Саба таңнары

Сабинский район

Язмыш

Рәхмәтсез килен (Зөләйха Солтанова)

Әминә ире Нәфкатьнеке кебек гаилә үзен берсүзсез кабул итәр дип, беркайчан да уйламас иде. Әминәләр гаиләсе ярлы гына яшәде, аннан башка тагын ике сеңлесе һәм энесе дә бар. Беркем ярдәм итмәде аларга. «Үзегез тапкансыз, үзегез карап үстерегез. Башта уйларга кирәк иде», – дип кенә әйттеләр.

Шулай берни сорамыйча, таләп итмичә үсте алар.

Әминә кияүгә чыкканда, әнисе кире үгетләргә тырышты кызын: «Ни уйлап андый гаиләгә барасың инде, кызым. Алар барысы бай, ә син укып та бетермәгәнсең. Нәфкать сине яратадыр да, әмма аннан башка да гаиләсендә кеше бар бит», – диде әнисе.

Әминә әнисен тыңламады, кияүгә чыкты. Һәм тамчы да үкенмәде.

Нәфкать аны ничек бар шулай ярата. Кайнанасы да: «Әлегә балаларыгыз булмаганда, институтка кереп кал. Нәфкать җитәкче урынга менгәч, аңа синең белән күңелсез була башлар. Син аңа туры килергә тиеш. Ул алга бара икән, син дә алга бар», – дип өйрәтте.

Әминә тыңлады, институтка укырга керде. Кайнанасы аны яхшы эшкә урнаштырды, зәвыклы киенергә, үзен карарга, китаплар укырга өйрәтте. Әминә инде ире гаиләсеннән бөтенләй аерылып тормый башлады.

Балалары туды, аларга кайнанасы иң яхшы караучы тапты. Ә Әминә карьерасын да, укуын да дәвам итте. Ире белән икесенә аерым йорт салырга да кайнатасы һәм кайнанасы ярдәм итте. Дөрес, йорт кайнанасы исеменә язылды, ә нишләмәк кирәк, акчаны алар бирде бит.

Әминәгә үз әнисе дә акыл өйрәтеп торды.

«Кайнанаңа да, кайнатаңа да каршы сүз әйтәсе булма, кызым. Кара, нинди булдың син! – диде әнисе, кызына сокланып карап. – Әйтерсең бай гаиләдән. Сиңа «сез» дип эндәшәсе килә хәзер. Рәхмәтле бул, каршы эндәшеп ята күрмә», – дип үгетләде әнисе.

Әминә бәхәсләшмәде дә. Бар кешегә дә мондый бәхет елмаймаганын белә ләбаса. Әнә дус кызлары очын-очка ялгап көн күрә, исерек ирләрен гаражлардан эзләп йөри. Ә аның ап-ак күлмәк кигән Нәфкате көн саен эштән өенә ашыгып кайта. Әминәгә хәтта исеме белән дә эндәшми, «кадерлем» дә «кояшым» дип кенә тора. Хәер, элекке дус кызлары да кирәкми аңа, хәзер Әминәнең аралашу даирәсе башка шул.

Шулай бәхетле, җитеш тормышта яшәде Әминә. Әмма тормышта гел ак полоса гына булмый икән шул. Көннәрдән бер көнне Әминәне коточкыч хәбәр аяктан екты: Нәфкатьтә яман шеш таптылар. Нәрсә генә эшләп карамадылар, бармаган табиблары, профессорлары калмады, дәвалану өчен чит илгә дә алып бардылар. Ләкин файдасы тимәде, ике елдан соң Нәфкать вафат булды.

Әминә көне-төне елап кына ятты. Ә кайнанасы төпчек улы Динарны Әминә янына җибәрде.

«Әминә җиңгәңә ярдәм ит, улым. Алла сакласын, үзе белән бер-бер хәл кыла күрмәсен тагын. Кара, ничек бетеренә бит», – дип борчылды кайнанасы.

Динар башта теләмичә генә килеп йөрде. Ничек сүз башларга, гомумән мондый очракта нәрсә турында сөйләшеп булганын да белми ул. Әминә елый да елый, ә Динар янында утырып тора. Ә соңыннан, әкренләп, тормыш турында сөйләшеп киттеләр. Бактың исә, уртак кызыксынулары күп икән аларның. Динар инде Әминә янына үзе теләп килеп йөри башлады. Абыйсының нәни улы Дамир да аңа тартыла, ул килгәч сөенә иде балакай.

Шулай ярты еллап йөри торгач, Динар әнисенә Әминәгә өйләнергә теләвен әйтте.

«Бигрәк яхшы, – дип килеште кайнанасы. – Оныгыбыз да үзебезгә якын булыр, Әминә дә яхшы хатын», – диде.

Туйлар уздырып тормадылар, тыныч кына язылышып кайттылар. Динар Әминә янына яшәргә күченде. Дамирны уллыкка алды.

Ул вакытта туганнарыннан да, хезмәттәшләреннән дә нинди генә сүз ишетмәде Әминә. Үлгән иренең яшь энесен тозакка эләктерде, дип гаепләделәр. Кайнанасы гына яклады.

«Ә нәрсә? Башка кешегә кияүгә чыкса, яхшырак булыр идеме әллә? Динар да үзенең абыйсының улын тәрбияли. Ә чит кеше ул баланы ничек карар иде әле?» – дип, җае чыккан саен яклады кайнанасы.

Бу сүзләр дөрес булса да, сәер хәл иде бу. Әминә үз бәхетенә чытырдап ябышты, әмма Динар гына Нәфкать кебек түгел шул. Динар каш астыннан сөзеп карый, яратуы да сизелми, бары тик таләп итә генә белә.

Шулай бер-ике ел яратусыз-нисез яшәделәр әле, ләкин соңыннан бөтенләй түзә алмаслыкка әйләнде. Динар ачыктан-ачык хыянәт итә башлады, Әминә белән дә сөйләшми, Дамирга да тавыш күтәрә, хәтта суга да. Улын яклаганда, Әминәне дә кыйнап ташлады.

Әминә, хастаханәдән чыгуга ук, аерылышырга гариза язды. Әмма бу бер дә җиңел булмады, эшеннән кудылар. Бөтен җирдә таныш-белешләре булган кайнанасы аркасында башка җиргә эшкә урнаша алмады. Үзенең яшәү урыны да юк, шуңа күрә кайнанасы белән Динар улын тартып алу белән янадылар. Әминә үзенең бу гаиләгә каршы тора алмаячагын аңлады. Иң кирәкле әйберләрен генә җыйды да, улы белән икенче шәһәргә качып китте.

Шунда тормышын өр-яңа биттән башлады. Һөнәре буенча эш таба алмады, матурлык салонына ярдәмче булып эшкә урнашты, соңыннан үзе дә шул эшләргә өйрәнеп китте. Аңа бәйсезлек һәм яңа эшенең гадилеге ошады. Хәзер аның даирәсендәге кешеләр дә гел бер төрле проблемалы: эш, ипотека, баласының начар билгеләре...

Шунда өченче ирен дә очратты Әминә. Яхшы кеше булып чыкты, гади гаиләдән. Ә иң мөһиме, Дамирга мөнәсәбәте бик яхшы.

«Җитәкче була алмадың инде, уңышыңны кулда тотмадың. Ичмасам, син булсаң да әзрәк кеше арасына чыгарсың, дип уйлаган идек», – дип шелтәләде әнисе.

«Акча өчен генә үземнең дә, улымның да тормышын бозарга теләмим. Бала мәхәббәттә үсәргә тиеш ул», – диде Әминә.

Әмма әнисе аны аңламады: «Сиңа бер дигән мөнәсәбәттә булдылар. Ә син качып киттең, ичмасам, балаң өчен булса да түзә ала идең», – дип, һаман кызын ачуланды ул.

Динар да озак кайгырып йөрмәде. Өенә яңа хатын алып кайтты. Авырлы иде хатыны.

Элекке кайнанасы да улын яклады.

«Әминә Динарга бала табарга теләмәде, шуңа күрә ачуы да чыккандыр. Кызганыч, хәзер Дамирның кайда икәнен дә белмибез. Ул бит – Нәфкатьнең бердәнбер дәвамчысы. Әминә аңа нәрсә бирә ала инде. Мин аны үз кызым кебек кабул иттем, ә ул кадеремне белмәде», – диде кайнанасы.

 

 

 

 

 

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев