бит сезнең ничек теләнеп йөргәнне күрдем», — диде Гөлинә.
«Башкалар да күрде, ләкин бер син генә килдең бит», — диде карчык.
Гөлинә күзләрен җиргә төбәде.
«Мин ач яшәүнең ни икәнен бик яхшы аңлыйм. Мин инде үзем дә ике көн бер тәгам ризык капмадым. Бүген менә бер кибеттә тәрәзә юдым, шуңа 200 сум акча бирделәр. Кибеткә кереп шушы ризыкларны алдым», — диде хатын.
Фирая карчык шаккатты.
«Үзең ач булсаң да, ризыкларыңны миңа бирдеңме?» — диде Фирая.
Гөлинә берни дә җавап бирмәде, авыр сулап кына куйды.
Фирая карчык аның кем булуын, кайдан булуын сораштыра башлады.
Яшь хатын карчык белән сөйләшеп китте. Ул ятим икән. Биш яшьлек чагында әти-әнисе һәлак булган. 17 ел элек балалар йортыннан чыккан, закон буенча аңа фатир биргәннәр, әмма Гөлинә мошенникларга юлыккан һәм фатирсыз калган. Һәм менә күп еллар инде кайда туры килә, шунда яшәп йөри икән. Ә берничә ай элек тормышы бөтенләй начарланган. Бер бакчага алма җыярга урнашкан булган, ә ул бик зур терлек фермасы булып чыккан. Шунда аның паспортын алганнар, бер сүз белән әйткәндә, кол итеп тотканнар. Күптән түгел Гөлинә аннан качып китә алган һәм шуннан бирле теләсә кайда бәрелеп-сугылып йөри.
Фирая Гөлинәне тыңлап бетерде. Ишеткәннәреннән аптырау да, үзе теләгән кешене табудан шатлану хисләре дә кичерде карчык. Гөлинә ачык йөзле, мөлаем кыз иде. Һәм Фираяның үзенең кызына бик охшаган…
Гөлсәрия дә шулай ябык кына, кара чәчле, коңгыр күзле чибәр иде шул.
«Урамда салкын, әйдә миңа кайтабыз, чәй эчәрбез. Ашыкмыйсыңмы?» — дип тәкъдим итте Фирая.
«Ашыгыр җирем юк шул минем…» — дип куйды Гөлинә авыр сулап.
Шулай алар танышып киттеләр. Озакламый Фирая Гөлинәне үзендә яшәргә калдырды. Гөлинә искиткеч кеше булып чыкты, Фираяга үз баласы кебек кадерле булды ул. Яхшы күңелле, кайгыртучан, эш рәтен белән торган булды Гөлинә. Фирая карчык яхшы кеше табарга хыялланган иде, әмма Гөлинә яхшы гына түгел, ә мәрхәмәтле кеше иде. Гөлинә үзе ач калудан да курыкмыйча, соңгы телемнәрен карчыкка бирде бит.
«И, Аллакаем, үзем хыялланган кешене җибәргән өчен рәхмәт сиңа. Картлыгымны бәхетле итәрдәй кешем булды бит, мең шөкер», — дип сөенеп туя алмады Фирая карчык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев