Саба таңнары
  • Тат Лат
  • «Исән генә була күр, әбием»

    Эшкә барганда көн дә кечкенә сабыйны җитәкләп балалар бакчасына ашыгучы өлкән яшьтәге апаны очратам. Аларны күргәч, үзем елмаям, үзем сагышланам... Икенче күргәнемдә инде бала сәпиттә җилдерә, артыннан кызу-кызу әбисе атлый. Быел әнә янәшә баралар -малай ыспай гына кәчтүм- чалбар кигән, артына мәктәп сумкасы аскан. Әбисенең беренче тапкыр мәктәпкә озата барышы икән. Әби белән оныкка шулай сокланып, хәер-дога кылып калучылар бер мин генә түгелдер Сабада. Гөлсем апа Төхбәтуллинаның язмышы күпләргә таныш, хәсрәт камчысын татыган ана 2 яшьтән ятим калган сабыен берүзе тәрбияли.

    undefined

    Гөлсем апаларга килгәндә мәк­тәптән яңа кайтып кер­гән оныгы Камил хоккей уй­нарга барырга җыена иде. Шул арада минем ян­да бөтерелә, фотоаппарат бе­лән кызыксына.”Әйдә, апа, чәй эчик әле өчәү, сезгә сөт­ләп ясыйсымы?”– дип, үзе табын янына кыстаган була. Әбисе каударлана, автобуска соңга каласың, дип ашыктыра. Камилне озаткач, хатирәләргә биреләбез. Гөлсем апаның сөйкемле, тү­гәрәк йөзенә сагыш йөгерә, бит буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп, кулына фотоальбом ала, минем янда газизләренең рәсемнәрен барлый. Тумышы белән Язлы Арташ авылыннан ул. Педагогия училищесын тәмамласа да, булачак һөнәрен сәүдә эше белән бәйләгән. Яшьлек мәхәббәте - Ике Басу Арташ авылы егете Габделфәт абый белән гаилә корганнар. 1971 елда уллары Ленар, аннары кызлары Гөлнар дөньяга килгән. 80нче еллар башында Төхбәтуллиннар Сабага күченеп килә. Габделфәт абый “Сельхозтехника”да, Гөл­сем апа райпо системасында эшли. Әмма тиздән гаилә өчен борчулы көннәр башлана. 14 яше тулгач, уллары Ленар авырый башлый. Хастаханәләрдә ятулар, операцияләр, халык медицинасы белән дәвалануның да әллә ни файдасы тими. Ата белән ана гына терелүгә өметне өзмиләр, егет тә төшенкелеккә бирелми, 20 яше тулгач өйләнә, уллары туа. Әмма сабыен 9 ай гына сөеп кала Ленар, 1993 елның ноябрендә мәңгелеккә китеп бара... Гөлсем апа хәсрәттән авырый башлый, кан басымы уйный. Шулай да Габделфәт абый белән кызы, оныгы, килене хакына алга таба яшәргә үзләрендә көч табалар. Бәхетсезлекләр моның белән генә бетсә икән ул... Кинәт Гөлнарлары да урын өстенә егыла. Табиблар кызга абыенда булган диагнозны куялар: тромбоэмболия, ягъни кан тамырлары тыгылу. Кабат кыйммәтле дарулар белән дәвалану, йокысыз төннәр башлана. Бермәлне чигенгән кебек була чир. Гөлнар соңарып кына булса да, тормышка чыга. Аллаһы Тәгалә бәби алып кайту шатлыгыннан гына мәхрүм итә үзен. Яшь гаилә балалар йортыннан уллыкка бала алырга карар кыла. 20 көнлек булып кайткан баланы әти-әни­сеннән бигрәк әби-бабасы сөеп туя алмый­лар, гаиләгә төрле як­лап булышалар. Бә­хетле көн­нәре генә озакка бармый. Гөлнарның авыруы көчәя башлый. 2 яшьлек сабыйны ятим калдырып ул да Аллаһ хозурына китеп бара... И түгеләсе күз яшьләре моның бе­лән генә бетсә икән!...Алда тагын бер олы хәсрәт сагалап торган икән шул. Гөлнарның үлеменнән соң нәкъ 12 көн үткәч, Габделфәт абыйның бу хәсрәтләргә йөрәге түз­ми, ул да инфаркттан балалары артыннан мәңгелеккә күчә. Бала хәсрәте күргән Гөлсем апаның сыңар канаты да шартлап сына, “Ул кайгыларны ничек күтәрдем икән, Аллаһы Тәгалә миңа нинди көчләр бирде икән дим хәзер”,- ди ул, авыр сулап. «Төне буе елап чыга идем, Камил оныгым яныма килеп, “Әби, елама инде, мин бар бит әле сиңа”- дип тынычландыра иде, 2 яшьлек бала бит ул! Кәҗәм бар иде, шуның сөтен эчереп тәрбияләдем Камилне. Моңа кадәр бер тапкыр да авырмады, Аллаһка шөкер. Авыр чакта янымда киленем Алсу, оныгым Илнар булды. Хәзер дә гел килеп хәлебезне белеп, булышып торалар. Камил үзе дә бик кайгыртучан бала. Күземә генә карап тора, йокларга ятканда «Әби, даруыңны эчтеңме, ишекне бикләдеңме” дип сорамый калганы юк. Үскәч, машина алам да, сине утыртып йөрим, әби, исән генә була күр ди, мине авырмасын дип борчыла. Мин язмышыма үпкә сакламыйм. Күрәчәккә язганны берничек тә үзгәртеп булмый инде ул. Янымда гел яхшы, изге күңелле кешеләр булды. Туганнарым, күршеләрем әй­бәт, бигрәк тә Сәлимов Ринат­ларның ярдәмен нык тоям. Гөлнарның элек эшләгән урыны -ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре бик булышалар. Камилгә укырга кергәндә бөтен мәктәп кирәк-яраклары белән сумка бүләк иттеләр, үзләренә чакырып хөрмәтләделәр. Бик күңелебез булды инде, елый елый хәер-дога кылдым үзләренә", -ди Гөлсем апа. Ул сөйли дә, сөйли, рәхмәтләр укый...Ә мин бу сабыр йөрәкле апага карыйм да, күңелем белән оныгын үстерегә көч бирсәң иде, газиз Аллам, балаларының киселгән бәхетләрен шушы бала аша кайтарсаң иде дип телим...

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: