Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Казанда метанол белән агуланган студентларның берсе үлгән

Комада ятучы кыз бүген иртән вафат булган.

Казанда метанол белән агуланган студент кыз хастаханәсендә вафат булган. «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы шул хакта хәбәр итте.

Кыз бик авыр хәлдә була, ул комада ята. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, кызганычка каршы, аны коткара алмыйлар. Ул бүген иртән үлгән.

«Кызганычка каршы, бер пациентны коткарып булмады, табиблар тырышлыгына карамастан, ул үлде. Табиблар бу көннәрдә хастаханәдә яшәде һәм аның яныннан китеп тормады диярлек», — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Узган сишәмбедә Казанда 13 студент метанол белән агуланып, хастаханәгә эләгә. Яшьләр туган көн бәйрәм иткәч, шундый хәл килеп чыга, дип хәбәр иткән идек.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев