Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Миңа чирләшкә кирәкми

“Синсез яши алмыйм”, “тормышымның яме – син генә” дип бер-беренә антлар итеп, матур вәгъдәләр бирешкән парлар да вакытлар үтү белән бер-берсен күралмас дәрәҗәгә җитәләр. Ни өчен? Нигә бу фани дөньяда бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, сөеп-сөелеп кенә яшәмәскә? Нигә мәңге сүнмәс кебек тоелган мәхәббәт хисләре вакыт үтү белән пыскып кала?.. Кем гаепле?

Безнең дә керсез мәхәббәтебез, мәңге бергә булырбыз дигән вәгъдәләребез бар иде. Бар иде, ә хәзер алар җилгә очты. Мәктәпне тәмамлагач мин Казанга укырга киттем. Ә ул райондагы һөнәр училищесын тәмамлап – армиягә. Кич утырып кулъяулык чиккәнем, аны елый-елый озатуларым әле дә истә. 2 ел үзе бер гомер кебек иде. Шулай да мин мәхәббәтебезгә тап төшермәдем, хыянәт итмәдем. Сөйгәнемнән килгән хатларны елый-елый укый идем. Алар минем өчен бик кадерле иде. Хәзер дә саклана алар.

Ниһаять, ул кайтты һәм авылда эшкә урнашты. Ә мин ул чагында Казанда сатучы булып эшли идем. Без бер елдан соң өйләнештек.

Минем әти яшьли вафат булды. Без әнигә 4 бала калдык. Әниебез гади колхозчы, ә аныкылар авылда дәрәҗәле кешеләр иде. Гөрләтеп туй иттек. Барысы да әйбәт кебек иде. Әни дә мине ким-хур булырлык итмәде, тырышты, бөтен шартын китереп кияүгә бирде. Рәхмәт аңа.

Шулай итеп, мин каената-каенана йортында килен булып яши башладым. Йортта иремнең 2 сеңлесе һәм энесе дә бар иде. Барысы 7 кешелек гаилә.

Тормышның яме булып кызыбыз туды. Шатланып кына яшисе урында гаиләдә ниндидер аңлашылмаучылык барлыкка килде. Иремнең миңа карашы үзгәрде. Холкы начарланды, эчә, миңа кул күтәрә башлады. Тешемне кысып, бала хакына дип түзәргә тырыштым.

Бер эчеп кайтуында ирем тагын тузынды, дөньядагы бер әшәке сүзне дә калдырмады. Бу юлы үткәреп җибәрә алмадым. Кызымны алып әни янына кайтып, анда кундым да иртән, кызымны кочаклап әниемнең Казанда яшәүче туганнарына чыгып киттем. Рәхмәт, хәлемә кереп, үз яннарына сыендырдылар. Тулай торактан бүлмә алырга, эшкә урнашырга ярдәм иттеләр. Ул вакытларда тормыш җимерелүдән түгел, ә шатлыгымнан елый идем. Иң бәхетле чакларым булган икән ул минем.

Тормыш көйләнде генә дигәндә, ул мине эзләп тапты. Аягыма ятып, елый-елый гафу үтенде. Мин аның үзенең Казанга килүен теләсәм дә, каршы төште, авылга кайтыйк, барысы да әйбәт булыр диде. Шунда мин мәңге төзәтеп булмаслык зур хата ясадым: җүләрлегем белән янә авылга кайтып киттем. Йортта безне берни булмагандай каршы алдылар. Өе барның көе бар дигәндәй, эшсез дә ятып булмый бит. Ә авыл җирендә кем сине эш әзерләп көтеп тора? Бердәнбер урын шул ферма тирәсе инде. Мин дә фермага урнаштым. Иртәнге 3 тән аяк өстендә һәм барысы йокларга ятканда да әле синең йорт тирәсендә эшең бетмәгән була. Кыскасы, тынычлап бер чынаяк чәй дә эчә алмаган көннәрем күп булды. Абына-сөртенә йөгерә торгач, икенче балага узганымны да сизми калганмын. Табибка күренергә ничә чакрым барырга кирәк, ә вакыт һаман юк – эш тә эш. Мин барып күренгәнче баланы төшерү вакыты узган булып чыкты. Ә ирем моны белгәч, безгә тагын бер бала кирәк түгел дип эт итеп кыйнады. Нишләтәсең, туасы җан булгандыр инде, табарга туры килде. Бик авыр таптым мин ул баланы, җитмәсә сау-сәламәт булып та тумады. Менә шуннан соң янә өйдә мәхшәр башланды. Бер яктан каенана тынгылык бирми, икенче яктан исерек ир җәберли, бала елый – түз генә!

Мин, күрәсен, беркем күрмәс дип түзәргә тырышып яшәдем инде. Хәлемне аңлаучы, кызганучы бердәнбер кеше әнием булды. Авыр чакларда аңа барып егыла идем. Бер баруымда: “Нигә дип азапланып яшисең, мин дүртегезне берүзем үстердем, кайт яныма, илдә чыпчык үлми, ничек тә яшәрбез”, – диде. Алтын сүзләр булган икән ул. Мин, җүләр, тыңламадым, кеше ни әйтер дип газапланып яшәвемне дәвам иттем. Ул интегүләремне, үзәкләремнең ничек өзелгәнен сөйләп кенә бетерерлек түгел. Һәм бу “бәхетле” тормышның нәтиҗәсе әкренләп үзен сиздерә башлады. Нервылар тузды, сәламәтлек какшады. Сырхауханә юлын таптый башладым. Көн саен диярлек табиблар янына йөгерәм. Якын ара түгел, район үзәгенә транспорт белән барырга кирәк, ә ул түләүле. Өйдәге бөтен акча исә каенана кулында, ул йортның кассиры. Миңа юлга акча бирми. Тагын шул әнигә барам

Район сырхауханәсе юлларын таптауның “файдасы” тиде, ахыр чиктә, юллама язып, Казанга психик неврология сырхауханәсенә җибәрделәр. Ул чагында өйдәге гауганы күрсәгез сез! Ни балаларга, ни миңа көн калмады.

Каенана укыган кеше булса да, улына яхшы киңәш бирәсе урында, киресенчә, аны гел миңа каршы котыртты. Авылдан районга, районнан Казанга йөри торгач, мин чын авыруга әйләндем. Хәзер инде Казанның “күренекле” сырхауханәсендә еш дәваланырга туры килә.

Бүгенге көндә дә мин биредә. Тик күпмегә – билгесез. Хәзер ирем һәм аның туганнары минем үзләре янына кайтуымны теләмиләр. Мине чын-чынлап күралмыйлар алар. Соңгы китүемдә ирем артымнан: “Кайтып керәсе булма, барыбер кертмим өйгә, миңа чирләшкә кирәкми!” – дип кычкырып калды.

Авыр чагыңда хәлеңә керүче, янәшәңдә сине аңлардай якын кешең булмагач, яшисе дә килми. Язмышларны үзгәртеп, ялгышларны төзәтеп булса икән ул...

 

 

Үз-үзен кичерә алмаучы хатын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев