Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Янгында үлгән сабыйларымны сагынам

Яшел Үзән районының Норлат авылында булган янгында ике баласын югалткан Ләйсән Хәйретдинова әле дә елаудан туктый алмый. "2 яшьлек Ниязым, ике айлык Илназым әле дә күз алдымда торалар.

Аларны уйламаган көнем юк", - ди ул.

- Янгын быел июль аенда чыкты. Бу хакта газеталарга да язганнар. Әмма анда күп нәрсә дөреслеккә туры килми. Хәс­рәтле көннәремдә хәлем авыр булганга, мин беркем белән сөйләшә алмадым. Ике айлап вакыт узгач, азрак тынычлангач, бу хакта сөйлисем килде. Әтием 2005 елда, әнием 2011 елда үлеп китте. Әнинең үлеме сәер генә булды. Гыйнвар ае иде ул. Мин Яңа елдан соң әни янында 10 көн яшәдем. Казанга киткән генә идем, 14е көнне әнинең үлүе турында хәбәр килде. Ул елны бик салкын булды. Әнием кемнедер өстенә дә кимичә озатырга чыккан да күпер төбендә утырган килеш үлеп киткән. Ни өчен шулай булган? Бу гомерлеккә сер булып калды. Тик серләр моның белән генә бетмәгән икән әле", - ди Ләйсән.

Ләйсән Казанда әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән, туган йортын ялгыз калдырмас өчен, авылга кайтып китә. "Ярты ел узгач, эш урынымнан шалтыратып чакырдылар. Әмма мин кире китмәдем инде. Ул вакытта Ильяс белән никах укытып яши башлаган идек. Башта бер улыбыз туды, аннары аңа иптәш булыр дип икенчесен алып кайттык. Яшем дә бара иде инде".

Янгын чыгар алдыннан эт­ләре бик каты улаган. "Әбием дә аның улаганын яратмый иде. Этебезне сүгеп тә карадык - туктамады. Фаҗига буласы көнне иремнең әниләрендә авыз ачтыру мәҗлесе иде. Нәкъ шул көнне туганнан-туган сеңлем Айгөл мунча ягуымны сорады. Без җомга гына ягып юынган идек югыйсә. Сеңлемә: "Ике бала бе­лән миңа кыенрак. Үзең як", - дидем. Без сәгать 7ләр тирәсендә әниләргә киттек. 12 тулганда өйгә кайттык. Балалар бик арган иде. Аларны тиз генә йокларга яткырдым. Ирем Ильяс та йок­ларга ятты. Бу вакытта Айгөл кызы Айсылу белән мунчада иде. Алар янына юынырга киттем. Мин кергәч тә Айгөл бәдрәфкә чыгып китте. Ул керүгә мунчада ут сүнде. Баштарак Ильяс: "Чык!"- дип сигнал бирәдер дисәм, ут кабат янмады. Айгөл чыгып китте. Шул ук минутта йөгереп тә керде. "Янгын", - дип кычкыра башлады. Мин шәрә килеш урамга чыктым. Иң элек кухня ягы тәрәзәсенә барып карадым. Аннан соң түр тәрәзәгә килдем. Ачып җибәргән идем, кара төтен чыкты. "Ильяс, янабыз. Балаларны коткар!" - дип кычкырдым. Каяндыр бер төркем яшьләр килеп чыкты. Бу вакытта бер сөлге алып капланган идем инде. Егет­ләргә: "Түр якта, тәрәзәдән метр ярым гына ераклыкта кечкенә балам йоклый, аны алып бирегез әле", - дидем. Бер әйбер тартып чыгардылар, бала караваты түгел иде ул. Аптырагач, олысын алып чыгыгыз, дидем. Тик янгын эченә керүче табылмады. "Су кирәк",- диделәр. Ул вакытта Ильяс урамда ята иде. Эчке киемнән генә булганга, тәне пешеп беткән. Ә мин караңгыда аның нинди хәлдә икәнен күрмим дә. "Ильяс, балаларны кереп алучы юк. Син кер инде",- дип ялынам. Әй­бәт­ләбрәк карасам, аның хәле бик авыр икән. Шул арада "Ашыгыч ярдәм" килеп, аны алып китте. Мин күр­шеләргә суга кердем. Чыккач, балаларсыз калганымны аң­ла­дым", - дип сөйли Ләйсән.

Ильясның тәненең 80 проценты пешү сәбәпле, Казан хастаханәсенә үк җибәрәләр. Ул әзрәк рәтләнә башлау белән сабыйлары хакында сорый. Ләй­сәннең аңа, балаларың үлде, дип әйтергә теле әйләнми. "Яшел Үзәндә хастаханәдә алар", - дип әйтә. Бу вакытта малайларны бер кабергә күмеп, ашларын уздырган булалар инде.

Ләйсәннең еш елаганын кү­реп ире Ильяс шушы көннәрдә генә малайларын югалтканын белгән. "Без хастаханәдә ятабыз. Әлегә иремнең хәле уртача. Телефоннан кешеләр белән сөй­ләшкәнемне тыңлап, сабый­лар­ның юклыгын аңлаган. "Ник әйт­мәдең?" - ди. Ә мин аны кызгандым. Бик авыр иде бит хәле. Сабыр итәргә тырыштым. Иремнең сәламәтлегенә зыян килмәсен дип, балалар үлемен яшердем. Хәзер икәүләшеп уйланабыз, борчылабыз, кайгырабыз. Йок­ларга яткач, догалар укыйм. Шул гына тынычландыра мине", - ди Ләйсән.

Янгын узган, әлегә аның сәбәпләрен әйтмиләр. Тикшерү нәтиҗәсе октябрь ахырында булачак, ди Ләйсән. Әмма ул бу кинәт булган янгында кемнеңдер катнашы бар дип уйлый. Әлеге хәл хакында туганнары белән сөйләшәсе килгән иде. Тик элем­тәгә чыга алмадым.

Ничә еллар дус-тату яшәгән туганнар янган йорт аркасында авыр хәлдә калган. Тик алар арасындагы аңлашылмаучанлыкка сабыйларның гаебе юк бит! Тик­шерү эшләре ни белән төгәл­лә­нер, гаепле кеше булырмы, әлегә билгесез. Тик нигәдер кайчак дөнья малы дигәндә, татулык, туганлык, дуслык югала да куя.

Ләйсәнгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанктагы исәп-хисап счеты: №42307810962486704387/48 Хәйретдинова Ләйсән Илдаровна.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 144 | 03.10.2014

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев