Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Әмирхан Еникинең кызы Резеда Тюменева вафат

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, Әмирхан Еникинең кызы Резеда Тюменева вафат булды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

2019 елның октябрендә аңа 85 яшь тулган.

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 24 декабрьдә, 11. 30 сәгатьтә Чехов урамы 53нче йорт адресы буенча була.

Резеда Тюменева Яңа бистә татар зиратында җирләнәчәк.

«Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

Фото: idel-tat.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X