“Сыерларымны сагынып кайттым”
Күрше килене Фәйрүзә күптән түгел Казанда аягына – тамырларына операция ясатып кайтты. Кайтканын ишетсәм дә, мондый операция ясаткан кешеләр шактый авыр булды дигәнгә һәм ерак юлдан кайткач, алҗыгандыр дип, ул көнне хәлен белергә кермәдем. Икенче көнне дә, андый чакта авылда хәл белергә килүче күп була дип, телефоннан гына сорашырга булдым. Алмады. Бераздан үзе шалтырата:
– Абзарга чыккан идем...
Минем телсез калып, эндәшми торуымның сәбәбен шунда ук аңлап алды да:
– Юк, мал карарга түгел. Сыерларымны сагынып кайттым, шуларны карап кердем, – диде.
...Ун көнләп вакыт үткәч, икенче аягына да шундый ук операциягә барды Фәйрүзә. Хәл белгәндә соравым әзер иде инде: “Бу юлы да сыерларыңны сагындыңмы?”
– Икенче көнне үк чыгып, сөтләрен тикшереп кердем, берсенең сөтен ташлатасы бар иде, – ди ул.
Нишләтәсең, мал-туары авыл кешесенә гаилә әгъзасы кебек үк якын, алар авырса, алар белән бергә авырый, берәр кая китсә, сагынып кайта, үзеннән дә алда шуларны кайгырта шул...
Башкалар чукракмы, әллә?..
Танышым бер мәзәк сөйләде әле. Мәзәк дигәч тә, мәзәк түгел, гыйбрәт булырлык әйбер булып чыкты ул. Үзе уйлап чыгармаган, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең 2019 ел өчен чыккан “Бәхетлеләр календаре”ннан укыган. Бер ир үзенең хатынын бик яраткан һәм аның чукраклыгыннан бик читенсенгән. Ничек кенә аны кимсетмичә, колак аппараты алырга икән дип баш ваткан. Киңәшкә табибка киткән. Табиб әйткән (чукраклыкның ныклыгын чамалар өчен): “Син башта кырык, аннан утыз, егерме, ун адымнан эндәшеп кара, аннан да ишетмәсә, янына ук килеп әйтерсең”, – дигән. Ир шулай эшләгән дә. “Кадерлем, бүген кичкә нәрсә пешерәсең?” – дип, ул табиб өйрәткәнчә, башта кырык, аннан утыз, егерме, ун адымнан сораган. Хатыны берни дә дәшмәгәч, янына ук килеп соравын кабатлаган. Хатыны әйткән: “Кадерлем, мин бит инде беренче соравыңа ук җавап бирдем, биш тапкыр сораганыңа да: “Бүген кичкә тавык белән пылау пешерәм”, – дидем”, – дигән. Баксаң, хатыны түгел, ир үзе чукрак икән. Тормышта моңа охшаш хәлләр белән шактый күп очрашабыз, шулай бит? Гел кемдер начар, кемдер ялкау, кемдер булдыксыз, кемдер гаделсез кебек тоела. Яхшылап уйлап карасак, шушы мәзәк-гыйбрәттәгечә – киресенчә булуы да бик мөмкин ләбаса.
”Әни” дигән балага ”кызым” дип дәштеңме?
Тормыш булгач, төрле хәлләр, төрле вакытлар була. Ничектер, язылмаган закон диикме, еш кына каенаналар киленнәреннән зарлана. Юньле мөнәсәбәт, кадер-хөрмәт булмаудан жәлләп тә куясың үзләрен. Тик яшь чактагы кыланышлары белән таныш булганнарыннан шул вакытта: “Ә теге чакта, килен бу йортта яңа вакытта, эш рәтен белмәгәндә, сабыр итә белдеңме? Үзең ничек каршыладың? “Әни” диеп, бусагаңны атлап кергән балага “кызым” диеп дәшә алдыңмы?” – дип сорыйсылар килеп китә...
Урам тулы... халык
– Беркөн кичен урамга һава суларга чыккан идем, шаккаттым. Баксаң, без генә өйдә ятабыз, бөтен Балтач урамда йөри икән, – ди, гаҗәпләнеп, бистәдә яшәүче Асия ханым. – Әле анда чаңгы таякларына таянып үтеп китәләр, әле монда, парлашып та, өчәрләп тә, гөрләшеп үтәләр. Балтачның Казан юлы өстендәге урамнарның берсе дә буш түгел. Танышыма шулай дип гаҗәпләнеп сөйләгән идем, “Тапкансың аптырар әйбер, хәзер инде Балтачта гына түгел, авылларда да чаңгыда йөрүчеләр, скандинавча таяклар белән йөрүчеләр күп. Бер авылда әле бик өлкән яшьтәге әби дә, яктылык кайтаргычлар тагып, авыл урамында һәр көнне кич, ике таякка таянып йөри икән диделәр”, – дип, тагын да аптыратты...
Ә нәрсә, авыл кешесе шәһәрнекеннән кай ягы белән ким? Үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртмасак, безне кем кайгыртсын ди.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев