Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Йөрәгебез түрендә

Тормыш мизгелләре әйтерсең лә чаптар ат. Тирә-ягыңа күз саласың да, тормышыңны әнә шул гомер атында чабып үткәрәсең.

Ә бит шушы иң кадерле гомер мизгелләрен безгә бүләк итүче газиз әниебезнең җылы куллары, ягымлы карашлары безне гомер буе озата килә. Зәңгәр күк йөзенең матурлыгы, якты кояшның җылы нурлары да гүя безнең кебек "әни", "әнкәй", "әнием" дигән иң кадерле сүзләрне кабатлый.

Бу дөньяның матурлыгын танырга өйрәтүче иң кадерле, иң сөйкемле, иң газиз кешебез идең син, әниебез. Инде бу якты дөньядан китүеңә дә 4 ел вакыт узды. Ләкин син без, алты балаңның, йөрәк түрендә яшисең. Безнең әниебез Мәдинә Гатиятуллина Алан-Елга авылында әтиебез Хәмит белән бик тату гомер кичереп, олы ихтирамга лаек булып бакыйлыкка күчте. Әниебез һәрчак яңалыкка омтылучан, мәрхәмәтле, киң күңелле, изге җанлы, шәфкатьле һәм миһербанлы булуы белән безгә үрнәк күрсәтте. Ул 26 ел Шекше һәм Алан-Елга авылларына хат ташучы хезмәтен башкарды. Сайлаган хезмәтен намус белән үтәп, авылдашларының олы хөрмәтен һәм зур ышанычын тоеп яшәде. Шушы вакыт эчендә ул никадәр газета-журналлар, посылкалар, пенсияләр өләшеп, кешеләрне сөендерде. Баласыннан, туганыннан, солдат улларыннан өзелеп хатлар көтүче аналарга күпме куаныч бүләк итте.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Рәмзия Хаҗиева,

Вәсилә Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев