Саба таңнары

Сабинский район

Язмыш

Кичер мине, кызым! (Зөләйха Солтанова)

Авылдан шәһәргә килгәндә япь-яшь кыз бала идем. Укырга керә алмадым, эшкә урнаштым. Тимер-бетон заводында арматурачы булып эшләдем. Заводта баш инженер булып Әхнәф исемле ир-ат эшли – яшь булмаса да, төшеп калганнардан түгел. Ә ул миңа бик карт кебек тоелды – кырыктан узган инде.

Тол ир-ат ул. Хатыны белән кызы авариядә һәлак булган. Әлбәттә инде, заводтагы хатын-кызлар аның янында чәчәк ата иде – цехтагы эшчеләр дә, инженерлар да, хисапчылар да эшкә бәйрәмгә килгән кебек ясанып-төзәнеп киләләр. Әмма цехта әллә нинди матур күлмәкләр киеп йөреп булмый шул, шуңа күрә цехттагы хатын-кызлар курчак кебек бизәнәләр, ялтыравыклы алкалар тагалар – һәркем булдыра алганча матуррак күренергә тырыша.

Үз кармагына каптырырга әзер хатын-кызлар күп булса да, Әхнәф аларның берсенә дә борылып та карамады, вафат булган хатынын һәм кызын гына сагынып яшәде тол ир-ат.

Ә мин эшкә урнашкач, цехтагы хатын-кызлар миңа нишләптер кырын карый башлады, әйтерсең мин аларның нәрсәсендер урларга телим. Бактың исә, мин эшли торган цехка Әхнәф абыйның моңа хәтле болай еш кергәне булмаган икән. Баш инженерыбыз яшәреп киткәндәй булды, кәефе дә гел әйбәт. Бу үзгәрешләрне, әлбәттә, барысы да бик тиз сизде. Өстәвенә, гел минем яннан үтәргә, юк сүзне бар итеп, нәрсә дә булса сорарга тырыша...

Әлбәттә, мондый үзгә мөнәсәбәт миңа ошый иде анысы, ләкин бераз куркыта да: алга таба нәрсә булачак соң? Миңа бит нибары 18 яшь, ә ул карт бит инде! Хәер, аның кайгысы да булмады миндә – нишләптер күңелем бер дә аңа тартмады...

Ә соңыннан бер-бер артлы китте инде – әле өмәләрдә минем янда тырмалап йөри, эштәгеләр белән театрга баргач, мине тулай торакка хәтле озатып куя...

Кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Мин югалып калдым, нәрсә дип җавап бирергә белмәдем. Яратуын яратмадым, әмма шушы вакыт эчендә аңа шактый гына ияләнеп өлгердем. Мин тулай торакта яшәдем һәм бары тик сигез-тугыз елдан гына үз фатирымны алыр идем. Ә кияүгә чыксам...

Әгәр тегеләй итсәм, әгәр болай итсәм... Ә монда шәһәр үзәгендә зур, иркен фатир мине көтеп тора, акчага да кытлык булмаячак, укыйсың килсә – рәхәтләнеп укырга да була.

Бик ымсындыргыч тәкъдим булды бу. Уйладым-уйладым да ризалаштым. Институтка укырга кердем. Әхнәф йорт эшләре дип үзәгемә үтмәде минем. «Рәхәтләнеп укы гына, карлыгачым!» – диде. Кулларында гына күтәреп йөртте!

Кызыбыз тугач, бу дөньяда аннан да бәхетле кеше булмагандыр, билләһи! Һәм бу юлы да минем бернинди мәшәкатем булмады! Мин икенче курста укыганда бала таптым, хәтта бала карау өчен ялга да чыкмадым. Кызыбыз Гөлданияне кайнанам белән кайнатам карады – яратып туя алмадылар оныкларын. Кызыбыз зәгыйфьрәк булып туды, әз генә җилдән дә үпкәсе кабарып чыга, шулай булгач, әби-бабасының мәшәкате җитәрлек иде.

Ул вакытта мин бик рәхәт, бер борчусыз яшәдем. Ул чор өчен көндезләрен чыра яндырып эзләсәң дә табып булмастай, кыйммәтле, сирәк очрый торган киемнәр генә кидем. Ирем беркайчан да акча бирүдән баш тартмады. Бала тапканнан да соң тагын да чибәрләнеп киттем. Кыскасы, чәчәк атып яшәдем мин.

Һәм көтмәгәндә бер егет белән мәхәббәт уены башланды. Сәлим мин укыган институтта югары курста укый. Менә мәхәббәт дисәң дә, мәхәббәт иде ул ичмасам! Ул вакытта бернәрсә турында да, беркем турында да уйлый алмадым. Тормышымның бөтен яме, мәгънәсе бары тик Сәлимдә генә булды.

Өйгә кайтам – тыныч, күңелсез. Әхнәф белән Гөлдания гел өйдә утыра. Әтисе аңа әле китап укый, әле ниндидер эч пошыргыч музыка тыңлыйлар...

Сәлим укып бетерде, аны распределение буенча Себергә җибәрделәр. Мине дә үзе белән китәргә күпме кыстады Сәлим! Ул вакытта Әхнәфне ташлап китәргә батырчылык итмәдем. Ә мин уйлап-нитеп йөргәндә, Сәлим, миңа үч итеп, өйләнеп тә куйды.

Башкалар белән күпме генә чуалсам да, тырышсам да, Сәлимне оныта алмадым...

Ун елдан Сәлимнән хат килеп төште. Мине оныта алмавын язган. Хатыны белән дә аерылышкан, мине көтә икән...

Зиһеннәрем таралып китте. Уйландым да уйландым, башка хата эшләргә хакым юк иде. Чакырып торганда янына китәм!

Әхнәф өчен бу көтелмәгән хәл булмады – ул күптәннән барысын да белеп-сизеп торган икән. Шулай да мин бер атна дәвамында Сәлим янына китәргә җыенганда, Әхнәфнең чәчләре бөтенләй агарып бетте. Бары тик Гөлданияне генә минем белән җибәрмәячәген әйтте. Себер салкыннары аның үпкәсенә дә ярамый бит әле...

Әлбәттә, кызымны сагындым. Ике елдан соң Әхнәф инфаркттан вафат булды. Гөлданияне үзем янына чакырдым, ә ул «юк!» дип кырт кына кисте. Сәлим белән бик яхшы яшәдек без. Утыз ел буе яратышып, пар күгәрченнәр кебек яшәдек. Соңыннан, мине тол калдырып, Сәлим үлеп китте...

Һәм мин теге шәһәргә кире кайтырга булдым. Кызым да шунда бит, картлык көнендә аңа якынрак буласы килә. Кайттым, фатирны алмаштырдым, хәзер мин монда, якында дип, кызыма хат яздым. Ярдәм кирәк булса, ярдәм итәрмен, дидем.

Гөлданиядән җавап хаты килде...

«Синең кызың юк! Әтинең үлеме өчен сине мәңге кичерә алмыйм! Әти синең аркада үлде. Ул сине шундый ярата иде бит. Әле мин бик кечкенә вакытларда да, аның сине кичләр буе ничек көткәнен, ишек артындагы һәрбер «шылт» иткән тавышка да борылып караганын хәтерлим.

Ә син матур киенеп, шат һәм... коточкыч чит булып кайтып керә идең. Хәтта синнән килгән ис тә чит булды. Сиңа мин дә, әти кирәкми идек, безнең кайгы түгел иде синдә. Син дә мине әти яраткан кебек яратсаң иде дип күпме хыялландым мин! Гел «бишле»гә генә укырга тырыштым, сиңа көндәлегемне күрсәтергә килә идем, ә син: «Дөрес, чибәрлегең булмагач, ичмасам әйбәт укы инде!» – дип кенә әйттең.

Ә әти... Ул сине шундый сагынды бит! Авырый башлады һәм бик тиз картайды. Ул үлгәннән соң, мин бер ел таш сын кебек йөрдем – бернәрсә аңламадым, күрмәдем, сөйләшмәдем дә диярлек...

Минем әнием булмады, һәм хәзер синең дә кызың юк!» – дигән коточкыч сүзләр язылган иде кызымның хатында. 

Шулай картлык көнемне япа-ялгыз үткәреп ятам. Ярдәм итәр кешем бөтенләй юк түгел анысы, атнага бер социаль хезмәткәр килеп китә. Өйне җыештыра, азык-төлек, дару-мазар алып керә. Гөлдания аз-маз булса да акча җибәрә.

Ләкин күңел якын кешеләрне юксына – кызымны, оныкларны... Җанга аларның кайгыртуы, җылысы кирәк шул, ә акчалары түгел.

Көзге каршындагы шкатулкамда фатирга документлар һәм бер хат ята. «Гөлдания, кызым, берәр вакыт, булдыра алсаң, кичер мине!..» дигән сүзләр белән башлана ул хат...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев