Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Хәмдүнә Тимергалиева вафат булган

    Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.

    Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр итте.

    Гөлназ Шәйхи кайгылы хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташы, җырчы Илһам Шәрифтән ишетүен әйтте. Илһам Шәриф кичке унбердә генә җырчы белән телефоннан сөйләшкән булган. Ул аны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән һәм вафат Хәмдүнә Тимергалиевага тап булган. 

    • Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып эшли. 1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: