Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

"Сөю килә дә, китә": сукыр ярату белән кияүгә чыкмагыз

Мин егерме бер яшьтә тормышка чыктым. Булачак ирем Ранис белән ике елга якын очрашып йөрдек. Чын мәхәббәт иде арабызда.

Нәкъ китапларда язылганча, матур романнардагы саф хис булды. Кайнана, кайната өстенә килен булып төштем. Әле өйдә тагын Ранисның буй җиткән энесе, сеңлесе дә бар. Китапханәгә эшкә урнаштым. Ранис авылда механизатор булып эшли иде. Киләчәккә матур планнар кора-кора һәр көн йокларга ятабыз. Иртәнге биштә торып, сыер саварга чыгам. Көтү куам, маллар карыйм. Сөекле иремне эшенә озатам. Кич җиткәнен көтеп алам. Тәмле ризыклар пешерәм, аннан клубка – китапхәнәгә китәбез. Йокы туймый, эш күп, ә мин яшьлегем белән очып кына йөрим. Кайнана белән дә уртак тел таптым кебек. Тормыш шулай матур гына башланды. Тик... алга гына бармады. Һаман бер урында торабыз.

Кызыбыз туып, өч ел үтүгә карамастан, Ранис йорт салырга уйламый да. Әти-әнисе, сеңлесе белән кайчанга кадәр яшәп була. “Үз куышыбызны булдырыйк. Энең дә бар. Бу йорт болай да кечкенә, яшь чакта эшләп калыйк”, – дим. Юк, тотынмый. Югыйсә, кулы эш тә белә. Тормышыбызның очы-кырые күренмәгәнгә, башка бала да тапмадым. Ә мәхәббәт? Бер-беребезнең күзенә генә карап тора идек бит. Көн саен тавышлана торгач, хисләр сүнде.

Кызыбызга ун яшь булганда, кайнана үлеп китте. Кайната да көч-хәл белән генә йөри. Көн буе җигелеп эшләп, кичен тагын эшкә чыгып китәм. Раниска сүз дәшәрлек түгел, хәзер кызып китә. Әйтерсең, тормышыбыз алга бармаганга мин гаепле. Шулай гомер үтә. Кайнатаны яшь баладай карарга кирәк. Атна азагына Ранисның энесе, сеңлесе кайта. Кызыбыз узган ел югары уку йортына керде. Хәзер аны аякка бастырырга кирәк. Ә йорт салу, мул тормыш турындагы хыялларым шулай хыял булып кына калды. Байлыкка кызыгудан түгел бу. Минем дә кеше хатыннары шикелле машинада гына туган авылыма кайтып киләсем килә... Зур йортта яшәп, гөлләр үстереп, җырлап кына яшәргә хыялланган идем. Барып чыкмады.

Яшь кызларга шуны әйтәсем килә – сукыр ярату белән кияүгә чыкмагыз. Бер кат кискәнче җиде кат уйлагыз. Сөйгәнегезнең киләчәккә планнарын сорашыгыз. Тормыш итәргә яраклымы ул, кат-кат тикшерегез. Сөю килә дә китә, әле яшисе дә бар бит. Юклыкта яшәсәң, бернинди мәхәббәт тә күзгә күренми икән.

 

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев