Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Гаилә бәхете өчен иремә хыянәт итәргә туры килде... (Зөләйха Солтанова)

Инсаф белән Зәлия өйләнешергә уйлагач та, башта берничә ел бала алып кайтмыйча, үзләре өчен генә яшәп торырга килеште. Чыннан да, уйлап карасаң, башта ныклап аякка басарга, декретта очны-очка ялгап, бармак суырып ятмас өчен акча тупларга кирәк бит.

   Инсаф – терәк булырдай чын ир-ат. Зәлиядән бөтен дус кызлары көнләшә иде: Инсаф өйдә дә булыша, эшләгән акчасын тиененә кадәр алып кайта, ялгышып та начар сүз әйтми. Бөтен булган начар гадәте – бәйрәмнәрдә йөз грамм, илле грамм кабыштырып куя. Ә мондый көннәрдә авызына да капмый, бары тик бәйрәмнәрдә генә, анысы да чамасын белеп кенә. Эчеп-исереп Зәлиянең үзәгенә үткәне булмады аның.

   Ниһаять, яшь гаилә иркен фатир алу бәхетенә иреште. Үз эшләрен ачып җибәрделәр, ул да гөрләп бара, Аллага шөкер. Зәлия балага узудан саклый торган дарулар эчүен дә ташлады, әмма һаман да балага уза алмый әле. Ул тулысынча тикшеренергә, мөмкин булган бөтен анализларны тапшырырга уйлады. Тик... гаеп Инсафта булып чыкты. Яшь һәм бәхетле гаилә өчен бу яңалык аяз көнне яшен суккандай булды. 

   Шулай да алар аерылышырга уйлап та карамады, бу проблеманы хәл итүнең башка юлларын эзләделәр. Нәрсә эшләргә соң? Әллә нинди вариантлар бар да соң, аларга берсе дә туры килеп бетми. Балалар йортыннан берәр сабый алыргамы яки ясалма орлыкландыруга тәвәкәлләп караргамы? Зәлия белән Инсаф табиблар куйган диагноз хатадыр һәм алар балага уза алырлар дип өметләнеп, вакытны сузып килде. Әмма могҗиза булмады.

   Уллыкка бала алу варианты төшеп калды: баланың әти-әнисе кем булганын бер Алла гына белә, ә алар сау-сәламәт бала тели. Ясалма орлыкландыру да шикләндерә иде, нинди донор эләгәсен кем белә. Әмма бервакыт фильм караганда моның чишелеше үзеннән-үзе барлыкка килде. Фильмда бер гаиләне күрсәттеләр. Анда ир хатынына башка ир-аттан балага узарга тәкъдим итә, чөнки үзе авыру була һәм бу авыру нәселдән баламына да күчә торган була. 

  «Әйдә, без дә шулай эшлибез? Башка вариант юк барыбер», – диде Инсаф.

  «Моны ничек күз алдыңа китерәсең инде? Мин синең дустың белән йоклыйм, ә син карап торасың, әйеме?» – дип көлде Зәлия.

   Шаяру шаяру белән, әмма Инсафның нияте җитди иде.

  Зәлия бу тәкъдимгә бик озак ризалашмый йөрде. Бала табарга да бик тели, әмма туры мәгънәдә иренә хыянәт итәргә туры киләчәген уйлау белән чирканып куя иде Зәлия. Ләкин күпмедер вакыт узгач, түзмәде, ризалашты.

   «Инсаф, мин риза...» – диде ул иренә.

  Баланың биологик әтисен сайлауда кайбер кыенлыклар килеп чыкты. Аларның тирә-ягындагы кешеләр туры килми иде: бөтен танышлары диярлек эчәргә ярата. Әле соңыннан балага хокук даулап йөрсәләр, нихәл итәрсең?

   Зәлия белән Инсаф хәтта иртәләрен йөгерә дә башлады. Янәсе, йөгерергә чыккан ир-атлар арасыннан балага әти табалар. Зәлия фикеренчә алар артык дөрес яши торган кешеләр, шуңа күрә болары да туры килми иде.

  Һәм бу эштә аларга бер бәхетле очрак ярдәм итте. Аларның эшенә командировкага бер ир-ат килде. Начар гадәтләре юк, итәгатьле – карап торышка идеаль вариант инде. Ул аларның шәһәрендә тулы бер ай яшәргә тиеш иде. Шуңа күрә Инсаф белән Зәлия аны энә күзеннән уздыра башлады.

   Инсаф бу «туры килә торган вариант» белән якынрак танышырга дип аны саунага чакырды. Бу ир-атка хәлне аңлатып торуны кирәк тапмадылар. Кичен Инсаф бераз гына кәефсезләнеп кайтты: теге ир-ат бар яклап та туры килә, әмма хатынының аның белән йоклаячагы турында уйлау бер дә рәхәт түгел шул.

   «Зәлия, әйдә мин берәр атнага авылга кайтып торам. Бу хәлләрне күрәсем килми. Ләкин бер уйлаганбыз икән инде, кире чигенү юк. Ләкин берүк аңа гашыйк була күрмә яме, үтенәм синнән», – диде ул хатынына.

   Әлбәттә Зәлиягә дә рәхәт түгел иде: изге ният булса да, бу барыбер хәләл иреңә хыянәт итү инде. Теге ир-ат та буш вакытын күңелле һәм файдалы уздырырга бик тиз ризалашты, шулай итеп аларның «роман» башланып китте. Һәрхәлдә, ир шулай уйлады инде.

   Зәлия тестта ике сызык күрүгә үк, бу ир-ат белән мөнәсәбәтләр туктатты. Хәер, аңа да шәһәрдән кайтып китәргә кирәк иде инде.

   Тугыз ай буена Инсаф Зәлияне өф-өф итеп кенә йөртте, өрмәгән җиргә утыртмады, йөкле хатынының көенә генә торды. Хәтта Зәлия бала тапканда да аның янында булды ул.

   Инсаф кызын беренче булып кулына алды. Баланың үзенеке булмау бернәрсәне дә үзгәртмәде. Хәтта киресенчә, кызлары туу Инсаф белән Зәлияне тагын да ныграк якынайтты. Бала алып кайту аларның зур хыялы иде бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев