Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Нахак сүз – иң ачы газап (Гөлнара Хәлимова)

- Күземә күренәсе булма, сөйрәлчек! Бөтен авыл халкы белә бит инде нишләп йөргәнеңне! Чыгып кит! – дигән тавышлар үзәкне өзде. Нарасыен кочкан Алсияне бүген дә йокысыз төн көтә иде. Соңгы арада ире, эштән кайтуга, куып чыгара башлады үзләрен. Өстәлдә көткән җылы ризыгы да, уртак мәхәббәт җимешләре дә, күзенә генә карап торган хатыны да тулы бәхет өчен аз иде...

      «Беренче мәхәббәтем – мәңгелек ярым», - дип торган бер-берсенә гашыйк пар иде бит алар. Әле кайчан гына гөрләтеп туй иттеләр, барча туган-тумачалар саф мәхәббәт һәм ак бәхет кенә теләде. Ләкин шул көнне Рамилнең якын дусты гына әллә нинди сүзләр сөйләп мәҗлесне бозды. Күбрәк салып җибәргәнме, балачакта ниндидер үпкә хисе калганмы, туй көнендә Рамилдән шул үчне алырга теләде ахры. Тост әйтергә торып баскач та, иң элек кәләшне мактарга кереште:

     - Алсияне беләм мин! Яшьрәк чакта артыннан бик озак йөрдем, миңа борылып та карамый иде. Үз тиңен – Рамилен көткән икән, ләбаса! Ярар, тормыш, руслар әйтмешли, «бумеранг» ул. Бер әйләнеп кайтырсың әле, чибәркәй! – дип бокалын күккә чөйде. Аның бу «ихлас» теләгенә беркем дә кушылмады, Алсиянең куркулы йөзенә, Рамилнең йодрыкланган кулына карап утыра бирделәр. Яшь пар аны-моны дәшмәде. Туйны алып баручы күңелле җыр куеп җибәрде һәм кунакларны биергә чакырды.

     Тәнәфес вакытында Рамил туры сүзле дусты – Шамил янына килде: «Әйдә, тәмәке тартып керик әле», - дигән караш белән тышка чыгарга әйдәләде.

     Шамил, нинди сөйләшү көтеләсен сизгәндәй, җитди кыяфәт ясады һәм тәмәкесен капты:

- Тыңлыйм, яшьтәш, сайра, - дип үзенә хас калын тавыш белән сүз башлады.

    Рамил, дулкынлануыннан тәмәкесен кабыза алмый интекте һәм Шамилгә якынрак килде:

    - Алсия белән икегез арасында ниләр булганын беләм, ул миңа сөйләде. Ләкин үткәннәрне ник искә төшерергә? Үзеңә тиң яр табарсың әле, соң түгел бит! Брат, безнең тормышка гына кермә, зинһар.

   Рамилнең үтенечен дусты җитди кабул итмәде ахры, шаркылдап көлеп җибәрде. «Синең Алсияңә калганмы инде мин?» – дигән мәгънә белән аның үтенечле карашына җавап кайтарды:

- Рамил брат, мин бит синең бәхетле булуыңны теләп кенә шундый тост әйткән идем. Хатыныңны тартып алырга җыенмадым, уйламыйм да. Үзеңә булсын. Син хәзер мәхәббәттән сукыр – Алсиянең кемнәр белән нишләп йөргәнен күрмисең. Ә мин төнлә әхрәннән кайтканда барысын да очратам. Булды, ләм-мим, башка бу хакта сөйләшмик.

    Туй бер көйгә дәвам итте. Рамил дустының сүзләрен оныта алмады, Алсия андый адымга барыр дип башына да китермәс иде. Әле дә ярый якын дусты бар, гомер буе бер ни белми яшисе булган бит.

    Туйдан соң бер атна узгач, Рамил эчеп кайта башлады. Очрашып йөргәндә авызына хәмер капканы юк иде аның, бу начар гадәтен Алсия дә кабул итмәде. «Дуслары котыртамы икән әллә?» – дип әнисенә барып сыешты. Әтисе – усал кеше, кызының болай кайтып йөрүен өнәмәде: «Кияүгә чыккансың икән, ир белән торасың! Анаң янына кайтып елап яту килешми!» – диюен белде. Бала көткәнен белгәч тә, Алсия сөенечтән түгел, куркуыннан илереп елады. Бу хәбәрне Рамилгә әйткәч, тормышлары җайланып китәр төсле иде. Әмма ир үзенекен сөйләде: «Атасы кем соң? Кайчан өлгердегез?» – дип агуын чәчте. Алсия мәктәптә укытучы булып эшләгәнлектән, авылдагы «кайнар» яңалыкларны тиз арада ишетте. Хезмәттәшләре аның исемен әйтмичә генә читләтеп сөйләсәләр дә, үзе хакында икәне аңлашыла иде. Шулай да Рамилнең аек, әйбәт чаклары да булмады түгел. «Эчүне ташлыйм», - дип ант эчүләре дә ешайды. Ләкин атна ахыры җиткәч, икенче кеше булып кайтачагы билгеле иде.

     Кызлары Таңсылуны Алсия бик авырдан тапты. Янәшәсендә ярдәм кулы сузган әнисе, туганнары булмаса, бу мизгелне иң бәхетсез көнгә санар иде. Сабыйның дөньяга аваз салуы гаилә өчен дә бәхет китерергә тиеш бит, югыйсә. Әмма Рамилнең балага исе китмәде. Алсияне юк-барда гаепләп, бала атасы кем булуы белән кызыксынды. Балалар тудыру йортыннан да Алсияне туган абыйсы каршы алды. Сеңлесенең сораулы карашына: «Ирең килерлек хәлдә түгел», - дип кенә җавап кайтарды. Ә тормышларының «иң күңелле» чаклары сабыйны өйгә алып кайткач башланды. Колагы ишеткән нахак сүзләрдән соң, Алсия ире алдында тезләнеп ант итәргә әзер иде инде. «Минем хәзер кеше янына да чыкканым юк бит инде, нинди ирләр турында сөйлисең соң син?!» – дип ялваруын Рамил ишетмәде дә кебек, эштән ишетеп кайткан сүзләрен тик кабатлап утыра бирде. Бары тик бала елаган тавышка кына тынычлана төшеп, тышка чыгып китте. Ә икенче көнне хатынын баласы белән куып ук чыгарды.

- Күземә күренәсе булма, сөйрәлчек! – дигәнен күршеләр дә, урамда узып барган кешеләр дә ишетте. Кибеттән кайтып килүче ерак туганы койма аша гына Алсияне күреп дәште:

- Балам, балакаем, чык әле тизрәк, безгә кайт әле син, - дип әкрен генә капканы ачты.

    Алсияләр шунда төн кундылар. Ерак туганы дигәннән, ул әтисе аша туганнан туган Әнисә апасы иде. Сирәк кенә аралашсалар да, Алсиягә беренче ярдәмен күрсәтүче кеше ул булды. Рамил эзләп килсә дә, яшь ананы чыгарып җибәрмәячәк иде ул. Бала йоклагач, алар чәй эчәргә утырдылар. Алсиянең куркуыннан куллары калтырый башлаган иде. Иреннәре шәмәхәләнеп беткән, күз төпләре дә кап-кара, сүз әйтеп кенә кеше рәтенә кертерлек түгел.

- Сез бездә яшәп торыгыз, Алсия сеңлем. Урын зур бит, барыбыз да сыябыз. Илнар абыең көн-төн эштә, кайтып йоклый да, тагын китә. Иң мөһиме – балаң тынычлыкта үсәр иде, дим.

- Әнисә апа, болай яшәр өчен тудыммымыни соң мин? Нинди бәхетсезлек тә, нинди сынау соң бу, я Ходам?! – дип Алсия өстәлгә башын салып елый башлады.

   Бу урында Әнисәнең нидер әйтүе артык иде. «Аерыл», - дияргә теләсә дә, Алсиянең бу адымны ясарга тырышып йөрүен белә ул. Ичмаса, әти-әнисе дә бердәнбер кызларын кабул итми, авылда йөргән җыен юк-бар гайбәткә колак салалар иде. Ул сүзләрне кем таратканын да Әнисә чамалый инде. Үзе дә Рамил эшләгән урында эшли бит. Берсендә Шамил белән сөйләшеп утырганнарын ишетеп алды. Якын дусты Рамилгә Алсиянең ирләр белән чуалганы, баласы да башка ир-аттан булуы турында кызып китеп сөйли иде. Ә тегесе ышанып, «Кайтыйм гына, күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа!» – дип тешләрен кысып Шамилгә рәхмәтләрен җиткерде. Шушы ялган сүз бәхетле гаиләне аерды да инде. Яшь чагында Алсияне үзенә карата алмаганга, һичьюгы Рамил белән тормышларын бозыйм, дип эшләде моны егет. Нахак сүзләр белән бер гаепсез кыздан үч алды.

    Боларны Әнисә Алсиягә сөйләмәде, тыелып калды. Хәзер ул кызның бик хисле, күзе күрмәс гамәлләр кыла торган мизгеле иде, аны-моны әйтсәң, Шамил янына чыгып китүе дә бар. Аллам сакласын!

   Рамил белән аерылышканнан соң, Алсия шәһәрдәге туганнарында яшәде. Шунда баласын үстерде, үзен карады. Эшкә кереп, әйбәт кенә акчалар алды. Ниһаять, ул да җан тынычлыгы белән көн күрде. Үткәннәрен кайтару гына түгел, хәтеренә дә төшерергә теләмәде. Иң мөһиме – баласы сәламәт булсын. Рамил аны оныта алмады, тезләнеп гафу үтенгән чаклары булды – Алсия аны кабул итмәде. Тормышында башка төпле ир-ат барлыкка килгәнен әйтте. Бу хәбәр Рамилне аяктан екты. Гомере буе кыйнап, баласын уйнаштан тапкан дип гаепләгән хатынына мондый бәхет елмаер дип көтмәгәндер инде. Әмма Аллаһ Тәгалә Алсияне сынаганнан соң, тыныч тормышка юлын да күрсәтте, янәшәдә булырга менә дигән кешесен дә бирде. Рамил белән соңгы очрашуда Алсия шуны сөйләде. Ул арада яннарына Таңсылу йөгереп чыкты, Рамилгә күтәрелеп карады. Кыз баланың шул дәрәҗәдә үзенә охшаганын күреп, ир телсез калды: «Бу бит коеп куйган мин!» – дияргә теле әйләнмәде, бала дөрес аңламаска мөмкин иде. Менә нинди чибәр, акыллы кызы үсеп килә Рамилнең. Ә кайчандыр дусты сүзенә ышанып, шушы бәхеттән баш тартканын исенә төшереп, ул телен тешләде.

    Тормышта барыбыз да хаталана, әмма шуны вакытында аңлау һәм төзәтә белү дә кирәк шул. Бары тик көчле адәм баласы гына гаебен аңлап, гафу үтенергә сәләтледер...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев