Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Лотереяда күп акчалар откан кешеләрнең язмышлары

Кемнеңдер лотереяда отып, бер мизгелдә баюы турында укыгач, кайчагында көнләшеп тә куясың. Тик аларның кайберләренең киләчәкләре алай ук кеше кызыгырлык булып чыкмаган.

Байлыгын югалтып бурычка баткан   1988 елда Уильям Бад Пост Пенсильвания лотереясында 16,2 млн доллар откан. Ә бер ел эчендә ул бу акчаларны сарыф итүдән тыш, бурычка да батарга өлгергән. “Соңыннан шуның кадәр акча отканыма үкендем. Бик коточкыч хәлләрдә калдым”, – ди Пост.   Йөргән кызы аны отышын урталай бүлешергә үгетләгән, ә абыйсы аны үтерер өчен киллер яллый. Пост отыш акчасына берничә гаилә предприятиесе ачып карый, тик эше уңышлы барып чыкмый, хәтта муеннан бурычка бата. Ахыр чиктә, бурыч кайтартырга килгән коллекторга мылтык белән янаган өчен аны төрмәгә утырталар.   Бад өчен бу коточкыч хәлләр артта калган. Ул хәзер хезмәт хакына тыйнак кына яшәүне бәхет дип саный.   Отканнар һәм югалтканнар   Бөекбританиядә ирле-хатынлы Мартин һәм Кэй Потт, 1994 елда лотереяга 5 млн доллар оталар, тик соңыннан бәхетле билетны югалтулары ачыклана. Иң аянычы шунда, лотерея уйнаткач 30 көн эчендә билетларын югалтканны белдергән булсалар, отышны тулысынча аласылар икән. Тик инглиз гаиләсе моны соңга калып белгән. “Шуның кадәр күп акча откач шатланасың. Ә менә откан акчаларны алып булмаганны белгәч, бик каты стресс кичердек, – ди Кэй. – Тормышта бу бик авыр газап һәм никахны җитди сынау икән”.   Эшенә кире кайткан   Әгәр дә максат итеп куйсаң, зур күләмдәге акчаны сарыф итүе кыен түгел. Шэрон 2004 елда 10 млн доллар откач, аны ун ел дигәндә “зур йортка, матур машиналарга, дизайнер киемнәренә, экзотик сәяхәтләргә” тотып бетергән. Хәзер автобус йөртүче булып эшли, арендага алынган йортта яши.   Ире үтергән   Онтариода яшәүче хатын-кыз 1991 елда 5 млн доллар ота һәм моны иреннән яшерә. Ире Джозеф Рончаоли Иби моны белә. Җитмәсә хатыны ул моңа кадәр белмәгән баласына 2 млн долларны биргән. Ачуы чыккан ир хатынына ат дозасындагы авыртуны баса торган укол кадап үтерә. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28501

https://matbugat.ru/news/?id=28501

фотоhttps://yandex.ru/images/search?text=выиграл%20лотерею%20картинки&stype=image&lr=43&source=wiz&p=1&pos=32&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fwww.ulisboa.pt%2Fsites%2Fulisboa.pt%2Ffiles%2Farticle%2Fimages%2Fnoticiahistorinha_poupanca_grande.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев