Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Сәер мәхәббәт

Әтине ярата һәм жәлли идем, аның белән көннән-көн якынайдым һәм 13 яшемдә аныкы булдым. Шулай итеп әнидән үч алдым.

Мин дә “мәхәббәт карагы” булдым. Әти үзенең ике баласын калдырып әнигә өйләнгән. Безне бергәләп үстерделәр. Әти әнине бер дә яратмады, эчкән чакларында калган гаиләсен уйлап, беренче хатынын яратып яшәвен әйтә иде. Мин дә әнине гафу итә алмадым, сиңа шул кирәк, баласы, хатыны барын белеп баргансың бит дип уйлый идем. Әтине ярата һәм жәлли идем, аның белән көннән-көн якынайдым һәм 13 яшемдә аныкы булдым. Шулай итеп әнидән үч алдым. Еллар үтә торды, мин әти белән яшәдем, әни – сеңлем белән. Бөтенебез бер өйдә. Әнием хәзер вафат инде.

Институтны тәмамлагач, мине бер авылга эшкә җибәрделәр. Анда җитәкчене “ауларга” керештем. Аларның ике кызлары бар, хатыны укытучы һәм яхшы яшиләр иде. Көнчелек уты биләп алды. Мин 25 яшьлек кыз-хатын, беркемем дә юк,чөнки әти белән булганнан соң беркем белән дә йөрмәдем. Ул да рөхсәт итмәде, кич чыкмадым, үз тиңнәрем белән уртак тел таба алмадым. Җитәкчемнең исереклегеннән файдаландым да бергә булдым. Ул мине кыз кеше дип кабул иткән. Һәм шуннан башланды хәлләр: хатынына җиткергәннәр, ызгыш-талаш киткән, хәтта хатынын кыйнаган, сырхауханәдә ятып чыкты. Йөри торгач җиде ел үтеп китте, без аның белән тагын да ныграк бәйләндек. Төрле хәйләләр кора тордым, ул минем ятьмәгә җиңел генә эләгә барды, эчүгә сабышты, эшеннән алдылар, эштән эшкә күчте, ләкин мин аны кулымнан ычкындырмадым, чөнки аның аркылы бик күп акча эшләдем. Хәзерге көндә машинам да, шәһәрдә фатирым да бар. Ләкин бәхетем генә юк. Беренчедән, әнинең рәнҗеше, икенчедән, йөргән кешенең хатынының күз яшьләре, ике бала каргышы төште. Өч мәртәбә катлаулы операция кичердем, бала табу бәхетеннән мәхрүм калдым.

Кызлар, кабатлап әйтәм: тимәгез кеше ярларына, рәнҗетмәгез әниләрне. Кеше бәхете белән бәхетле була алмаганымны 35 яшькә җиткәч аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X