Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Эчмә, эш эзлә, әйдә, кредитыңны үзем түләп торам, баегач кайтарырсың әле” дидем, ләкин...

Без ул егет белән банкта таныштык. Мин кредит алу тәртипләре белән танышып чыгып килә идем.

Эшеннән кайтып киткәнче поручителемне эләктерим дип ашыгып чыгып барам, ә ул банкка кереп килә: маңгайга-маңгай бәрелештек. Кинолардагы кебек, кулымдагы бөтен документ җиргә коелды. Егеткәй, кәгазьләремне җыеп кулыма тоттырды да, исемен әйтеп, минем исемемне сорады. Таныштык. Аннан тормыш барлык яшь йөрәкләрнеке кебек дәвам итте инде: очрашулар, чәчәкләр, тортлар, матур планнар, йолдыз санаулар... Хәзер боларын тасвирлап торасым килми.

Беркөнне егетем минем финанс хәлләрем белән кызыксынды. Ярыйсы гына хезмәт хакы алып эшләп йөрүемне белгәч, банктан акча алырга ярдәм итүемне сорады. “Поручитель була алмассыңмы?” – диде. Үземнең дә ссуда түләвемне әйтсәм дә, банкта танышларым бар, синең документларыңны тикшереп тормыйлар, кул куюың гына кирәк дип, үгетли-үгетли, ризалаштырды. Бер атнадан банкка бардык, кредит алдык. Дус егетем аңа фирмасы эшенә кирәкле нәрсәләрне алды. Кредитын матур гына түләп барды. Ләкин бервакыт аларның фирмалары “янды” – конкурста тендерны отмады. Шулай итеп, егетем эшсез калды. Башта тегеннән-моннан акча табып, кредитын каплап килсә дә, соңыннан бурычка алыр җире калмады бугай. Тәмам төшенкелеккә бирелде һәм салгалый башлады. Гөрләтеп эшләп йөргән, акыллы гына егетне исерек хәлдә күрү бик күңелсез нәрсә икән. “Эчмә, эш эзлә, әйдә, кредитыңны үзем түләп торам, баегач кайтарырсың әле”, – дип үгетләдем, битәрләдем, ялындым. Юк, барып чыкмады, ул бик ихтыярсыз, авырлыкка һич кенә дә каршы тора алмый торган кеше булып чыкты. Мин сузган ярдәм кулына ябышмыйча, горур кыланды. Ә эчәргә оялмады. Шулай итеп, аның кредиты, теләсәм-теләмәсәм дә, минем өскә “авып калды”. Үз кредитымны түләп бетерәм, ниһаять, җиңел сулыйм, дигәндә генә, тагын бурыч чокырына тәгәрәдем. Иң үкенечлесе бу да түгел әле, исән булсам, түләрмен. Иң аянычы – егетемнең күз алдында бетеп, сүнеп баруын күрү. Мин аны ярата идем, ә хәзер кызганам гына. Уйлыйм-уйлыйм да, башларым авыртып бетә: бәлки ул гаепле дә түгелдер? Тормышым матур, бөтен булсын дип тырышып эшләп йөргәндә эшсез кал әле син?! Һәм өстеңдә шулкадәр бурыч булсын! Ә аның кебек бурычтан баш югалтучылар азмы? Бу тотрыксыз тормыш, бурыч-ссуда-кредит – күпме ирнең башына җитте бит инде!

Шулай да, егетемнән өметемне өзәсем килми. Ул әле үз көченә һәм минем эчкерсезлегемә ышаныр кебек.

Исемемне күрсәтергә теләмим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев