Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

«Гомер көзенә кергәндә кеше көлдереп, аерылышып йөрисе килми»

Мин ишле гаиләдә туып үстем. 9 яшемдә чакта әнием кинәт кенә авырып китеп, гүр иясе булды. Яшьли әнисез калуны бик авыр кичердем.

Әле ярый терәк- таянычым – апаларым бар иде. Үзләренә кыен булса да, без кечерәкләргә әни юклыкны сиздертмәскә тырышалар иде.

Әле дә хәтердә, әнине җирләп кайтканнан соң, көн саен кар көрте ерып, тездән бата-чума әни кабере янына барып, үксеп-үксеп елый идем. Мәктәпне тәмамлагач армиягә алдылар. Анда хезмәт итеп кайткач, шәһәргә китәргә теләсәм дә әти җибәрмәде: “Мин үлгәч нигезне корытма, сиңа тапшырып калдырам, улым”, – диде. Шул сүзләрдән соң ничек әтигә каршы төшәсең инде – авылда калырга туры килде. Элек авыл җирендә дә кеше эшсез ятмады, теләгән һәркемгә эш бар иде. Мин дә кайда кушсалар шунда эшләдем. Машинада да, тракторда да. Берничә елдан, бергә-уйнап үскән авылдаш кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрдек. Башта тормыш җайлы гына барган кебек иде, аннан, ил күләмендә таркалу киткәч, әлеге хәл авылга да килеп җитте. Акрынлап кешегә эш бетә барды. Шул вакытта, акча эшләү нияте белән, мин дә вахта ысулы белән ун елга якын Себердә эшләп, бөтен каралты- кураны яңарттым. Балаларны да укытып, кеше итеп, аякка бастырдым. Тормышлар җайлангач, кире авылга кайтып эшләрмен дип уйлаган идем – кая ул... Авыл бөтенләй җимерелеп бетте. Таласы таланып, бүләсе бүленде. Колхозның “к” хәрефе дә калмады. Шулай итеп, тагын читкә китеп эшләргә туры килде. Тормыш дигән олы казан төпсез икән ул. Әле тегесе, әле монысы дигәндәй, һаман кирәк. Шул кирәк артыннан куып яши торгач, гомер уртасына җиткәнемне сизми дә калганмын. Өстәвенә, көннәрдән бер көнне хатыным: ”Гомер буе үз җаеңны кайгыртып кына яшәдең. Бөтен тормышны мин алып бардым. Балаларны да үзем үстердем. Аларны үстерешергә дә булышмадың бит син!”– димәсенме? Егылып китә яздым. Сине аңлап, авыр вакытта бер-береңә терәк булырдай кешең шулай әйтсен әле?! Аның бу сүзләре йөрәгемә пычак белән кадаган кебек тоелды. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Менә ничек тә була икән бу тормышта. Минем ничә еллар читтә интегеп, тырышып йөрүемне бер мизгел эчендә тотты да аяк астына салып таптады хатын.

Инде тормыш бар яктан җитеш, балаларның да үз тормышлары. Хәзер рәхәтләнеп үзебез өчен генә яшәр вакыт җиткәч, яшәүнең бер мәгънәсе дә калмады. Хатын тынычлап яшәргә ирек бирми. Һаман да минем читтә эшләгән вакытларны гаеп итеп, теләсә-нәрсә әйтеп, көн саен йөрәгемне телгәләп тора. Акча алып кайтып биргән чакта сүз әйтмәде, ярадым, ә хәзер, тормыш түгәрәкләнде дигәндә генә, кирәгем калмады.

Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзә алмый диләр, дөрес икән. Минем хатын да рәхәткә түзә алмады. Хәзер дә көн саен диярлек өйдә кара тавыш. Аның тавышын ишетмәс өчен, өйгә кайтып та керәсе килми. ”Бөтенесен уртага салып сөйләшик, аңлашыйк”,– дигән сүзләрне хатынның ишетәсе дә килми. Нишләргә? Гомер көзенә кергәндә кеше көлдереп, аерылышып та йөрисе килми. Бер болганмый, су да тынмый дисәләр дә, безнең болганган тормыш кына тынарга охшамаган, чөнки бер-беребездән көннән- көн читләшә барабыз. Болай яшәү – яшәү түгел, бер-береңне газаплау гына. Бу дөньяда бөтен нәрсәне дә акчага сатып алып була, тик кеше гомере белән мәхәббәтне генә сатып алып булмый икән. Мин моны, ни кызганыч, бик соңлап аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев