Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Гаҗәп тарих: Ике ай элек һәлак булган ир вакытлыча кайтып улын коткара

    «Кызыклы фактлар» порталын кулланучы «ашыгыч ярдәм» табибы булып эшләүче абыйсына ярдәм иткән вакытта аның белән булган вакыйганы сөйләде. Бу вакыйгага ышану кыен, әмма ышаныгыз, барысы да чынлыкта булды.

    Якынча ярты ел элек, абыем белән «ашыгыч ярдәм»дә эшләдем, әле күптән түгел генә медицина училищесын тәмамлаган идем. Аның ярдәмчесе-шәфкать туташы декретка киткән, ә алмашны әлегә тапмаганнар.

    Бервакыт төнлә чакыру килде. Хатын-кыз тавышы тизрәк шәһәр читенә килүебезне үтенде. Бик тиз җыендык һәм киттек. Кинәт машина йөртүче каты итеп тормозларга басты: караңгы юл уртасында кара киемдәге ир-ат утыра иде. Аның янына йөгердек:

    – Сезгә нәрсә булды? Ир-атның күзләреннән яшь ага:

    – Улым үлә. Ярдәм итегез!

    Ул безгә адресны атады, әмма безнең белән бара алмавын белдерде, аның йорты монда икән. Без башта чакыруга бардык, аннары бу сәер ир-ат атаган адрес буенча киттек. Ишек шунда ук ачылды.

    Бик йончыган хатын безне күреп шаккатты:

    – Әйе, улым бик каты авырып китте. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратырга җыенган идем инде, тик өлгермәдем. Сез каян белдегез?

    Баланың хәле чыннан да авыр иде. Хастаханәгә алып китәргә булдык. Әнисе әйберләрен җыйган арада диварда зур фотосурәтне күрдем. Портретта юлда очраган ир-ат иде. “Кем бу? — дип сорадым, – нәкъ менә ул хәбәр итте безгә адресыгызны”.

    Хатын-кыз артка чигенде:

    – Мөмкин түгел! Бу минем ирем. Тик ул ике ай элек һәлак булды, авария. Нәкъ шул вакытта стенадагы портрет дөбердәп идәнгә төште.

    Кайтыр юлда зират янында бу ир кеше тагын очрады. Ә һавада «Рәхмәт» дигән сүзләр ачык яңгырады.

    Малайның гомере, чыннан да, куркыныч астында булган. Тик барысы да уңай хәл ителде, чөнки без аны вакытында хастаханәгә илтергә өлгердек.

    Фото: pixabay.com

    tatar-today.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: