Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Миңа “килен” димәгез!

Мин килен булып төшкәндә каенанама 47 яшь иде. Әле үзенең дә сөеп-сөелеп кенә яшисе чаклары иде, ләкин сугыш аны бу бәхеттән мәхрүм итте.

Килен булып ишектән керүгә: “Исәнме, әни!” – дидем. Безне бит шундый акыл белән тәрбияләделәр: “Каенана үз әниеңнән тары бөртеге кадәр генә ким”, – дияләр иде. Каенанам бөтен эшемне яратты. Ике килен, ике каенсеңел һәм абый – барыбыз бергә ике ел яшәдек. Киленнәр бер сүздә тора идек. Өйләнешеп бер ел үткәч, ирем армиягә китте. Мин ике айлык кызым белән калдым. Киленнәр, туганнар белән талашмадык, әни мине гел яклап килде. “Беркемнән сүз әйттермим, менә ире кайтыр, үзе хөкем итәр”, – дия иде.

Ә мин: “Килен кеше – ким кеше, көчек белән тиң кеше, диләр, миңа “килен” дип эндәшмәгез!” – дия идем. Каенсеңелләр “апа” дип, каенанам “кызым” дип яки исемем белән эндәшә иде. Тормыш ул үзенекен итә, төрле чаклар узгандыр. Иремне армиядән өч ел буе көтеп алдым, ул өч ел утыз елдай тоелды... Без хәзерге яшьләр өчен элеккерәк кешеләр булып саналабыз (20 гасыр балалары бит без). Ә хәзер бер нәрсә булса: “Урамда 21 нче гасыр!” – дип җиффәрәләр. Гаиләдә ике якның да сабыр, тыйнак, бер-берсен аңлап яшәве – закон булырга тиеш. Үзем килен белән өч кенә ел яшәдем, мин аңа һаман “кызым” дип эндәшәм. Эчендә ниләр бардыр, белмим, әмма килгәндә-киткәндә ачык чырайлы, бүләкләп, күчтәнәчләр белән озата, каршы ала. Рәхмәттән башка аңа нәрсә әйтәсең?!

 

САНИЯ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев