Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

«Без яшь әле, икенчесен алып кайтырбыз, бу баланы калдырып чык”

Мин үземне белгәннән бирле әнием белән икебез генә яшәдек. Гаиләдә әти дә булырга тиеш икәнен мин үсә-үсә генә аңладым.

“Бөтен кешенең әтисе бар, нигә минеке юк?” – дип, әнине аптыратып бетерә идем. Акны карадан аера башлагач, әнием миңа барысын да сөйләп бирде.

Бу якты дөньяга мин бик авырлык белән генә килгәнмен. Әни бик озак аякка баса алмаган, җитмәсә, табиблар: “Балаң гарип булып урын өстендә генә ятачак”, – дип, әнине миннән баш тартырга үгетләгәннәр. Әти каршы килмәгән. “Ярар, без яшь бит әле, икенчесен алып кайтырбыз. Бу баланы калдырып чык”, – дип, әнине үгетләгән. Әнием беркем сүзенә дә карамыйча мине алып чыккан. Ә әти: “Ике инвалидны карап ятар хәлем юк, теләсә нишләгез”, – дип, әйберләрен җыйган да, чыгып киткән. Белмим, әллә табиблар ялгышкан, әллә Ходай Тәгалә шулай теләгән – мин сау-сәламәт бала булып үстем. Аллага шөкер, әнием дә урын өстенә калмады.

Әти дигән кешене күргәнем дә, аның турында ишеткәнем дә булмады. Кулыма диплом алып, эшли башлагач, минем адреска прокуратурадан хат килеп төште. Башта аңламыйча, ялгыш биргәннәрдер дип тордым. Аннары кат-кат укыгач башыма барып җитте. Сабый чагымда бер тапкыр да кулына алып сөймәгән, егерме ике ел күрмәгән әти дигән бәндә алиментка биргән икән. Бу хәбәрдән әни дә катып калды. “Кызым, бер вакыт ичмасам әзрәк акчасы булыр дип, әтиеңнән алимент юллаган идем. Бер-ике ай йөз сум җибәрде дә, шуның белән бетте. Гарьләнеп, кабат эзләмәдем. Әллә шул ике ай түләгән өчен хәзер сиңа гомер буена карарга куша микән?” – дип, әни хафага төште.

Моңарчы кайларда йөргәнен, ниләр эшләгәнен беләсем килеп, адресы буенча хат юлладым. Озак та тормый, җавап хаты килеп төште. Җылы якларда да яшәп кайткан, берничә тапкыр гаилә дә корып караган, ләкин берсе дә рәтле-башлы барып чыкмаган икән. Хәзер менә машина астына эләгеп, аяксыз калган. Көннәр буе урын өстендә уйланып ята торгач, мине исенә төшергән бу. “Кызым, зинһар, кичерә күр. Ялгышканымны хәзер генә аңладым. Янымда бер кашык су бирердәй кеше дә юк. Беләм, акыллы, миһербанлы кыз булып үсүеңне дә. Газиз әтиеңне ташлама берүк. Минем синнән башка якын кешем юк. Акчалата булса да ярдәм ит, чылтыратып тор”, – дип, бу миңа телефон номерын да юллаган. Башта жәлләп тә куйдым. Аннары әниемнең мине нинди авырлыклар белән үстергәне, “әти” дип бер әйтергә тилмергәннәрем исемә төште. Ничә еллар буена җыелган үпкә-сагышымны, ачуымны – барысын да телефон аша әти дигән кешегә сөйләп бирдем. “Моңарчы кайда йөрдең соң син?! Әни белән мине гарип калырлар дип куркып чыгып качканнарыңны оныттыңмы әллә? Сатлык син, мин сине беркайчан да кичермим. Ике ай түләгән йөз сумыңны үзеңә кире җибәрермен”, – дигәч, ничектер рәхәт булып китте.

Минем турында ни уйласагыз да исем китми. Күке әтиләрне мин кичерә алмыйм. Нәрсә чәчсәләр – картлыкларында шуны урсыннар. Шул кирәк аларга!

Р.И.

Татарстан Яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев