Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Юлларында кояш балкысын

Мин Фәрит Васильевны күптәннән беләм. Район мәдәният йортында оештырылган рәссамнәр остаханәсендә эшләгәндә үзешчән сәнгатьтә актив катнаштык.

Агитбригада составында игенчеләр янына басу-кырларга, парк¬ларга, ындыр табакларына бергә чыктык. Фәрит алыштыргысыз биюче иде. Чыгышы һәрчак алкышларга күмелде. Мәдәният йортларында булган концертларда сәхнәгә еш чыкты. Хәзер дә аның башкаруында татар халык, матрос биюләрен тамашачы алкышка күмә. Бу сәләт егеттә ничек тәрбияләнгән диярсез. Фәрит биергә дүртенче сыйныфта укыганда ук мәдәният йорты каршында балетмейстер Фәрит Зәйнетдинов җитәкләгән бию түгәрәгенә йөреп өйрәнә. Бу шөгылен 1976-1978 елларда Саратов өлкәсендә хәрби бурычын үтәгәндә дә ташламый, частьның җыр-бию ансамбленә йөри, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары ала. Фәрит армиядән кайтуга, машина йөртүче белгечлеге алды, хезмәт юлын да сәнгатькә якын урында - район мәдәният йортында автоклуб мөдире вазифасында башлый.
Аннары Фәрит Васильев Саба автотранспорт предприятиесендә автобус шоферы булып эшләде. 2007 елдан җаваплылыгы чикләнгән "Яшен" җәмгыятенә күчте. Утыз ел эчендә ул узган юллар инде Җир шарын берничә тапкыр урарлык булгандыр. Әлбәттә, барысы да шома гына узылмаган, кискен борылышларга да юлыгылган. Әмма Фәрит үз һөнәренә тугры кала. "Бу хезмәтне сайлавыма әтием сәбәпче.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев